МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
E-Mail: | sch1496@rambler.ru; Schkb.kbc@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
Руководитель: | Калимуллин Айрат Азатович |
Год основания учреждения: | 1990 |
У нас учатся: | 34 учащихся и 9 воспитанников/ 34 укучы һәм 9 тәрбияләнүче бала |
У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 41 42 43 44 ( 45 ) 46 47 48 49 50 >>
-
"Ул кабызган утлар балкышы"
30.11.2018
Бүген, 30 нчы ноябрь көнне, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында бөек драматург, артист, режиссер К.Тинчуринның тууына 131 еллыгы уңаеннан мәктәп укучылары арасында уздырылган республика бәйгесенең "Ул кабызган утлар балкышы" исеме астында гала концерт узды. Финалга үткән укучылар әлеге концертта чыгыш ясадылар һәм бүләкләнделәр. Безнең "Салават күпере" вокаль ансамбле кызлары, шул бәхетлеләр арасында иде - алар конкурсның дипломантлары! Кызларыбызны һәм аларның җитәкчеләре Габидуллина Люция Әгъзам кызын шушы ЗУР җиңүләре белән котлыйбыз, зур рәхмәтләр белдерәбез һәм киләчәктә тагын да зуррак уңышлар телибез!
-
"Аналар көне" узды
29.11.2018
Ноябрь аеның соңгы якшәмбесе - "Аналар көне" буларак билгеләп үтелә. Әлеге матур бәйрәм 1998 нче елдан Россия Федереациясе Президенты В.В.Путинның указы нигезендә уздырыла. Шул уңайдан барлык АНАларны бәйрәм белән котлыйсы килә. Кадерлеләребез, күгегез гел аяз һәм тыныч булсын. Бала хәсрәтләре күрми, балаларыгызның бәхетен һәм рәхәтен күреп яшәргә язсын Сезгә. Бәйрәм быел 25 нче ноябрьгә туры килсә дә, безнең мәктәп укучылары әниләрне бүген котладылар.Әниләрне укучыларыбыз үзләренең күптөрле сәләтләре белән сөендерделәр- җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр, миниатюралар куйдылар. Бәйрәмгә килгән әниләр күтәренке кәеф белән таралыштылар.
-
Баскетболда без беренче!
24.11.2018
Бүген "Салават күпере" спорт сәламәтләндерү комплексында 9 нчы сыйныфка кадәр укучылар арасында, район Беренчелегенә баскетбол ярышлары узды. Әлеге ярышларда егетләр командасы 1 нче урын яулап кайттылар. Инде икенче ел рәттән кубок яулаучы егетләрне һәм физкультура укытучысы Хәсәнов Илнур Рафаил улын әлеге җиңүләре белән котлыйбыз һәм яңа уңышлар телибез!
-
Кызларыбыз - икенче!
19.11.2018
Октябрь аенда Казан шәһәре "Әкият" курчак театрында "Орлята учатся летать" исемле, 1 нче Республикакүләм комсомол һәм патриотик җырлар конкурсының финалы узды. Әлеге конкурста "Салават күпере" вокаль ансамбле кызлары да катнашты һәм ике номинациядә җиңүгә иреште. Болар, 2 нче дәрәҗә дипломант дипломы һәм "Мин яшәгән йорт" номинациясендә махсус бүләк. Кызларны һәм аларның җитәкчеләре Габидулина Люция Әгъзам кызын әлеге җиңүләре белән котлыйбыз һәм рәхмәтебезне белдерәбез.
-
6 ноябрь- Татарстан Республикасы Конституциясе Көне
06.11.2018
Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итү көне 1992 елдан башлап билгеләп үтелә. Бу бәйрәм республика Төп Законының аерым әһәмиятен, дәүләтнең һәм җәмгыятьнең законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытуга омтылышын гәүдәләндерә. Быел Конституциябез үзенең 25 еллыгын билгеләп үтә.
