МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
E-Mail: | sch1496@rambler.ru; Schkb.kbc@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
Руководитель: | Калимуллин Айрат Азатович |
Год основания учреждения: | 1990 |
У нас учатся: | 34 учащихся и 9 воспитанников/ 34 укучы һәм 9 тәрбияләнүче бала |
У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << ( 41 ) 42 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
Язгы каникуллар дәвам итә
28.03.2019
Язгы каникуллар дәвам итә. 8-9 нчы сыйныф укучылары сынаулык имтиханнары тапшыра, фәннәр буенча консультацияләргә йөриләр, түгәрәкләр үз эшчәнлеген график буенча дәвам итәләр. "Җырлыйк әле" түгәрәгендә шөгыльләнүче балалар "Без бергә" фестиваленең муниципаль этабына әзерләнү өчен репитицияләргә йөриләр.
-
Педагогик киңәшмә узды
25.03.2019
Каникулның беренче көнендә 3 нче чирек нәтиҗәләре буенча педагогик киңәшмә утырышы узды. "Милли традицияләргә таянып укучыларда әхлак сыйфатлары тәрбияләү" дигән темага методик доклад белән тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гильманова Э.Р. чыгыш ясады. Утырышта укыту- тәрбия процессына кагылышлы төрле сораулар каралды.
-
"Йолдызлык" фестиваленең зона туры
25.03.2019
26 -27 март көннәрендә район мәдәният йортында "Созвездие.Йолдызлык-2019" фестиваленең зона турлары узачак. Әлеге зур чарада Кайбыч, Апас, Буа, Тәтеш, Кама Тамагы, Югары Ослан районыннан килгән талантлы балалар чыгыш ясаячак. Безнең мәктәптән дә "Салават күпере" вокаль ансамбле, Ралинә Адиятуллина, Нәзилә Гирфанова, Илгизә Хөсәенова- Баязит Хәсәнов дуэтлары катнашачаклар. Балаларның чыгышларын туры эфирдан http://www.yold.ru/ сайтыннан карап булачак. Укучыларыбызга уңышлар телибез!
-
Ата-аналар җыелышы узды
23.03.2019
Бүген 3 нче чирек нәтиҗәләре буенча мәктәпкүләм ата-аналар җыелышы узды. Әлеге җыелышта район мәгариф бүлеге мөдире Хәмидуллин Илмас Илдар улы, республикакүләм "Олимпка юл" олимпиадасында физика фәненнән призлы урын яулаган Хәсәнов Баязитның әти- әнисенә рәхмәт белдерде. Шундыйук рәхмәт хатларын мәктәп директоры Хәсәнов Айдар Габделхак улы, фән олимпиаларының муниципаль этапларында призлы урын яулаган балаларның ата-аналарына тапшырды. Әлеге исемлеккә Гаттаровлар, Гирфановлар, Ибраһимовлар, Хөсәеновлар һәм Хәсәновлар гаиләсе бар иде. Ата -аналар алдында "Хезмәт тәрбиясе -заман таләбе" дигән методик доклад белән технология укытучысы Шәмсетдинова Фирания Гаделҗан кызы чыгыш ясады.
-
Цифрлы телевидениегә күчәбез!
18.03.2019
Агымдагы елның 3 нче июнендә Республика аналоглы телевидение форматының эшчәнлеген туктата. Барыбыз да цифрлы телевидениегә күчәчәкбез. Түбәндәге ссылкада цифрлы телевидениегә күчү өчен инструкция тәкъдим ителгән.
INSTRUKCIYa NASTROJKI PRIEMA CIFROVOGO E`FIRNOGO TELEVIDENIYa
-
"Радужная сцена" конкурсы нәтиҗәләре
16.03.2019
15 нче март көнне "ЭКО" мәктәптән тыш эшләр үзәгендә, 5 нче республикакүләм "Радужная сцена" исемле экологик фестиваль-конкурсның муниципаль этабы узды. "Салават күпере" вокаль ансамбле кызлары әлеге конкурста 1 нче урын яулап кайттылар. "Вокал соло" номинациясендә Адиятуллина Ралинә һәм Адиятуллина Мәрьям "Кече яшьтәгеләр" һәм "Уртанчылар" төркемендә 1 нче урыннарны яуладылар.
-
"Созвездие.Йолдызлык-2019" йолдызчыклары
05.03.2019
Кичә, район мәдәният йортында "Созвездие.Йолдызлык -2019" фестиваленең гала концерты булып узды. Укучыларга урыннар билгеләп, аларны бүләкләү тантанасы узды. Безнең укучыларыбыз "Вокал-соло", "Вокаль ансамбль", "Конферанс" номинацияләрендә чыгыш ясадылар. "Вокал- соло" номинациясендә Адиятуллина Ралинә - 1 нче урын, "Вокаль ансамбль" номинациясендә "Салават күпере" вокаль ансамбле - 1 нче урын, "Яшь авазлар" вокаль ансамбле - 3 нче урын яуладылар (җитәкчеләре Габидуллина Л.Ә.). "Конферанс" номинациясендә уртанчылар төркемендә Хөсәенова Илгизә- Хәсәнов Баязит дуэты - 1 нче урын, Гирфанова Нәзилә шулай ук 1 нче урын яулады (җитәкчеләре Гильманова Э.Р.). 1 нче урын яулаган укучыларыбыз 26 - 27 нче март көннәрендә фестивальнең зона турында районыбыз данын яклаячаклар. Укучыларыбызга да, җитәкчеләренә дә уңышлар телибез!
-
3 нче сыйныфта "Ачык ишекләр көне"
04.03.2019
Шимбә, 1 нче март көнне, 3 нче сыйныф укытучысы Мөхетдинова Алсу Назым кызы әти- әниләр өчен "Ачык ишекләр көне" үткәрде. Укучыларның әниләре рус теле, математика, инглиз теле дәресләрендә катнаштылар. Балаларының язмача эшләренә, тактадагы эшләренә билгеләр куйдылар. Дәресләрдән соң әниләре укучыларның өлгереше, Россиякүләм тикшерү эшләренә (ВПР) балаларның әзерлекләрен турында Алсу Назымовнаның киңәшләрен алдылар.
-
Хоккей ярышындагы чираттагы җиңү
02.03.2019
Бүген, "Кайбыч" ачык боз шугалагында, Кайбыч муниципаль районы Беренчелегенә 9 нчы сыйныфка кадәр укучы егетләр арасында шайбалы хоккей ярышы узды. Әлеге ярышта безнең укучыларыбыз 2 нче урын яулап кайттылар. Афәрин егетләр!
-
"Аҗаган" уенында катнаштык
01.03.2019
Бүген юрнармия отрядлары арасында районкүләм хәрби - спорт уены - "Аҗаган" ярышы узды. Безнең "Кыю йөрәкләр" отряды әлеге ярышта 14 яшькә кадәр булган укучылар арасында, яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Юнармияле Сәйфетдинова Зәринә, кызлар арасында автоматны сүтеп- җыю нормативларын тапшыру буенча 3 нче урын яулады. Укучыларыбызга әлеге уенда активлык күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерәбез!