МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
E-Mail: | sch1496@rambler.ru; Schkb.kbc@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
Руководитель: | Калимуллин Айрат Азатович |
Год основания учреждения: | 1990 |
У нас учатся: | 34 учащихся и 9 воспитанников/ 34 укучы һәм 9 тәрбияләнүче бала |
У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 41 ( 42 ) 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
Гриппка каршы профилактик әңгәмә
26.02.2019
Бүген авылыбыз фельдшеры Сафина Люзия Һади кызы укучылар белән очрашуга килде. Әлеге очрашуда, ул укучылар белән "Грипп авыруын профилактикалау" дигән темага әңгәмә оештырды. Укучыларыбызның күпчелегенә гриппка каршы привика ясалган, шулай да саклану чараларын күрергә кирәк дип ассызыклады фельдшер. Авыру таралган вакытта кеше күп җыела торган урыннарга бармаска, витаминлы ризыклар белән тукланырга, үзеңдә авыруның беренче билгеләре сизелүгә укырга килмичә табибка мөрәҗәгать итергә кирәклеген дә билгеләп үтте.
-
Психологик десант килде
19.02.2019
Бүген бездә Кайбыч ППҮзәге (ППЦентр) хезмәткәрләре килде. Педагог-психолог Скворцова Е.Н., 9 нчы сыйныф укучылары белән "Имтиханнарга әзерләнгәндә психологик ярдәм" дигән темага чара үткәрде. Укучыларга имтиханнарны уңышлы таршыру өчен психологик киңәшләрен бирде.
-
Хоккей ярышындагы уңышыбыз
18.02.2019
Шимбә - 16 нчы февраль көнне, "Кайбыч" ачык боз шугалагында, Кайбыч муниципаль районы Беренчелегенә 11 нче сыйныфка кадәр укучы егетләр арасында шайбалы хоккей ярышы узды. Әлеге ярышта безнең укучыларыбыз 3 нче урын яулап кайттылар. Афәрин егетләр! Үз тырышлыклары, үз үҗәтлекләре белән ирешелгән уңыш бу! Киләчәктә тагын да югарырак үрләр яуларга насыйп булсын сезгә!
-
Районкүләм чарада катнаштык
15.02.2019
Әфган җирлегеннән Совет гаскәрләрен чыгаруга бүген нәкъ 30 ел! Шул уңайдан оештырылган районкүләм чарада безнең "Кыю йөрәкләр" яшь юнармиячеләр отряды вәкилләре- Адиятуллина Мәрьям һәм Зиятдинова Адилә катнаштылар. Аларның "Катюша" җырын татарча башкаруларын тамашачылар яратып кабул иттеләр.
-
Муса Җәлил туган көн!
15.02.2019
15 февраль - Герой- шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Шагыйрьнең туган көне уңаеннан бүген мәктәптә аның тормыш юлын һәм иҗатына багышланган әдәби музыкаль кичә узды. Әлеге чарада укучылар Җәлилнең шигырьләрен яттан сөйләделәр, тормыш иптәше Әминә ханымның истәлекләре белән уртаклашуын тыңладылар.
-
Котлыйбыз!
14.02.2019
Бүген Кайбыч районы Советының утырышы узды. Әлеге утырышта Татарстан Республикасының Премьер- министр урынбасары - мәгариф һәм фән министры Борһанов Рафис Тимерхан улы катнашты. Мәктәп директоры Хәсәнов Айдар Габделхак улын министр Татарстан Республикасының "За заслуги в образовании" ("Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен") кукрәк билгесе белән бүләкләде. Айдар Габделхаковичны чын күңелдән котлыйбыз, аңа катлаулы һәм җаваплы эшендә сабырлык, зур уңышлар, бетмәс-төкәнмәс энергия телибез!
-
Әфганчы авылдашыбыз белән очраштык
09.02.2019
Быел, 15 нче февраль көнне, Әфган җирлегеннән Совет гаскәрләрен чыгаруга 30 ел тула. Әлеге канкойгыч сугышта безнең 7 авылдашыбыз катнашкан. Исән-сау әйләнеп кайтуларына да карамастан, шуларның икесе инде бүгенге көндә безнең арада юк. Бик кызганыч. Бүген әлеге сугышта катнашкан авылдашыбыз Илхам абый Сафин укучылар белән очрашуга килде, сугышта күргәннәрен укучылар белән уртаклашты, укучыларга үзенең киңәшләрен бирде.
-
Хуш, Әлифба!
09.02.2019
Бүген бездә "Әлифба бәйрәме" узды. Нихаять 1 нче сыйныф укучылары сабыйлык чорыннан чыгып, чын мәгънәсендә "УКУЧЫ" статусына күчтеләр. Әлеге чарада 1 нчеләр үзләренең һөнәрләрен дә күрсәттеләр- җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, хәрефләрдән сүләр төзеделәр, беренче укытучыларына рәхмәт сүзләрен әйттеләр. Алсу Назымовнага бүген укучыларның әниләре дә бик зур рәхмәт сүзләре җиткерделәр, аңа киләчәктә уңышлар һәм сабырлык теләделәр.
-
Өстәл теннисында уңыш елмайды!
03.02.2019
Бүген "Салават күпере" спорт - сәламәтләндерү комплексында 9 нчы сыйныфка кадәр укучылар арасында өстәл теннисы ярышы узды. Безнең укучылар әлеге ярышта яхшы нәтиҗә күрсәтеп кайттылар. Составында 9 нчы сыйныф укучылары Гаттаров Рамил, Сибгатуллин Рәсим, 8 нче сыйныф укучысы Хөсәенова Илгизә булган командабыз әлеге ярышта 2 нче урынга лаек булды. Афәрин! Физик тәрбия укытучысы Илнур Рафаил улын һәм укучы кыз- егетләребезне әлеге җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз!
-
Авыл җыены узды
28.01.2019
Шимбә көнне, 26 нчы гыйнварда узган авыл җыенында мәктәп директоры Хәсәнов Айдар Габделхак улы авылдашлар һәм җыелышта катнашучы районыбыз җитәкчеләре алдында, мәктәпнең узган елгы эшенә отчет белән чыгыш ясады.