Һәр бәйсез дәүләтнең үз Конституциясе була. Конституция — төп закон ул. Анда дәүләтнең иҗтимагый, икътисадый корылыш нигезләре, гражданнарның хокуклары һәм бурычлары билгеләнгән. Татарстан Республикасы Конституциясе 1992 нче елның 6 нчы ноябрендә кабул ителгән. Конституциядә әйтелгәнчә, Татарстан — демократик дәүләт. Анда барлык хакимият халык кулында. Җир, су, урман һәм башка табигать байлыклары, дәүләт бюджеты акчалары, дәүләт банклары активлары, мәдәни һәм тарихи хәзинәләр — бөтенесе халык байлыгы. Хөрмәтле татарстанлылар, райондашлар барыбызны да шушы уртак бәйрәмебез белән котлыйбыз!
-
4 нче ноябрь -Халыклар бердәмлеге көне
04.11.2018
4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. “Бердәмлек“ төшенчәсе туплану, берләшү мәгънәсенә ия. Халкыбызга элек-электән хас сыйфат бу. Нәкъ менә бердәмлек, татулык күп кенә авырлыкларны җиңеп чыгарга, дошманнарга каршы торырга ярдәм иткән, илебезнең тынычлыгына, мөстәкыйльлегенә китергән.
Бу көн – илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүнең бер күркәм билгесе. Дәүләт күләмендәге бу бәйрәм 1612 елгы тарихи вакыйгаларга барып тоташа. Халыкара бердәмлек көне буларак, 2005 елдан билгеләп үтелә.
Тарихта эз калдырган бу көннәрдә безнең ата-бабаларыбыз – төрле милләт, дин һәм төрле катлам вәкилләре – бер булып, уртак Ватаныбызны чит илбасарлардан азат иткән. Төрле милләт кешеләренең иң югары максатларга ирешү өчен берләшүе, Ватанга карата чиксез мәхәббәте һәм ватанпәрвәрлеге илебезгә тарих сынауларын җиңеп чыгарга ярдәм иткән. Барыбызны да Халыклар бердәмлеге көне белән чын күңелдән котлыйбыз!
-
Көзге каникуллар - 2018
03.11.2018
Укучыларның зарыгып көтеп алган каникуллары башланды. Әмма мәктәп балалар тавышыннан тынып тормый, 9 нчы сыйныф укучылары сынаулык имтиханнары тапшыралар. Алдагы көннәрдә рус теле, математика, физика, биологиядән тапшырсалар, бүген чиратта химия булды. Халкыбыз мәкале "Уңышны көзен саныйлар" дисә дә, мәктәпләрдә уңышны язын саныйлар шул. Шуңа көздән үк тырышып-тырмашып укырга, имтиханнарга әзерләнергә, консультацияләргә вакытында йөрергә кирәк. Бүген исә, "Халыклар бердәмлеге Көне" уңаеннан, 6, 7 нче сыйныф укучылары өчен, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Гыйләҗева Гүзәл Илшат кызы сыйныфтан тыш чара- тарихи квест уздырды.
-
Татарча диктант яздык
28.10.2018
27 нче октябрь көнне безнең мәктәп бөтен дөнья татарлары белән берлектә, "Татарча диктант" акциясенә кушылды. Гаяз Исхакыйның "Көз" повестеннән өзекне лаеклы ялдагы авылдашларыбыз, әти-әниләр, укучыларыбыз да язды. Диктантны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гайнетдинова Алсу Газиз кызы укыды.
-
Конкурстагы җиңүебез
25.10.2018
Бүген "ЭКО" мәктәптән тыш эшләр үзәгендә, драматург Кәрим Тинчуринның 131 еллыгына һәм Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының 85 еллыгына багышланган, 4 нче Республикакүләм конкурсның муниципаль этабы узды. Әлеге конкурста безнең мәктәп укучылары "Спектакльдән өзек" һәм "Спектакльдән җыр" номинацияләрендә катнаштылар. "Спектакльдән җыр" номинациясендә "Салават күпере" вокаль ансамбле кызлары "Каз канаты" җырын башкарып 2 нче урын яулап кайттылар. Ансамбльгә конкурсның зона турында уңышлар теләп калабыз!
-
Орлята учатся летать
24.10.2018
Бүген "Салават күпере" вокаль ансамбле кызлары, 1 нче Ачык Республикакүләм патриотик җырлар фестиваль - конкурсының финалында уңышлы чыгыш ясап, конкурсның махсус бүләгенә ия булып кайттылар. Афәрин кызлар!