МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
E-Mail: | sch1496@rambler.ru; Schkb.kbc@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
Руководитель: | Калимуллин Айрат Азатович |
Год основания учреждения: | 1990 |
У нас учатся: | 34 учащихся и 9 воспитанников/ 34 укучы һәм 9 тәрбияләнүче бала |
У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 41 42 ( 43 ) 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
Илгизәбез җиңүче!
25.01.2019
Кичә, 24 нче гыйнвар көнне, "Татарстан Республикасы Биектау районы Хәй Вахит исемендәге Мәмдәл урта мәктәбе"ндә күренекле драматург, шагыйрь Хәй Вахитның тууына 100 ел тулуга багышланган "Хәй Вахит: шәхес, иҗат, заман" республика бәйгесе узды. Безнең 8 нче сыйныф укучысы Хөсәенова Илгизә әлеге республикакүләм бәйгедә "Яшь шагыйрьләр" номинациясендә 2 нче урын яулап кайтты. Илгизәне һәм җитәкчесе, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гайнетдинова Алсу Газиз кызын әлеге уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз!
-
Яшь юнармиячеләр ант бирде
25.01.2019
Бүген безнең "Кыю йөрәкләр" яшь юнармиячеләр отряды официаль рәвештә, әлеге оешмага керүләре уңаеннан тантаналы ант кабул иттеләр. Әлеге чарада Кайбыч районының яшь юнармиячеләр штабы җитәкчесе Хөснетдинов Илхам Вилдан улы һәм районыбызның яшьләр эшләре хәрәкәте җитәкчесе Лотфуллина Зөхрә катнаштылар.
-
Ата- аналар җыелышы узды
19.01.2019
Кичә, 18 нче гыйнвар көнне 2 нче чирек, беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча мәктәпкүләм ата-аналар җыелышы узды. Җыелышта нәтиҗәләр ясалды, төрле мәсьәләләр каралды, информатика укытучысы Гильманова Э.Р. "Интернет дусмы, дошманмы?" дигән темага методик доклад белән чыгыш ясады.
-
Тимурчылар ярдәм кулы суза
18.01.2019
Куз ачкысыз көчле бураннардан соң йорт тирәләрен кардан чистарту, авыл җирлегендә яшәүчеләрнең төп мәшәкате. Аеруча өлкән яшьтәге ялгыз яшәүче авылдашларыбызга авыр бу көннәрдә. Аларны чираттагы кар тоткыныннан азат итү өчен, мәктәпнең тимурчылар отряды ярдәм кулын сузды. Бөек Ватан сугышы ветераны Хәмидуллин Газизулла абыйга 8 нче сыйныф укучылары, Гобәйдуллин Фәргать һәм Флера апаларга 7 нче сыйныф, Салаватуллина Нәзирә апага 6 нчы сыйныф укучылары ярдәм итте.
-
Олимпиадада җиңүчебез бар
16.01.2019
8 нче сыйныф укучысы Хәсәнов Баязит, 12-14 нче гыйнвар көннәрендә Казан шәһәренең "Дуслык" сәламәтләндереп белем бирү комплексында, физика фәненнән Республикакүләм "Олимпка юл" ("Путь к олимпу") олимпиадасында катнашты. Әлеге олимпиадада ул призерлар рәтенә кереп, физика фәненнән ныклы белемле булуын дәлилләп кайтты. Баязитны да, аны әлеге олимпиадага әзерләгән физика укытучысы Хәсәнов Айдар Габделхак улын да әлеге зуууур җиңүләре белән чын күңелебездән котлыйбыз. Аларга рәхмәтебезне белдерәбез һәм яңа җиңүләр көтеп калабыз.
-
Кошларга җимлекләр ясадык
15.01.2019
Экологик тәрбия кысаларында, мәктәптә ел саен, кошларга җимлекләр ясау һәм сыерчык оялары ясау буенча конкурс игълан ителә. Быел да әлеге конкурста укучыларыбыз актив катнаштылар. Кошларга җимлекләр ясау буенча 1 нче урынны 6 нчы сыйныф укучысы Шагишхмәтов Илфир алды. Илфирне котлыйбыз,ә әти- әниләргә исә, укучыларга ярдәм итүләре өчен рәхмәтләребезне әйтәбез.
-
Фельдшер килде
10.01.2019
Авылыбыз фельдшеры Сафина Люзия Һади кызы мәктәп белән даими элемтәдә тора. Укучыларыбызны даими рәвештә тикшерә, профилактик привикаларны вакытында ясый. Бүген дә, каникуллардан соң, укучыларыбызга профилактик тикшерү уздырырга килде.
-
Сыйныф җитәкчеләре укучыларның өйләрендә
06.01.2019
Кышкы каникуллар вакытында сыйныф җитәкчеләре укучыларның өйләренә йөриләр. Ата-аналар белән аралашлар, аларга үзләренең киңәшләрен бирәләр, укучыларның яллары ничек узуы белән кызыксыналар.
-
Кышкы каникуллар күнелле уза
05.01.2019
Кышкы каникулда укучыларыбыз гаиләдә әти- әниләре белән ял итәләр, әти- әниләренә өйдәге эшләрдә ярдәм итәләр, көнаралаш явып торган кардан йорт тирәләрен чистарталар. Кайбер актив гаиләләребез исә, балаларны республикабызның төрле күңел ачу урыннарына да алып баралар.
-
Мәктәп шугалагы сезне көтә!
03.01.2019
Кышкы каникуллар дәвам итә, мәктәп шугалагында уеннар кызганнан-кыза бара: көндез кызларыбыз фигуралы шуу серләренә төшенсәләр, кичләрен егетләребез хоккей уйныйлар. Безнең шугалакка рәхим итегез!