муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 211 ( 212 ) 213 214 215 216 217 218 219 220 >>
-
Мәктәптә сыйныф җитәкчеләренең чираттагы МБ утырышы узды. Көн тәртибенә “Балам сәламәт булсын!” дигән темага Фәхретдинова И.М. чыгышы, “ГТО комплексының сәламәтлекне саклау һәм ныгытуда урыны” дип аталган консультация кертелде.Укучыларның ГТО нормативларын тапшыру өчен бирелгән рөхсәт кәгазьләре барланды, көзге сессия нәтиҗәләре каралды. Утырышта ФАП мөдире Асадуллина Г.С. катнашты. Ул укучыларның медосмотр нәтиҗәләрен җиткерде, сыйныф җитәкчеләре өчен махсус киңәшләрен бирде. Утырыш эшлекле һәм нәтиҗәле узды. 05.12.2016

-
Ачык тәрбия чараларын үткәрү планы нигезендә 8 сыйныфта “Уңыш серләре” дигән темага сыйныф сәгате уздырылды. Чара үзенең эченә күптөрле эш формаларын алды: сингапур методикасына таянган биремнәр, видеофрагмент карау, иҗади биремнәр үтәү, киңәшләр базары һ.б. Сыйныф җитәкчесе Гарипова С.И. чара дәвамында укучыларга файдалы һәм кирәкле киңәшләрне тормыш мисалларына бәйләп биреп барды. Тәрбия чарасы уңай бәяләнде, укучыларга һөнәр сайлауда зур ярдәм булды. 05.12.2016

-
Мәктәп эшчәнлегенең семинарлар уздыру планы нигезендә тәрбия эшләре буенча урынбасар каршында киңәшмә булып узды. Киңәшмәдә сәламәтлекне саклау һәм ныгыту айлыгына нәтиҗә ясалды. Тикшерелгән чаралар буенча белешмәләр белән таныштырылды. Мәктәптә башланып киткән миһербанлылык ункөнлеге, коррупциягә көрәш декадасын уздыру тәртибе яктыртылды. Уздырылачак ярминкә тәртибе җиткерелде. Декабрь аенда планлаштырылган барлык тәрбия чараларына кыскача анонс оештырылды. Аеруча яңа ел бәйрәмнәрен оештыруга кагылышлы куркынычсызлык кагыйдәләре бәйнә- бәйнә искәртелде. 05.12.2016

-
С 1 по 4 декабря на базе ГРК «Регина» прошла I профильная смена с русским этнокультурным компонентом «Глаголь». Программа смены была построена на многопрофильном подходе поддержки и развития русского языка, литературы и культуры. В программе была предусмотрена работа мастерских по музыкальному и литературному творчеству, народно-изобразительному и декоративно-прикладному искусству, «Большой открытый урок» по русскому языку, дружбе и межнациональному согласию. В рамках смены прошёл конкурс чтецов, фестиваль русских традиционных игр и забав, концерт детских и молодежных этноколлективов, состоялись встречи с детскими писателями и поэтами. Также участники профильной смены посетили Дом-музей А.М. Горького, Дом - музей Е.А. Баратынского, познакомились с экспозицией Ф.И. Шаляпина.В работе профильной смены принял активное участие и успешно выступил ученик нашей школы Бикчантаев Ранис. На общешкольной линейке ему были вручены Сертификат участника и подарки. 05.12.2016

-
Укучыларыбыз районда уздырылган барлык спорт ярышларында даими һәм актив катнашып килә . Бүген дә җыелма командабыз зона күләмендә уздырылган бадминтон буенча ярышларда катнашты. Команданың тренеры Хәйретдинов Р.Р. сүзләренә караганда, укучылар бу юлы да матур уен күрсәткән һәм бик тырышып ярышта катнашкан. Без Фаил, Эльвира, Илназ, Эльза, Гөлназны чын күңелдән уңышлы чыгышлары белән кайнар котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез. 03.12.2016

