МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
E-Mail: | sch1496@rambler.ru; Schkb.kbc@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
Руководитель: | Калимуллин Айрат Азатович |
Год основания учреждения: | 1990 |
У нас учатся: | 34 учащихся и 9 воспитанников/ 34 укучы һәм 9 тәрбияләнүче бала |
У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 48 ( 49 ) 50 >>
-
Мәктәпкә косметик ремонт ясалды
09.08.2018
Укучылар ял иткән вакытта мәктәпкә косметик ремонт ясап алдык: спорт залы идәннәрен буядык, икенче катка менү баскычы мәйданчыкларын буядык, җыйдык, юдык. Мәктәбебез киң колач җәеп укучыларны кабул итергә әзер!
-
Мәктәптә ремонт дәвам итә
05.08.2018
Мәктәбебезгә 1995 елда нигез салынып, 1997 елда файдалануга тапшырылган иде. Шул еллардан бирле без анда гел косметик ремонт кына үткәреп килдек. Быел исә, мәктәптә тулы көченә ремонт бара: мәктәпнең нигезен ныгытылды, егермедән артык тәрәзә пластикка алыштырылды, бинага керү баскычларына брусчатка беркетелде, түбәнең калае алыштырылды, түбәдән су агу җайланмалары урнаштырылды, фасады ремонтланды. Мәктәпкә керү алдын ясап чыгасы гына калды. Эшчеләр Илнар Фәттахов, Илдар Вилданов, Владимир Жирков һәм Сергей Алексеевны берләштергән бригадага зур рәхмәт!
-
Юл буйларын чистарттык
10.07.2018
Мәктәп һәм балалар бакчасы коллективлары бүген бергәләп юл буйларын чистарту өмәсенә чыктык -юл кырыенда үскән чүп үләннәрен чаптык. Соңгы айда яңгыр мулдан яву сәбәпле әлеге чүп үләннәре шактый гына үсеп тә өлгергәннәр. Әмма бездән соң юл буйлары чип- чиста булып калды.
-
Кызларыбыз лауреат
02.07.2018
27 -30 нчы июньдә Биләр җирендә Сәләтнең ARTS BILER FORUMында катнашкан "Салават күпере" вокаль ансамбле кызлары (җитәкчеләре Габидуллина Лютция Әгъзам кызы) лауреат исеменә лаек булып гала концертта чыгыш ясап кайттылар. Кызларыбызны һәм аларның җитәкчеләре Люция Әгъзам кызын әлеге зур уңышлары белән котлап яңа җиңүләр теләп калабыз.
-
Кызларыбыз форумда
28.06.2018
27 нче июньдә Биләр җирендә Сәләтнең икенче форумы ARTS BILER FORUM башланып китте. 4 көн дәвам итүче әлеге форумда безнең "Салават күпере" ансамбле кызлары һәм аларның җитәкчеләре Габидуллина Лютция Әгъзам кызы да катнаша. Форум кысаларында конкурс та узачак, безнең кызларыбыз анда "Ахун авылы көе" белән чыгыш ясаячаклар. Җиңүчеләр 29 нчы июнь көнне гала концертта катнашачаклар. Мәртәбәле жюри тарафыннан хөкем ителүче кызларыбызга уңышлар телибез.
-
Аттестатлар тапшырдык
26.06.2018
Уку елын чынлап торып тәмамланды дип әйтеп була. Чөнки 9 нчы сыйныфны тәмамлаучы 7 кыз һәм 3 егетебез, барлык имтиханнарын уңышлы тапшырып, кулларына төп мәктәпне тәмамлау аттестатларын алдылар. Аларны әлеге шатлыклы вакыйга белән котлау өчен район вәкиле - район башлыгы урынбасары Хәялиев Рәмис Рәфис улы, әти-әниләре, беренче укытучылары һәм фән укытучылары килгән иде. Алар барысы да укучыларны әлеге вакыйга уңаеннан котлап, киләчәк тормышларында зур уңышлар теләделәр.
-
"Наркотикларсыз тормыш" акциясе
26.06.2018
26 июнь - Халыкара наркотикларга каршы көрәш көне. Бу көнне "Чишмәкәй" лагреренә йөрүче балалар "Наркотикларсыз тормыш" акциясенә кушылдылар. "Без бәхетле балалар!" дигән темага асфальтта рәсемнәр ясау конкурсы һәм "Без тормышны сайлыйбыз" дигән чара оештырылды.
-
22 июнь - Хәтер һәм кайгы көне
22.06.2018
22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне. Әлеге көн илебез тарихына канлы хәрефләр белән язылган - Бөек Ватан сугышы башланган көне. Шул уңайдан безнең "Чишмәкәй" лагере "Хәтер уты" ("Свеча памяти") дип аталган республикакүләм акциягә кушылды. Балалар Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәм исән әйләнеп кайткан авылдашларыбыз истәлегенә куелган яңа һәйкәлгә һәм иске һәйкәлгә барып чәчәкләр салдылар, андагы чәчәк түтәлләренең чүпләрен утадылар. "Кирәкми безгә сугыш!" дигән темага рәсемнәр ясадылар. Көн ахырында сугыш китергән фаҗигаләр турында әңгәмә оештырылды, презентация каралды.
-
Яфраказык- 2018
21.06.2018
Бүген без зур эш башкардык. Кыш өчен малларга витаминлы азык - яфраказык әзерләп үзебезнең авыл җирлегендәге "Дубрава" җәмгыятенә тапшырдык. Әлеге эшне мәктәп коллективы күмәкләшеп эшләдек.
-
Укучыларның җәйге практикасы
13.06.2018
Укучылар җәйге каникулларга китсәләр дә мәктәп участогында җәйге практикаларын үтүләрен дәвам итәләр. Чиратта 9 нчы һәм 8 нче сыйныф укучылары. Бүген укытучылар коллективы белән бергәләшеп помидор, кәбестә, борыч рассадаларын җиргә күчереп утырттык.