МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
E-Mail: | sch1496@rambler.ru; Schkb.kbc@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
Руководитель: | Калимуллин Айрат Азатович |
Год основания учреждения: | 1990 |
У нас учатся: | 34 учащихся и 9 воспитанников/ 34 укучы һәм 9 тәрбияләнүче бала |
У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 41 42 43 ( 44 ) 45 46 47 48 49 50 >>
-
Кызларыбыз районкүләм чарада катнашты
30.12.2018
Кайбычта Яңа ел алдыннан матур традиция яши: район Советы һәм башкарма комитет хезмәткәрләре концерт куя. Быел әлеге чара район мәдәният йортында 29 декабрь көнне узды. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Кайбыч районы оешкан 1991 елда ук язылып, инде районыбыз гимнына әйләнгән Кайбыч турындагы җырны башкарды. Ә район башлыгына безнең "Салават күпере" вокаль ансамбле кызлары да кушылды. Шәп килеп чыкты! Кайбычның чын патриотлары гына әнә шулай оста итеп башкара ала бу җырны.Туган якка мәхәббәт, аңа дан җырлау турындагы җыр бит ул!
-
Районыбызның төп чыршы бәйрәме
28.12.2018
Бүген "Салават күпере" спорт сәламәтләндерү комплексында, район башлыгы Рәхмәтуллин Альберт Илгизәр улы катнашында чыршы бәйрәме узды. Районыбызның төп чыршы бәйрәменә быел фән олимпиадаларының муниципаль этабында җиңү яулаган укучылар чакырылды. 4 нче сыйныф укучысы Гирфанова Нәзилә, 8 нче сыйныф укучылары Хөсәенова Илгизә, Хәсәнов Баязит, 9 нчы сыйныф укучылары Гаттаров Рамил һәм Ранис әлеге чарада бүләкләнделәр. Укучыларыбызны котлыйбыз!
-
Яңа ел бәйрәмнәре узды
27.12.2018
Укучыларыбызның көтеп алган бәйрәмнәре һәм кышкы каникуллар җитте. Каникулга китер алдыннан яңа ел бәйрәмнәрен уздырдык. 26 нчы декабрь көнне иртән башлангыч сыйныф укучыларыныкы, ә көннең икенче яртысында урта һәм өлкән звено укучыларының бәйрәмнәре үтте. Укучыларыбызның чыгышларын карарга әти-әниләре, әби-бабайлары һәм апа-абыйлары да килгән иде.
-
Укучыбыз Республиканың төп чыршы бәйрәмендә катнашты
25.12.2018
Бүген Казан шәһәренең "Татнефть арена" боз сараенда, Республикабыз Президенты Миңнеханов Рөстәм Нургали улы катнашында, Республиканың төп чыршы бәйрәме уза. Әлеге чарада катнашучы Кайбыч районы делегациясе составында безнең мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучысы Гаттаров Рамил дә бар.
-
Открытый урок по русскому языку
13.12.2018
В 6 классе Хасанова Эльмира Галимулловна, учитель русского языка и литературы провела урок- исследование по теме "Род несклоняемых существительных".Перед учащимися стояла цель - изучить морфологические особенности несклоняемых существительных. Ученики исследовали несклоняемые существительные и сделали вывод, как определить их род, выяснили значения непонятных иноязычных слов.
-
Россия Федерациясе Конституциясе көненә - 25 ел!
12.12.2018
1993 елның 12 декабрендә күпмилләтле Ватаныбызның Төп законы кабул ителде, һәм чирек гасырга якын аның нигезләмәләре яшәешебезнең асылын тәшкил итә. Россия Федерациясе Конституциясе Кешене, аның Хокукларын һәм Ирекләрен иң зур хәзинә дип игълан итте, федератив дәүләт принципларын һәм демократик тәртип нигезләрен билгеләде, илнең территориаль бөтенлеге сакланып, аның икътисадый һәм мәдәни куәтен уңышлы тормышка ашыруга, җәмгыятьтә тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга нигез салды. Әлеге бәйрәм уңаеннан безнең мәктәптә төрле чаралар үтте: тематик сыйныф сәгатьләре, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Гыйләҗева Гүзәл Илшат кызы 5-7 нче сыйныф укучылары белән сыйныфтан тыш чара - "Своя игра" оештырды.
-
Очередная победа!
11.12.2018
Сегодня наши девочки вокального ансамбля "Салават купере" достойно выступили на церемонии награждения победителей и призеров Республиканского этапа Всероссийского детско- юношеского вокально- музыкального конурса военно- патриотической песни имени А.В.Александрова "Я люблю, тебя, России!". Их наградили дипломом лауреата 3 степени данного конкурса. Мы от чистого сердца поздравляем наших вокалистов с очередной победой и желаем им дальнейших успехов! Так же выражаем огромную благодарность руководителю вокального ансамбля Габидуллиной Лютцие Агзамовне!
-
Антикоррупционный урок
07.12.2018
Сегодня помощник прокурора Байбиков Руслан Рашитович провел урок с учащимися 7-9 классов на тему "Коррупция в современной жизни".
-
Инвалидлар декадасы дәвам итә
05.12.2018
3 нче декабрь - Халыкара инвалидлар көне. Аларның төрлесе бар. Бар үлем белән яшәү арасында көрәшкәне, шул ук вакытты тормышына куркыныч янамаганнары да күп, үзенең нинди авыру белән аңламаучылары да бихисап, диагнозының җитди булуына карамастан, төшенкелеккә бирешмәгәннәре дә бар... Алар төрле. Алар безнең янәшәдә. Бу көн бәйрәм көне түгел, әлбәттә. Ә проблемага игътибар җәлеп итү көне. Бу көннең максаты да шул- тирәбездәге тормыш тарафыннан кыерсытылган кешеләргә һәрдаим җылыбызны бүләк итү, азмы- күпме аларга ярдәм итү, аларны онытмау. Әлеге дата уңаеннан, декабрьнең беренче ункөнлеге "Инвалидлар декадасы" исеме астында уза. Безнең мәктәптә әлеге ункөнлек кысаларында чаралар планлаштырылды.
-
Газизәнең уңышы
03.12.2018
5 нче сыйныф укучысы Гирфанова Газизә Республикакүләм "Виртуальный мир глазами ребенка" исемендәге рәсемнәр конкурсының муниципаль этабында "Социаль челтәрләрдә мәгълүмати куркынычсызлык" номинациясендә 1 нче урынга лаек булды (җитәкчесе информатика укытучысы Э.Р.Гильманова). Газизәне әлеге уңышы белән котлыйбыз!