муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 211 212 213 214 215 216 ( 217 ) 218 219 220 >>
-
25 октябрь көнне мәктәптә башлангыч сыйныф укытучыларының “Башлангыч мәктәптә УУГ формалаштыруның нәтиҗәле алымнары һәм методлары” дигән тема буенча районкүләм семинар булды. Семинар кысаларында ачык дәресләр, мастер- класслар үткәрелде, чыгышлар ясалды. Барлык чаралар да уңай бәяләнде. 30.10.2016

-
Мәктәптә төрле спорт чаралары даими рәвештә үтеп тора. Дәрестән тыш эшчәнлекне оештыруда да спорт бәйгеләре зур урын алып тора. Милли көрәш буенча җыелма командабыз чираттагы район бәйгесендә катнашып матур нәтиҗәләргә иреште. Команда бер икенче урын, ике өченче урын яулады. Тренер Хәйретдинов Р.Р. үзенең көрәшче егетләреннән бик канәгать! 30.10.2016

-
“КЭС- БАСКЕТ» баскетбол лигасы чемпионатында бүген мәктәпнең кызлар җыелма командасы катнашты. Спортсмен кызларыбыз ярышта катнашучы барлык командаларга каршы бик тырышып уйнадылар, тамашачыларга матур уен бүләк иттеләр. Нәтиҗәдә – 3 урын!!! Җиңүче командабыз 7-9 сыйныф кызларыннан тора. Без кызларны һәм укытучы Хәйретдинов Р.Р. чын күңелдән котлыйбыз! 30.10.2016

-
Бүген мәктәптә 1 чирек нәтиҗәләре буенча йомгаклау линейкасы булды. Көн тәртибендә өлгереш, тәртип, чисталык, кизү тору буенча сораулар күтәрелде. Чиректә башкарылган эшчәнлеккә бәя бирелде. Линейканың төп өлешен укучыларга инструктаж үткәрү алды: бозда, юлда, өйдә сакчыл булу кагыйдәләре кат –кат искәртелде. Көзге каникуллар планы белән таныштырылды, өстәмә сәгатьләр үткәрү вакыты җиткерелде. Фән олимпиадалары буенча оештырылачак әзерлек җыеннарында катнашу тәртибе аңлатылды. Укучылар көзге каникулларга китте. 30.10.2016

-
Уңыш бәйрәменә бик тырышып әзерләндек: аллы-гөлле рәсемнәрнең иң матурларын сайлап алдык; яшелчәләрдән берсеннән – берсе матур экспонатлар ясап куйдык. Барлык кунаклар да укучылар эшләрен бик яраттылар. 28.10.2016

-
“Оста куллар” түгәрәге әгъзалары (Җитәкчеләре: Әхмәтшина Л.С.)күргәзмәне бик оста оештырдылар. 28.10.2016

-
Укучылар Мәдәният йортында балалар өчен күрсәтелгән “Ералаш” сатирик киноальманахына сәяхәт кылдылар. 28.10.2016

-
Бүген мәктәптә Уңыш бәйрәме булды. Иң беренчеләрдән булып бәйрәмне башлангычлар ачып җибәрде, эстафетаны алардан 5-9 сыйныфлар алды. Зур сыйныфларда бәйрәмнең тантаналы өлеше көзге хезмәткә йомгак ясаудан башланып китте һәм мавыктыргыч тамашага бәйләнде. Көзге балны тулысынча 9 сыйныфлар (С.җ. Исланова Г.Г.) оештырды. Алар кызыклы бәйгеләр белән сыйныфларның чыгышларын оста бәйләп алып бардылар.Барлык укучылар да бик актив катнаштылар. Һәр катнашучыга бүләкләр биреп барылды. Бәйге йомгаклары буенча җиңүче булып Салават белән Эльза табылды. Бәйрәмнең күңел ачу өлеше татар халкының җырлы-биюле уеннары белән дәвам итте. Зал килгән кунаклар белән тулды. Бәйрәм һәркемнең күңеленә хуш килде. 28.10.2016

-
Мәктәпнең спорт календаре нигезендә бүген баскетбол буенча ярыш оештырылды. Иң беренчеләрдән булып бәйгене 8-9 сыйныф укучылары ачып җибәрде. Бу ярышта 9 лар өстенрәк булды, ләкин 8 сыйныф командасы да матур уен күрсәтте. Алардан соң эстафетаны 6-7 сыйныфлар алды. Бу юлы 7 сыйныф очколар саны буенча алгарак чыкты, әмма 6 сыйныфлар да бик күп артка калмады. 5 сыйныф укучылары барлык спортсменнар өчен дә “авырып” утырдылар.Уен ахырында җиңүчеләр билгеләнде, хаталар тикшерелде. Районда уздырылачак Баскетбол Лигасына яхшы әзерлек булды бу чара. 27.10.2016

-
В школе прошёл урок для учащихся 8-9 классов «Безопасность в сети Интернет». (Учитель : Гарипова С.И.) На уроке учащиеся ещё раз ознакомились с плюсами и минусами Интернета. Интернет-зависимость – это, практически, бич современного поколения: дети, подростки и взрослые сутками проводят за компьютером, в частности во всемирной паутине. Ученые полагают, что в скором времени Интернет-зависимость встанет в один ряд с такими пагубными пристрастиями, как наркотическая зависимость, алкоголизм, курение. Её обязательно нужно преодолеть, чтобы предотвратить тот вред, который компьютер может нанести. 25.10.2016






