МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
E-Mail: | sch1496@rambler.ru; Schkb.kbc@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
Руководитель: | Калимуллин Айрат Азатович |
Год основания учреждения: | 1990 |
У нас учатся: | 34 учащихся и 9 воспитанников/ 34 укучы һәм 9 тәрбияләнүче бала |
У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 ( 47 ) 48 49 50 >>
-
Имән чикләвеге җыйдык
02.10.2018
Бүген укучылар белән дәресләрдән соң, имәнлеккә имән чикләвеге (әкәле) җыярга бардык. "Кайбыч урман хуҗалыгына" тапшырылган әлеге орлыклар киләчәктә зууууур имәннәр булып үсәрләр дип ышанып калабыз.
-
"Көзге уңыш - 2018" ярминкәсе
30.09.2018
Бүген район үзәге булган Олы Кайбыч авылында көзге ярминкә узды. Авыл җирлекләре белән беррәттән, мәктәпләр дә үзләренең бакчадан җыеп аган уңышларын район халкы белән бүлеште. Без дә бу чарадан читтә калмадык. Бәрәңге, кәбестә, кишер, кабак, карбыз - кавыннарыбызны район халкы яратып сатып алды.
-
Мини футбол - безнең спорт төре!
29.09.2018
Бүген укучы егетләребез, 9 нчы сыйныфка кадәр укучы егетләр арасында, мини футбол ярышының муниципаль этабында катнашып, 1 нче урын яулап кайттылар. Инде 2 нче ел рәттән әлеге кубокны яулаучы укучыларыбыз: Гаттаров Рамил, Гаттаров Ранис, Сибгатуллин Рәсим, Мингазов Нәфис, Галиуллин Илфар, Сибгатуллин Рамазан, Хәсәнов Баязит, Хисамов Инсаф. Физик тәрбия укытучысы Хәсәнов Илнур Рафаил улы. Афәрин егетләр! Без сезнең белән горурланабыз!
-
Кишер алдык
28.09.2018
Укучыларыбыз бүген, технология дәресе кысаларында кишер алдылар. Каротинга бай булган әлеге тамыразык быел мулдан уңган. Димәк, укучыларыбызга кыш буена җитәрлек витамин әзер дигән сүз!
-
Гриппка каршы прививка ясалды
24.09.2018
Бүген фельдшер Сафина Л.Х.укучыларыбызга гриппка каршы профилактик прививка ясады. "Совигрипп" дип аталган әлеге препарат әти- әниләре рөхсәт биргән барлык укучыларга да салынды.
-
Бәрәңгене алдык!
20.09.2018
Бүген бәрәңгене алдык! Икенче икмәк булган, укучыларыбыз яратып ашый торган бәрәңге быел мул уңган. Димәк, кышын укучыларыбызның тамагы тук булачак.
-
Ата-аналар җыелышы узды
19.09.2018
Бүген яңа уку елының беренче мәктәпкүләм ата-аналар җыелышына җыелдык. Әлеге җыелышта укыту- тәрбия процессындагы оештыру мәсьәләләре каралды, авыл фельдшеры Сафина Л.Х ата-аналар алдында гриппка каршы профилактик прививканың әһәмиятен аңлатып чыгыш ясады.
-
Спектакль карадык
18.09.2018
Бүген башлангыч сыйныф укучылары район мәдәният йортына спектакль карарга бардылар. Казан шәһәренең "Клаксон" халык театры балаларга "Светофорлы вакыйгалар" дип аталган, юл хәрәкәте иминлеге турындагы спектакль алып килгән иде. Укучылар спектакльне яратып, соңыннан актерлар белән фотога да төшеп кайттылар.
-
Бердәм мәдәни дәрес
17.09.2018
Бүген безнең мәктәптә "Бердәм мәдәни дәрес" үткәрелде. Дәрестә сыйныф җитәкчеләре укучыларга авылыбызның, районыбызның, республикабызның милли традицияләре, гореф-гадәтләре турында сөйләделәр.Әлеге дәрес кысаларында башлангыч сыйныф укучыларына укучының мәдәни көндәлеге тапшырылды. Мәдәни көндәлекне укучыларга авыл китапханәчесе Аблязова Эльмира Славик кызы тапшырды. Ул балаларга әлеге көндәлекнең ни өчен кирәк икәнен, аны тутыру тәртибен, көндәлекне саклап тотуның мөһимлеген аңлатты. Дәресләрдән соң укучылар авыл китапханәсенә төшеп яңа китаплар белән таныштылар, укырга әдәби китаплар алдылар һәм мәдәни көндәлеккә беренче тамгаларын салдырдылар.
-
Татарстан Варислары Берлегенең туган көне
16.09.2018
15 нче сентябрь, балалар оешмасы - "Татарстан Варислары Берлеге" (ТВБ) ның туган көне. Әлеге уңайдан безнең мәктәптә варислар һәм эзтабарлар катнашында тантаналы линейка узды. Әлеге чараны педагог оештыручы Хәйретдинова Л.Р. оештырды.