МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
E-Mail: | sch1496@rambler.ru; Schkb.kbc@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
Руководитель: | Калимуллин Айрат Азатович |
Год основания учреждения: | 1990 |
У нас учатся: | 34 учащихся и 9 воспитанников/ 34 укучы һәм 9 тәрбияләнүче бала |
У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 ( 48 ) 49 50 >>
-
Милләтләр кроссы- 2018
15.09.2018
Бүген безнең мәктәп Россиякүләм "Милләтләр кроссы-2018" акциясенә кушылды. Әлеге кросста укучыларыбыз ике төркемгә бүленеп йөгерде. Башлангыч сыйныф укучылары аерым, ә 5 -9 нчы сыйныфлар аерым ярыштылар. Нәтиҗәдә башлангыч сыйныфлар арасында Гирфанова Нәзилә (4 нче сыйныф) һәм Аблязов Камил (2 нче сыйныф) 1 нче булып килделәр. 5- 9 нчы сыйныфлар арасында Сәйфетдинова Зәринә, Сибгатуллина Язилә ( 7 нче сыйныф кызлары) 1-2 нче урыннарны яуладылар, егетләр арасында, 8 нче сыйныф егетләре, Хисамов Инсаф, Ибраһимов Илвир 1-2 нче булып килделәр.
-
Көзге бакча эшләре
11.09.2018
Укучылар көз һәм яз айларында, технология дәресләре кысаларында, мәктәп участогында төрле эшләр башкаралар. Бүген исә, кызларыбыз өлгергән орлыкларны җыйдылар, егетләребез җирне казу белән мәшгуль булдылар.
-
Җәйге ГТО фестивале
08.09.2018
Бүген "Салават күпере" спорт сәламәтләндерү комплексында җәйге ГТО фестиваленең муниципаль этабы узды. Безнең 9 нчы сыйныф укучылары Гаттаров Ранис һәм Рамил әлеге фестивальдә уңышлы гына чыгыш ясап кайттылар.
-
"Үсә безнең бакчада..."
06.09.2018
Көз- уңыш җыю чоры. Безнең мәктәп бакчасында быел барысы да мулдан булды. Помидор, борыч, кыяр сабакларында өлгереп утыра. Безнең төбәк өчен ят булган карбыз, кавын кебек җимешләр дә мулдан булды. Укучыларыбыз төшке аш вакытында үзләре үстергән карбыз һәм кавын белән сыйланалар.
-
Бердәм тынычлык дәресе узды
03.09.2018
Бүген бездә, "Экстремизмга -юк!" ("Экстремизму - нет!") декадасы кысаларында, мәктәпкүләм бердәм сыйныф сәгате узды. "Тынычлык һәм килешү тирәлеге" ("Территория мира и согласия") исеме астында узган әлеге тынычлык дәресен татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гайнетдинова Алсу Газиз кызы үткәрде.
-
Белем бәйрәме котлы булсын!
01.09.2018
Бүген зур бәйрәм, 1 нче сентябрь - Белем бәйрәме. Бу көнне һәрберебез дулкынланып, шатланып каршы ала: беренче тапкыр мәктәпкә баручы да, өлкән сыйныфларда укучы да, әти-әниләр дә. Балаларны да, өлкәннәрне дә, хөрмәтле хезмәттәшләребезне дә шушы көтеп алынган ямьле бәйрәм белән тәбрик итәбез.
Сөенеп, шатланып, зур өметләр баглап быел безнең мәктәпнең 1 нче сыйныфына 2 укучы керде - алын бөртеге кебек 2 егет. Илназ һәм Ревальне беренче укытучылары Мөхетдинова Алсу Назым кызы каршы алды. Нәниләребезне котларга Кайбыч муниципаль районынының Башкарма комитеты җитәкчесе Макаров Алексей Николаевич, район мәгариф бүлегенең милли эшләр буенча методисты Гарифуллина Энҗе Тәүфиковна, ветеран укытучыларыбыз килделәр. "Дубрава" ачык акционерлык җәмгыяте исә балаларны котлап үз бүләкләрен җибәргәннәр иде.
-
30 август- Татарстан Республикасы көне
30.08.2018
30 август көнне Татарстанда зур бәйрәм - Республика көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан яраткан Республикабыздагы һәр кешене әлеге зур бәйрәм белән котлыйбыз. Сезгә чын күңелдән игелек, тынычлык, иминлек телибез. Киләсе көннәргә ышаныч белән карап, газиз Татарстаныбыз хакына үзебезгә хас тырышлык белән, җаваплылык тоеп эшлик.
-
Хезмәттәшләребезне котлыйбыз!
29.08.2018
Педагогик хезмәткәрләрнең август киңәшмәсенең пленар утырышында хезмәттәшләребез бүләкләр алдылар. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Хәсәнова Э.Г. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау Грамотасы белән бүләкләнде, башлангыч сыйныф укытучысы Мөхетдинова А.Н. район Башлыгының Мактау Грамотасына лаек булды. Ә мәктәп исә, узган уку елы нәтиҗәләре буенча төп мәктәпләр арасында 3 нче урынга лаек булды. Бүләкләнгән барлык хезмәттәшләребезне котлыйбыз, эшләрендә яңа башлангычлар һәм яңа уңышлар телибез.
-
"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!"
23.08.2018
"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" Республикакүләм акциясе кысаларында бүген районыбызда зур чара булып узды. 1 нче сыйныфка керүче нәниләргә район Башлыгы уку кирәк- яраклары тутырылган портфельләр бүләк итте. Ә аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга спорт киемнәре тапшырды. Безнең мәктәптән әлеге бүләкләргә 1 нче сыйныф егетләре һәм 9 нчы сыйныф укучысы Мингазов Нәфис белән 5 нче сыйныф укучысы Гыйләҗева Айсылу лаек булды.
-
"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!"
10.08.2018
Мәктәп коллективы районкүләм "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" ("Помоги собраться в школу!") акциясендә катнашып, районыбызда яшәүче аз керемле, тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче, ятим яки тәрбиягә алынган балаларга, инвалид балаларга мәктәп кирәк - яраклары алырга ярдәм итүгә үз өлешебезне керттек.