муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 211 212 213 214 215 ( 216 ) 217 218 219 220 >>
-
Районда коррупциягә каршы “ Дөрес яшәргә кирәк!” дип аталган иҗади эшләр бәйгесендә Алинәбез 1 урын яулады. Ул бәйгедә рәсем белән катнашкан иде. Бүләкләү тантанасын район администрациясе вәкиле Садретдинова Л.Н. башкарды. Алинәгә Мактау кәгазе һәм кыйммәтле бүләк тапшырылды. Укучыбыз бу җиңүгә укытучысы Гыйзәтуллина Г.Р. белән иреште. 10.11.2016

-
Бүген мәктәптә 1 чирек йомгаклары буенча линейка булды. Көн тәртибендә иң беренчеләрдән булып көзге каникуллар планы үтәлеше яктыртылды; бәйге, ярышларда актив һәм нәтиҗәле катнашучы укучылар бүләкләнде. Көн тәртибенең икенче соравы буенча 1 чирек нәтиҗәләре каралды. Тәрбия эшчәнлегенең төп күрсәткече булган дәрескә йөреш буенча җиңүче булып 2 (С.җ. Фәхретдинова И.М.);”Иң тәртипле сыйныф” номинациясендә 5 (С.җ. Шәрәфетдинова Л.Г.); “Иң яхшы кизү сыйныф” күрсәткечендә 5 (С.җ. Шәрәфетдинова Л.Г.), 7 (С.җ. Әхмәдуллина Г.Р.) сыйныфлар табылды. “Чиректә бер дәрес тә калдырмаучы укучы” номинациясендә 21 укучы макталды, ә иң кечкенә дәрес калдырмаучы беренчеләр бүләкләнде. Һәр җиңүче сыйныфка Мактау кәгазе тапшырылды. 2 чирекнең төп максат һәм бурычлары ачыкланды.Яңа чирек уңышлардан башланды. 07.11.2016

-
МЧС күрсәтмәләре нигезендә мәктәптә укучылар белән көзге бозда сак булу турында күпкырлы эш алып барыла: беренчедән гомум мәктәп линейкасында укучыларны махсус искәртмәләр белән таныштыру оештырылды, икенчедән шул темага бердәм сыйныф сәгатьләре уздырылды. Һәр укучы, аның әти –әнисе бу уңайдан күрсәтмәләр алды; укучылар өчен махсус инструктаж үткрелде. Башлангыч сыйныф укучылары арасында “Бозда сак бул!” дигән темага иҗади эшләр бәйгесе уздырылды. 06.11.2016

-
Мәктәптә көзге каникулларның бер көне: укучылар чын күңелдән ял итәләр, рәхәтләнеп аралашалар! 02.11.2016

-
Каникулларның һәр көне тәрбия чараларына бик бай булды. Менә бүген дә мәктәпнең йөзү буенча спорт командасы “Дельфин”да уздырылган бәйгедә катнашты. Укытучы Хәйретдинов Р.Р. укучылары Әлфис белән Илмазның уңышлары белән горурлана, киләчәктә алардан зуррак җиңүләр көтә! 02.11.2016

-
Фән олимпиадаларында җиңүче укучыларыбыз көзге каникуллар вакытында район һәм республика күләмендә уздырылачак олимпиадаларда катнашуга багышлап оештырылган әзерлек җыенында (УТС) катнашалар. Калган укучыларыбыз да эшсез утырмый: алар өчен мәктәптә төрле түгәрәкләр, өстәмә дәресләр, әзерлек курслары үткәрелә. Башлангыч сыйныф укучылары да читтә калмады. Мәктәп балалар тавышыннан гөрләп тора. 01.11.2016

-
29 нчы октябрь балалар оешмасы тормышында зур урын алып тора. Бу көнне РДШ дип исемләнгән яңа оешманың эшчәнлеге башланды.Шул уңайдан мәктәптә 4 сыйныф укучылары һәм СМС- балалар төркеме вәкилләре белән флешмоб оештырылды. Башлангычлар бик тырышып илебезнең барлык укучыларын бәйрәм белән котладылар, эшләрендә уңышлар теләп калдылар. Булат, Раил,Эльза, Илнур актив катнашты. 31.10.2016

-
Мәктәпнең укыту- тәрбия планы нигезендә бүген педагогик совет утырышы булып узды.Төп докладчы Әхмәтшина Л.С. “Башлангыч сыйныфларда проект эшчәнлеге” дигән темага чыгыш ясады. Тәҗрибә уртаклашу буенча төркемнәрдә укытучылар белән эш оештырылды. Чирек йомгаклары буенча җитди фикер алышу булды, укучыларны ТДИ әзерлек торышы, өстәмә эшчәнлекнең нәтиҗәләре каралды.Көзге каникулларның эш планы җиткерелде, укучылар белән үткәрелгән куркынычсызлык кагыйдәләре ачыкланды. 31.10.2016

-
Директор каршындагы киңәшмәнең көн тәртибенә “ Мәктәпнең дәрестән тыш эшчәнлеге ”, “ Дәрестә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә травмаларны искәртү ”, “ Тәрбиягә авыр бирелүче укучылар белән эш ” кебек сораулар каралды. Барлык көн тәртибендәге сораулар буенча фикер алышулар, тәҗрибә белән уртаклашу, яңа алымнар тәкъдим итү дә оештырылды. 31.10.2016

-
28 октябрь көнне башлангыч сыйныф укучыларының “Сөмбелә” бәйрәме гөрләп үтте. Бәйрәм көзге тамаша, җыр – биюләр, төрле уеннар белән алып барылды. Укучыларның яшелчәләр һәм табигый материаллардан ясаган иҗат эшләреннән күргәзмә оештырылды. 30.10.2016