-
3 декабрь илебездә Билгесез Солдат көне (День Неизвестного Солдата) дип билгеләп үтелә. Бу форсаттан мәктәпнең “ЮНАРМИЯ” төркеме – 8 сыйныф укучылары Бөтенрусия күләмендә уздырылган , нәкъ 12 сәг. башланган , истәлекле урыннарга чәчәкләр кую акциясенә кушылдылар. Укучылар Мәдәният йорты каршында Билгесез Солдатка куелган памятник каршына килделәр, горурлык хисе тулган чын күңелдән чәчәкләр куйдылар. Дөрес, салкын җил аларны каккалады, кар каплап китәргә тырышты. Ләкин яшь буын күңелендә батырларга карата булган рәхмәт сүзе, йөрәкләрдәге горурлык хисләре салкыннарга бирешмәс. Без бу истәлекле урыннарны даими барлап һәм саклап торырбыз. 03.12.2016

-
Всероссийский открытый урок «День единых действий по информированию детей и молодёжи против ВИЧ/СПИДа «Знание-ответственность – здоровье » прошёл 2 декабря в 13.00 в нашей школе. В формате урока было организовано прямое включение к просмотру видеоролика на заданную тему. Учащиеся получили ответы по актуальным вопросам профилактики ВИЧ - инфекции. В ходе прямого эфира были предложены вниманию школьников мнения специалистов, членов молодёжных движений, волонтёров по профилактике СПИДа. По завершении просмотра учащиеся высказали свои мнения по данному вопросу, приводили примеры, отвечали на вопросы. Аудитория работала в группах, выполнила задание в виде творческих работ. Завершился Всероссийский урок посвящением молодых людей в борцов за ЗОЖ и профилактики СПИДа, каждый участник мероприятия завязал алую ленточку. 02.12.2016

-
Бүген мәктәптә янгын куркынычсызлыгы кысасында яңадан чираттагы эвакуация үткәрелде. Барлык укучылар да бирелгән вакыт эчендә тиешле хәвефсез урынга килеп җитте. Рапортлар тапшырылды, хаталар барланды, аларны төзәтү буенча күрсәтмәләр бирелде. Шәхси саклану чаралары тикшерелде. План нигезендә өйрәнүләр дәвам итәчәк. 02.12.2016

-
В Российской Федерации 28 ноября 2016 г. стартовала Всероссийская акция «Стоп ВИЧ/СПИД». Акция продлится до 4 декабря. Основная цель – привлечение внимания общественности к проблеме распространения ВИЧ - инфекции в нашей стране. Акция приурочена к Всероссийскому дню борьбы со СПИДом, который традиционно отмечается во всем мире 1 декабря. В рамках этой акции 1 декабря в 5, 9 классах прошёл единый классный час на тему «Умей сказать – НЕТ!» (Орг. Гизатуллина Г.Р.) . Так же планируется проведение 2 декабря открытого Урока «Стоп ВИЧ/СПИД» для учащихся 8,9 классов по профилактике распространения ВИЧ. Помимо классных часов и урока будет проводиться информационно-просветительская кампания. 01.12.2016

-
“Гаилә һәм мәктәп” дип исемләнгән район ата – аналар конференциясендә уку йортыннан делегат булып Хәйретдинова Гөлсирә Наил кызы һәм Шакурова Динә Зарифулла кызы катнашты. Ата- аналар алдында район башлыгы урынбасары Еремеев И.Ф, мәгариф бүлеге җитәкчесе Ханбиков И.Ф, ЗАГС начальнигы Шагалиева Э.Р, психологик ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Вәлиева Л.Ф. җавап тотты. Ата-аналар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар. Гаилә һәм мәктәпнең уртак бурычлары яктыртылды. Районның иң алдынгы берничә гаиләсе сәхнәдә бүләкләнде. Әти-әниләр өчен матур концерт оештырылды. 30.11.2016






