муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 211 212 213 ( 214 ) 215 216 217 218 219 220 >>
-
Бүгеннән мәктәптә сәламәтлекне саклау һәм ныгыту айлыгы старт алды. Бу юнәлеш сыйныф җитәкчеләренең, мәктәпнең тәрбия планында зур урын алып тора. Инде һәр укучы гриппка каршы вакцинация үтте , зарядка белән уку көнен башлый, ГТО нормативларын тапшыра. Айлык кысасында бу максаттан яңа эш формалары куллану планлаштырыла. 15.11.2016

-
Муниципальный этап Всероссийской и республиканской олимпиад школьников стартовал сегодня с олимпиады по экологии . До конца этой недели учащиеся школы испытают свои силы по математике, истории, географии, английскому языку письменно и устно. Успехов! 14.11.2016

-
Тәрбия Стандарты нигезендә мәктәптә төркемнәр төрле юнәлештә эш алып бара. 7 сыйныф укучылары икенче ел рәттән “СМС - балалар” проектында катнаша. Бүген СМСлар тәкъдиме белән шушы эшчәнлек кысасында “Песнәкләр көне” («Синичкин день») мәктәпкүләмендә линейкада билгеләнеп үтелде. Чара кунак өстәле артында башланып китте. Җиденчеләр укучыларны иртәнге чәйгә чакырдылар, рәхәтләнеп кошларга ярдәм итәргә кирәклегенә басым ясадылар.”Песнәк көне” акциясенә барлык сыйныфлар да актив кушылды! 12.11.2016

-
Мәктәпнең психологик абонементы нигезендә бүген укучыларны өйрәнү йөзеннән мониторинг уздырылды. ППМ үзәге вәкилләре Лошманова М.Г, Тарасова Е.А. көн дәвамында 1, 5 сыйныфларның адаптация чоры торышы белән таныштылар, 2-4 сыйныф укучыларының эмоциональ халәтләрен тикшерделәр, 6-8 сыйныфларда әйләнә - тирәгә яраклашу дәрәҗәсен ачыкладылар, 9 сыйныф укучыларының һөнәр сайлауга яраклашу мөмкинлекләрен барладылар. Мониторинг һәркем өчен дә уңай халәттә узды. Нәтиҗәләр көтәбез. 10.11.2016

-
“СМС - балалар” проектын тормышка ашыру планы нигезендә Буа шәһәренең 5 мәктәбендә сыйныф җитәкчеләренең район семинары булып узды. Җыелышта 7 сыйныф – “ СМС – балалар” төркеме җитәкчесе Әхмәдуллина Г.Р. катнашты. Семинарда катнашучылар игътибарына ачык сыйныф сәгатьләре, проектта катнашучы укучылар чыгышлары тәкъдим ителде. 10.11.2016

-
Районда коррупциягә каршы “ Дөрес яшәргә кирәк!” дип аталган иҗади эшләр бәйгесендә Алинәбез 1 урын яулады. Ул бәйгедә рәсем белән катнашкан иде. Бүләкләү тантанасын район администрациясе вәкиле Садретдинова Л.Н. башкарды. Алинәгә Мактау кәгазе һәм кыйммәтле бүләк тапшырылды. Укучыбыз бу җиңүгә укытучысы Гыйзәтуллина Г.Р. белән иреште. 10.11.2016

-
Бүген мәктәптә 1 чирек йомгаклары буенча линейка булды. Көн тәртибендә иң беренчеләрдән булып көзге каникуллар планы үтәлеше яктыртылды; бәйге, ярышларда актив һәм нәтиҗәле катнашучы укучылар бүләкләнде. Көн тәртибенең икенче соравы буенча 1 чирек нәтиҗәләре каралды. Тәрбия эшчәнлегенең төп күрсәткече булган дәрескә йөреш буенча җиңүче булып 2 (С.җ. Фәхретдинова И.М.);”Иң тәртипле сыйныф” номинациясендә 5 (С.җ. Шәрәфетдинова Л.Г.); “Иң яхшы кизү сыйныф” күрсәткечендә 5 (С.җ. Шәрәфетдинова Л.Г.), 7 (С.җ. Әхмәдуллина Г.Р.) сыйныфлар табылды. “Чиректә бер дәрес тә калдырмаучы укучы” номинациясендә 21 укучы макталды, ә иң кечкенә дәрес калдырмаучы беренчеләр бүләкләнде. Һәр җиңүче сыйныфка Мактау кәгазе тапшырылды. 2 чирекнең төп максат һәм бурычлары ачыкланды.Яңа чирек уңышлардан башланды. 07.11.2016

-
МЧС күрсәтмәләре нигезендә мәктәптә укучылар белән көзге бозда сак булу турында күпкырлы эш алып барыла: беренчедән гомум мәктәп линейкасында укучыларны махсус искәртмәләр белән таныштыру оештырылды, икенчедән шул темага бердәм сыйныф сәгатьләре уздырылды. Һәр укучы, аның әти –әнисе бу уңайдан күрсәтмәләр алды; укучылар өчен махсус инструктаж үткрелде. Башлангыч сыйныф укучылары арасында “Бозда сак бул!” дигән темага иҗади эшләр бәйгесе уздырылды. 06.11.2016

-
Мәктәптә көзге каникулларның бер көне: укучылар чын күңелдән ял итәләр, рәхәтләнеп аралашалар! 02.11.2016

-
Каникулларның һәр көне тәрбия чараларына бик бай булды. Менә бүген дә мәктәпнең йөзү буенча спорт командасы “Дельфин”да уздырылган бәйгедә катнашты. Укытучы Хәйретдинов Р.Р. укучылары Әлфис белән Илмазның уңышлары белән горурлана, киләчәктә алардан зуррак җиңүләр көтә! 02.11.2016






