муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 211 212 213 214 215 216 217 218 ( 219 ) 220 >>
-
Уку йортында көзге уңыш бәйрәменә әзерлек эшләре гөрләп бара: сыйныфлар махсус чыгыш әзерли, укучылар түгәрәкләрдә иҗади эшләр әзерли, сынлы сәнгать дәресләрендә матур рәсемнәр ясый.Бу иҗади эшләрдән күргәзмә әзерләнә. 17.10.2016

-
2 сыйныф укучылары атна саен “Дельфин»да йөзәргә өйрәнү дәресендә булалар.Инде укучылар су коену кагыйдәләрен үзләштерү йөзеннән берничә алым белән таныштылар. 17.10.2016

-
Тәрбия Стандартын тормышка ашыру “юл картасы” буенча сыйныфларда төрле эшчәнлек алып барыла. Укучылар отрядларда мавыктыргыч тормыш белән яшиләр. YII сыйныф укучылары “Мөстәкыйль балалар» проектында катнаша. Аларның сыйныф җитәкчеләре Әхмәдуллина Г.Р. бу көннәрдә Казан шәһәрендә проект эшчәнлеге буенча курсларда белемен күтәрә. 17.10.2016

-
Мәктәптә производство киңәшмәсе булып узды. Көн тәртибендә укучыларның иминлеген искәртүгә кагылышлы сораулар каралды. Җыелышта иң төп сорау булып уку йортының терроризмга каршы эшчәнлеге куелды. Һәр хезмәткәр , укытучы үз вазифасы буенча күрсәтмәләр белән таныштырылды. 15.10.2016

-
Мәктәптә “Хәтер көне” булып узды. Аны Исланова Г.Г, Галиуллина З.Ф.оештырды. Чараның төп девизы: “Киләчәгең синең булмаячак, үткәннәрне әгәр белмәсәң!” дип аталды. 15.10.2016

-
“Халыкара мәктәп китапханәләре айлыгы ” уңаеннан мәктәбебез китапханәсендә 10- нчы октябрь көнне башлангыч сыйныфлар өчен “Ачык ишекләр" көне үтте. 14.10.2016

-
“Халыкара мәктәп китапханәләре айлыгы ” уңаеннан башлангыч сыйныф укучылары Буа драма театрының “Бүре - ут сүндерүче ” дип аталган спектаклендә булдылар. 14.10.2016

-
“Халыкара мәктәп китапханәләре айлыгы ” уңаеннан китапханәче Исланова Г.Г. китапханәдә 11- нче октябрь көнне “Күп укысаң – күп белерсең” дип исемләнгән күңелле чара үткәрде. 14.10.2016

-
Аллы - гөлле көз мәктәп ишек алдын төрле төстәге яфракларга күмде. Инде тиздән яңгырлар, кар булачак. Менә шуңа күрә бүген мәктәптә гөрләтеп көзге өмә уздырылды. Хезмәт десанты дәресләрдән соң оешкан төстә башланып китте. Башлангыч сыйныф укучылары һәм 5 сыйныфлар мәктәп алдын; 6-8 сыйныфлар тротуарлар алдын, спорт мәйданчыгы тирәсен; 9 сыйныфлар ашханә һәм бакча буйларын бик тырышып чистарттылар. Соңыннан бергәләп мәктәпнең урам ягын да ялтыратып куйдылар. Уку йорты әллә кайдан матур булып күренеп тора. 12.10.2016

-
Укытучылар Спартакиадасы кысасында йөзү һәм гер күтәрү буенча чираттагы район ярышларында коллектив актив һәм нәтиҗәле катнашты. Гер күтәрү бәйгесендә Хәйретдинов Р.Р. һәм Исланова Г.Г, йөзү ярышында Сираҗиев Р.Б. һәм Фәхретдинова И.М. мәктәп данын лаеклы якладылар. 11.10.2016






