муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
У нас в школе
Башлангычлар эстафетасын оешкан төстә урта сыйныфлар башлап җибәрде . Бәйрәмчә бизәлгән залда иң алдан уку алдынгылары макталды. Быелгы уку елының беренче ярты елы мәктәбебез өчен бик уңышлы булды: район фән олимпиадаларында дистәдән артык укучыбыз җиңүче һәм призёр дип табылды! Бүген Чыршы бәйрәмендә алар бүләкләргә күмелде. Шуннан соң башлангычлар үрнәгендә һәр ярыш төре буенча җиңүче сыйныф һәм укучы бүләкләнә башланды: һәр сыйныф бүлмәсе бизәлгән иде, 5 һәм 9 ларның матуррак килеп чыкты; тырышып кар сыннары ясалды: барысы да бүләкләнде; уенчыкларны иң күп 5, 7, 8 ләр ясады. Иң оста уенчык иясе булып Һадиев Булат аталды.Чыгышлар арасында бик тырышып 5 сыйныф әзерләнгәне күренеп торды, башка сыйныфлар да тамашачыларга үз чыгышларын бүләк иттеләр. Бәйрәмнең күңел ачу өлешен оста итеп 8 сыйныф (С.җ. Гарипова С.И.) оештырды! Һәрбер укучыга Кыш бабай белән Кар кызы бүләкләре тапшырылды. Беркемдә бүләксез калмады! Чыршы тирәли җырлы – биюләр күңелле һәм озак дәвам итте. Укучыларыбызга чын бәйрәм бүләк итүче Бикмураз авылы шәхси эшмәкәре Таҗетдинов Салават, Наратбаш авылы “Азалия” кибете мөдире Җамалетдинов Радик , Буа шәһәрендәге Спутник антенналары урнаштыру буенча авылдашыбыз шәхси эшмәкәр Шәрәфетдинов Фаяз әфәнделәргә чын күңелдән ата-аналар исеменнән Рәхмәтебезне җиткерәбез, аларга эшләрендә уңышлар телибез. Яңа еллар белән!Яңа бәхетләр белән!
Опубликовано: 24.12.2016К списку новостей





