муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 211 212 ( 213 ) 214 215 216 217 218 219 220 >>
-
30 ноября 2016 года на базе МБОУ «СОШ им.Сагдеева» Буинского муниципального района и МБОУ «Гимназия имени М.М. Вахитова г.Буинска РТ» совместно с сотрудниками РЦМКО РТ было организовано и проведено тестирование обучающихся 7-8 классов. 30.11.2016

-
Хөрмәтле _____________________! Түбән Наратбаш мәктәбе администрациясе Сезне 30 - нчы ноябрь көнне уздырылачак “Мәктәп һәм гаилә” дип аталган район ата – аналар конференциясенә делегат итеп чакыра.Чара район Мәдәният йортында 16 сәг . башланачак. 29.11.2016

-
Укучыларыбыз районда уздырылган барлык төр иҗади бәйгеләрдә актив катнашып килә. Менә әле генә башлангыч сыйныф укучылары өчен уздырылган “Бозда сак бул!” дип исемләнгән бәйгедә безнең укучыбыз җиңү яулаган. Тиздән бүләкләү тантанасы булачак! 29.11.2016

-
Мәктәпнең 1 сыйныф укучылары күптән түгел “ Миләшкәй” балалар бакчасында кунакта булып кайтты. Очрашуны сыйныф җитәкчесе Әхмәтшина Л.С. оештырды. Тиздән бакчаның өлкән төркем балалары үзләре дә башлангыч сыйныфлар атналыгы кысасында безгә кунакка киләчәк. 28.11.2016

-
Бүген иртәнге линейка тулысынча сыйныфларны Мәгариф бүлегенең №1443 һәм №1495 номерлы карарлары нигезендә яңа отрядларга багышлау булды: 8 сыйныф укучылары тантаналы рәвештә бүгеннән “ЮНАРМИЯ” (“Яшь армия”) әгъзалары булдылар. Ә инде чын спорт яратучы 7 сыйныф укучылары һәм алар белән бергә 8 сыйныф барлык уңышлары өчен яңа оешкан “ЮНТУР” (“ Яшь турист”) төркеменә багышландылар. Барлык укучыларга эмблемалар беркетелде. Укучылар оешмасы исеменнән аларны Зөлфия белән Айгөл котлады. 28.11.2016

-
1 чирек йомгакларына багышланган гомум ата-аналар җыелышы оешкан һәм нәтиҗәле булып узды. Ул сыйныфларда башланып китте, һәр фән укытучысы бу сыйныфларда укучыларның ата-аналары белән аралашты. Көн тәртибенә куелган бөтен сораулар да бәйнә – бәйнә аңлатылды, фикер алышулар белән аралаштырылып барылды. Җыелышта әниләр дә, әтиләр дә актив катнашты.Укучыларның иҗади эшләреннән оештырылган күргәзмә бик матур килеп чыкты. Аны оештыруда Әхмәтшина Л.С, Фәхретдиова И.М, Шәрәфетдинова Л.Г, Гарипов Р.Р, Исланова Г.Г. актив катнашты. Укучылардан Эльмираның шәхси күргәзмәсе аеруча күп кызыксыну уятты. Алга уртак бурычлар куелды. 26.11.2016

-
Мәктәптә Әниләр көненә багышланган “Кояш гомере телим мин, әнием, сиңа...” дип исемләнгән тәрбия чарасы узды. Бәйрәмчә бизәлгән залга дәртле музыка асында берсеннән – берсе матур чыгышлар белән 1, 3, 4 ,5 сыйныф укучылары чыкты. Башлангычлар бу юлы түгәрәк җитәкчесе Миләүшә апалары белән аеруча оста әзерләнгәннәр: аларның җырлары да, биюләре дә бик матур чыкты. Ә бишләрнең “Алтын бөртекләре” дип аталган сәхнәләштерелгән тамашалары да әниләргә бик ошады. Кичә нәфис сүз, шигырь юллары белән аралаштырылып алып барылды.Ә инде Эльзаның очып-очып биюе бәйрәмне тагын да дәртләндереп җибәрде. Бүләкләр тапшырылгач, котлаулар тәмамлангач, чара күчтәнәчләрдән сыгылып торган бәйрәм өстәле артына күчте. Әниләр бәйрәме һәркемнең дә күңеленә хуш килде! 26.11.2016

-
Әниләр көне сәхнәсендә безнең беренчеләр! 26.11.2016

-
Чын артист булдылар бәйрәмдә 3 сыйныф укучылары! 26.11.2016

-
Булдырды бүген дүртләр! 26.11.2016






