МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
E-Mail: | sch1496@rambler.ru; Schkb.kbc@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
Руководитель: | Калимуллин Айрат Азатович |
Год основания учреждения: | 1990 |
У нас учатся: | 34 учащихся и 9 воспитанников/ 34 укучы һәм 9 тәрбияләнүче бала |
У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 ( 46 ) 47 48 49 50 >>
-
Медицина тикшерүе уздык
23.10.2018
Район үзәк хастаханәсе табиблары тарафыннан медицина тикшерүе уздык. Балалар табибы Таулбаева Айсылу Рөстәмовна бүген укучыларыбызның сәламәтлеген тикшереп, физкультура төркемнәрен билгеләп китте. Зарлары булган укучыларга үзенең киңәшләрен бирде, фельдшер Сафина Люзия Хади кызына әлеге укучыларны күзәтү астына алырга киңәш итте.
-
Бадминтонда уңыш елмайды!
22.10.2018
20 нче октябрь көнне "Салават күпере" спорт сәламәтләндерү комплексында 2004 нче елгы һәм аннан да кечерәк яшьтәге укучылар арасында район Беренчелегенә бадминтон ярышлары узды. Әлеге ярышта безнең укучылар командасы 2 нче урын яулап кайттылар. Укучыларны уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз һәм яңа җиңүләр телибез. Физик тәрбия укытучылары Хәйретдинова Лилия Рифкать кызы һәм Хәсәнов Илнур Рафаил улына рәхмәтебезне белдерәбез!
-
Парламент дәресе узды
19.10.2018
Бүген тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Гүзәл Илшат кызы Гыйләҗева 5 - 9 нчы сыйныф укучылары өчен ачык чара- Парламент дәресе үткәрде. "Парламент, җәмгыять һәм мин" дигән темага багышланган әлеге дәрестә авыл депуаты Хәсәнов Айрат Габделхак улы да катнашты. Дәрес эчтәлекле һәм кызык үтте.
-
Картлар йортында булдык!
18.10.2018
Бүген, Кайбыч авыл җирлеге һәм авылыбызның ветераннар Советы белән берлектә Федоровское авылында урнашкан картлар һәм инвалидлар интернатында булып кайттык. "Салават күпере" вокаль ансамбле кызлары әлеге йортта тәрбияләнүче өлкәннәр өчен үзләренең матур җырларын бүләк иттеләр.
-
Өлкәннәрне зурладык!
10.10.2018
Кичә, 9 нчы октябрь көнне авыл җирлеге һәм мәктәп коллективы авылыбызда яшәүче өлкәннәрне чәй табынына җыйды. Мәктәпнең спорт залында үткән әлеге чарада укучыларыбыз иҗаты- "Яраткан әби-бабайларыбыз" дигән темага рәсемнәр күргәзмәсе, "Әбием сандыгыннан" дип аталган күргәзмә һәм укучылар һәм укытучылар көче белән әзерләнгән концерт оештырылган иде. Әлеге чарада авыл җирлеге башлыгы Сафин Р.Б. һәм Кайбыч районы Башкарма Комитеты җитәкчесе Макаров А.Н. катнашты.
-
Психологик десант килде!
08.10.2018
Бүген безгә Кайбыч муниципаль районының ППҮзәге (ППЦентр) хезмәткәрләре килде. Составында, социаль педагог Калашникова А.Ф, педагог психолог Кириллова Л. булган әлеге команда, 1 нче һәм 5 нче сыйныф укучыларына яңа уку шартларына җайлашу (адаптация) мониторингы үткәрделәр. Әлеге мониторинг, башлангыч мәктәп, урта звенога җайлашу процессында проблемалары килеп чыккан укучыларны ачыклау максатында үткәрелде.
-
"Күңелле тәнәфес"тә катнаштык
07.10.2018
Мәктәбебез горурлыгы булган "Салават купере" вокаль ансамбле кызларын һәрдаим республикакүләм төрле конкурсларга һәм проектларга чакырып торалар. Чираттагысы "Яңа гасыр" телеканалында чыгып килүче "Күңелле тәнәфес" ("Веселая перемена") проекты. Кызларыбыз әлеге тапшыруга конкурс нәтиҗәләре аша үттеләр. Укучы кызларыбызны транспорт белән тәэмин иткән, район мәгариф бүлеге мөдире Хәмидуллин Илмас Илдар улына зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
5 нче октябрь - үзидарә көне
05.10.2018
Бүген, 5 нче октябрь - Халыкара Укытучылар көне уңаеннан, мәктәптә "Дуслык иле" укучылар үзидарәсе оешмасына кергән укучылар үзләрен укытучы ролендә сынап карадылар- 1 - 8 нче сыйныфларда дәресләрне алар укыттылар. Әлеге укучылар безгә матур һәм кызыклы концерт программасы да әзерләгәннәр иде. Укучыларыбызга тырышканнары өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез! Ә инде коллегаларыбызны һөнәри бәйрәмебез белән котлап эшләрендә зур уңышлар, сәләтле һәм белемле укучылар телибез!
-
Бүген - Укытучылар көне!
05.10.2018
Бүген бәйрәм - Укытучылар көне! Укытучылар көне - гомерен үсеп килүче яшь буынны тәрбияләү һәм укыту белән бәйләгән һәркемнең бәйрәме. Укытучы - бала белән кечкенәдән янәшә булып, аңа һәр яңаны танып белергә, сәләтен ачарга, тормышта юл сайларга ярдәм итүче кеше. Укытучы беренче булып укучысының уңышларын күрә, аның гашыйк булуын тоя. Укытучының зирәклеге һәм түземлелегеннән күп нәрсә бәйле, яшь гражданинның киләчәктә язмышы хәл ителә.
Хөрмәтле коллегалар! Сезнең барыгызга да нык сәламәтлек, иҗади уңышлар, иминлек, хезмәт җиңүләре, игелекле укучылар тәрбияләвегезне телибез.Сезнең тырышлыгыгыз, талантыгыз, йокысыз үткәргән төннәрегез шатлык булып кайтсын иде.Бәйрәмегез белән сезне!
-
Открыткалар әзер!
03.10.2018
5 нче октябрь- "Укытучылар көне" уңаеннан, мәктәптә "Укытучыны котла!" дигән акция игълан иттек. Әлеге акция кысаларында, ветеран укытучыларны котлау өчен открыткалар әзерләдек.