муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
У нас в школе
Мәктәптә Чыршы бәйрәмнәрен башлангычлар башлап җибәрде. Алдан бик күп эш башкарылды. Һәр сыйныф үзеннән зур өлеш кертте: кемдер чыршы бизәде, кемдер диварларны уенчыкларга күмде, кемдер бәйрәм газетасы ясады. Бергәләп тырышкач искиткеч матур бәйрәм чыршысы купшы киенеп балаларны каршы алды. Зал тулы әни һәм дәү әниләр, апалар-абыйлар, берсеннән – берсе матур киенгән балалар. Менә шундый бәйрәм рухында 1- 4 сыйныфларның бәйрәме тантаналы төстә башланып китте. Яңа ел бәйрәме алдыннан икенче чиреккә йомгак ясалды. Иң беренчеләрдән булып Кыш бабай бүләге бары тик бишле билгесенә генә өлгерүче укучыларга тапшырылды; аннары ударниклар билгеләнде. Район олимпиадаларында катнашып урын алучы укучылар да бәйрәм сәхнәсендә лаеклы урын алдылар. Аннары инде “Иң оста уенчык ясаучы” , “Иң матур бизәлгән сыйныф”, “Иң матур кар сыны” , “Искиткеч костюм иясе”, “ Иң оста шигырь сөйләүче” номинацияләрендә җиңүчеләр бүләкләнде. Бик матур сыйныф 1,4 сыйныфларныкы; кар сыны да аларның бик оста булды. 2,3 сыйныфлар да алардан калырга тырышмады.”Оста куллар” түгәрәге (Җит. Насыйбуллина Р.С.) ясаган әтәч тә ишек алдын бизәп торды. Ә инде иң күләмле һәм аерым төрле уенчык иясе булып Хәйретдинова Адилә табылды. Менә шундый нәтиҗәләр ясалгач барлык килгән кунаклар алдында “ Инглиз теле” (Җит. Коваленко Ю.Н.) ; “ Бию һәм җыр” (Җит. Әбелханова М.Г.) түгәрәкләренең иҗат чыгышы башланды. Укучыларыбыз бик оста инглиз телендә тамаша күрсәттеләр, татарча һәм русча өздереп биеделәр. Әниләр гөрләтеп чыгышларны алкышларга күмделәр. Шул арада ерактан сагынып көткән Кыш бабай белән Кар кызы да килеп җитте. Яңа ел бүләкләре таратылды, уеннар башланды. Илназ, Розана, Әлфис үз рольләрен оста башкардылар. Зал балаларның шат авазына күмелде! Шундый искиткеч онытылмас бәйрәмне укучылар үзләренә – үзләре бүләк итте, чөнки күпчелек бүләкләр ярминкә хисабына алынды. Ә инде нәниләр шатлыгына шатлык өстәүче Бикмураз авылы шәхси эшмәкәре Таҗетднов Салават, Наратбаш авылы “Азалия” кибете мөдире Җамалетдинов Радик , Буа шәһәрендәге Спутник антенналары урнаштыру буенча шәхси эшмәкәр Шәрәфетдинов Фаяз абыйларына укучылар матди ярдәмнәре өчен чын күңелдән Рәхмәтләрен җиткерделәр, аларга эшләрендә уңышлар теләделәр. Бүләкләргә күмелеп, бәхеткә чумып укучылар бәйрәмне йомгакладылар!
Опубликовано: 24.12.2016К списку новостей





