МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
E-Mail: | sch1496@rambler.ru; Schkb.kbc@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
Руководитель: | Калимуллин Айрат Азатович |
Год основания учреждения: | 1990 |
У нас учатся: | 34 учащихся и 9 воспитанников/ 34 укучы һәм 9 тәрбияләнүче бала |
У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << ( 51 ) 52 53 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
"Урмай - зәлидә" конкурсыннан сон
28.04.2018
"Салават күпере" вокаль ансамбле кызлары (җитәкчеләре Габидуллина Л.Ә.) чираттагы конкурстан җиңү белән кайттылар. Бу юлы күршеләребез - Чувашия Республикасыннан. 26 нчы апрель көнне Халыкара "Урмай-зәлидә" фестивалендә "Ахун авылы" көен башкарып, кызларыбыз 1 нче дәрәҗә лауреат исеменә ия булдылар. Кызларыбызны һәм аларның җитәкчеләрен әлеге җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Бөек Тукай туган көн
26.04.2018
Бүген халкыбызның сөекле улы, бөек шагыйрь - Габдулла Тукайның туган көне. 26 апрель татар җанлы һәр кешенең күңеленә - "Тукай көне" дип уелгандыр мөгаен. Без һәр елны, мәктәптә, әлеге көнне укучыларыбыз белән билгеләп үтәбез. Бүген дә әлеге датага багышланган чаралар үткәрелде. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гайнетдинова Алсу Газиз кызы Габдулла Тукайның тормыш юлын һәм иҗатын үз эченә алган интеллектуаль уен оештырды, укучылар шагыйрьнең шигырьләрен яттан сөйләделәр. Китапханәче һәм сәнгать укытучысы Хәйретдинова Лилия Рифкать кызы "Тукай иҗаты балалар рәсемнәрендә" дигән темага рәсемнәр һәм китаплар күргәзмәсе оештырды.
-
Парламент дәресе узды
25.04.2018
Бүген, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Айрат Азатович Кәлимуллин 5-9 нчы сыйныф укучылары өчен ачык чара- Парламент дәресе үткәрде. Әлеге дәрестә районыбыз депутаты Хәялиев Рәмис Рәфис улы һәм Кайбыч авыл җирлеге башлыгы Сафин Рәмис Бәгъдетдин улы катнашты. Рәмис Рәфис улы үзенең чыгышы ахырында укучыларыбыз һәм укытучыларның күпсанлы сорауларына җавплар бирде.
-
Россиякүләм тикшерү эшләре
24.04.2018
4-6 нчы сыйныф укучыларының Россиякүләм тикшерү эшләре (ВПР) ниһаять ахырына якынлашып килә. Бүген 5 нче сыйныф укучылары тарих фәненнән, 4 нче сыйныф укучылары математикадан тикшерү эшләрен башкардылар. Алда тагын берничә фәннән тикшерү эшләре бар әле. Укучыларыбызга уңышлар телибез!
-
Конкурс "Эрудит Татарстана"
23.04.2018
20 апреля ученики 7 класса Галиуллин Ильфар и Ибрагимов Ильвир (руководитель Галиуллина А.С.) участвовали во II (очном) туре Х Республиканского конкурса "Эрудит Татарстана", проводимого среди учащихся 7-9 классов. Оба участника награждены сертификатами участника, а Галиуллин Ильфар награжден Почетной грамотой за активное участие в очном туре. Ему до призового 3 места не хватило всего лишь, 0,5 баллов. Поздравляем наших мальчиков и желаем им дальнейших успехов!
-
"Созвездие.Йолдызлык -2018"
22.04.2018
"Созвездие. Йолдызлык-2018" ачык республикакүләм телевизион эстрада фестивале тәмам. Быелгы ел безнең өчен шулай ук уңышлы булды. Суперфиналда Хөсәенова Илгизә- Хәсәнов Баязит конферанслар дуэты (җитәкчеләре Гильманова Э.Р.) Республикада 2 нче урынга ия булдылар. 20 нче апрель көнне алар Казан шәһәре "Пирамида" мәдәни- күңел ачу үзәгендә фестивальнең йомгаклау гала- концертында Республика Президенты Миңнеханов Рөстәм Нургали улы алдында чыгыш ясап, мәртәбәле шәхесләр кулыннан бүләкләр алып кайттылар. Укучыларыбызны һәм аларның җитәкчеләрен шушы уңышлары белән котлыйбыз, киләчәктә яңа үрләр яулауларын теләп калабыз!
-
Волейбол ярышы нәтиҗәләре
21.04.2018
Бүген, "Салават күпере" спорт- сәламәтләндерү комплексында, 2004 нче елгы һәм аннан да кечерәк яшьтәге укучылар арасында район Беренчелегенә волейбол ярышлары узды. Әлеге ярышта безнең мәктәптән 2 команда катнашты. Кызларыбыз әлеге ярышта 3 нче урын яуладылар (тренерлары Хәйретдинова Л.Р.), ә егетләребез исә 1 нче урын яулап кубокны үзебезгә алып кайттылар (тренерлары Хәсәнов И.Р.). Укучыларыбызны һәм аларның җитәкчеләрен әлеге җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз, рәхмәтебезне белдерәбез һәм яңа җиңүләр көтеп калабыз. ,
-
Район туган көнендә катнаштык
19.04.2018
Бүген яраткан районыбыз Кайбычның туган көне. Районыбызга- 27 яшь! Әлеге дата уңаеннан район мәдәният йортында оештырылган чарада безнең мәктәп укучылары да катнашты. "Созвездие. Йолдызлык" фестивалендә район данын яклап чыгыш ясаучы укучыларыбыз һәм аларның җитәкчеләренә район башлыгы үзенең бүләкләрен тапшырды. Болар - "Салават күпере" вокаль ансамбле кызлары һәм аларның җитәкчеләре Габидуллина Люция Әгъзам кызы, "Конферанс" номинациясендә чыгыш ясаучы укучыларыбыз Хөсәенова Илгизә - Хәсәнов Баязит дуэты һәм Гирфанова Нәзилә, аларның җитәкчеләре Гильманова Энҗе Ринат кызы. Әлеге укучыларыбыз үзләренең чыгышлары белән район туган көне уңаеннан оештырылган концертта да чыгыш ясадылар.
-
Һөнәри үзбилгеләнү юнәлешендә әңгәмә
18.04.2018
Бүген 8-9 нчы сыйныф укучылары өчен, мәшгульлек бүлеге белгечләре һөнәр сайлау юнәлешендә әңгәмә үткәрергә килделәр. Кемнең нинди һөнәр иясе булуга сәләте барлыгын ачыклый торган тест үткәрделәр.
-
"Поиск" ФПК сында катнаштык
15.04.2018
14 нче апрель көнне, "Олы Кайбыч урта мәктәбе"ндә укучыларның региональ "Поиск" ("Эзләнү") фәнни-практик конференциясе узды. Әлеге конференциядә безнең мәктәптән 5 нче сыйныф укучысы Адиятуллина Эльвина (җитәкчесе Вилданова И.И.), 7 нче сыйныф укучысы Хәсәнов Баязит (җитәкчесе Хәсәнова Э.Г.) уңышлы чыгыш ясап актив катнашу грамотасы белән бүләкләнеп кайттылар. Шул ук чарада, 8 нче сыйныф укучысы Гаттаров Рамиль Казан Федераль Университетының мактау грамотасы белән бүләкләнде. Әлеге бүләккә ул, актив булуы, яхшы укуы, төрле конкурсларда һәм олимпиадаларда катнашып призлы урыннар яулавы нәтиҗәсендә лаек булды.