муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 211 212 213 214 ( 215 ) 216 217 218 219 220 >>
-
Мәктәп күләмендә 21.11.-26.11.16 кадәр математика, физика һәм информатика атналыгы дип игълан ителде . Атналыкның беренче көне 5 сыйныфлар арасында иң тиз һәм төгәл исәпләүче бәйгесе белән башланып китте. Иң оста, тиз исәпләүче Алия булды. “Математика ребус һәм башваткычларда” уенында Әлфис, Салават, Гөлназ, Эльзалар булдылар. 23.11.2016

-
19 нчы ноябрь көнне мәктәптә “Хокукый ярдәм көне” (“День правовой помощи» ) үткәрелде. Тематик линейкада 2-9 сыйныфлар катнашты. Чара балалар Конвенциясе нигезләре белән танышуга багышланды. Линейка 4 сыйныф укучылары чыгышы белән башланып китте, балаларга кагылышлы Канун бүлекләре, укучыларның хокуклары һәм бурычлары яктыртылды. Киләчәктә уңышлы кеше булу өчен нәрсә эшләргә кирәклеге дә искәртелде. 20.11.2016

-
Спорт календаре нигезендә бүген мәктәптә бадминтон буенча мәктәпкүләм ярышлар башланып китте. Чара оешкан төстә 5-9 сыйныфларның җыелма командаларын сәламләүдән башланып китте. Зал тулы җанатарлар, күтәренке кәеф! Уен 5 сыйныф кызларының 6 сыйныф кызлары белән уеныннан башланып китте. Кызганнан - кыза барган уенда катнашучылар берсен – берсе алыштыра барды. Бөтен сыйныфлар да бик тырышып уйнадылар. Сыйныф данын кызлардан Чулпан, Алсу, Эльза, Карина, Эльвира; егетләрдән Данис, Раят, Альберт, Илназ, Ранис, Фаил яклады. Бүген әле уенның яртысы гына тәмамланды, ул алдагы көннәрдә дәвам итәчәк! Җиңүчеләрне шунда барлаячакбыз! 18.11.2016

- Буа шәһәрендә уздырылган “Шәҗәрәләр – нәсел агачы” III Төбәкара фәнни – гамәли конференциясендә мәктәбебез укучысы Зөлфия мактаулы 3 урын алып кайтты. Җиңүе белән котлыйбыз һәм уңышлар телибез (укытучы Шәрәфетдинова Л.Г.) 18.11.2016
-
Укучылар белән дәрестән тыш эшчәнлекне оештыруда сәламәтләндерү эшчәнлеге зур урын алып тора. Иртәнге зарядкадан алып тәнәфестәге уеннар, спорт буенча өстәмә чаралар да бик мөһим . ФГОС таләпләренә туры китереп спорт буенча мәктәптә төрле чаралар оештырыла. Бүген бу максаттан 7 сыйныф укучылары Хәйретдинов Р.Р. җитәкчелегендә “Дельфин» да булып кайттылар. Укучылар йөзү буенча яңа күнекмәләр алдылар, тренажёрларда шөгыльләнделәр. Бу эшчәнлек план нигезендә дәвам итәчәк. 15.11.2016

-
Бүгеннән мәктәптә сәламәтлекне саклау һәм ныгыту айлыгы старт алды. Бу юнәлеш сыйныф җитәкчеләренең, мәктәпнең тәрбия планында зур урын алып тора. Инде һәр укучы гриппка каршы вакцинация үтте , зарядка белән уку көнен башлый, ГТО нормативларын тапшыра. Айлык кысасында бу максаттан яңа эш формалары куллану планлаштырыла. 15.11.2016

-
Муниципальный этап Всероссийской и республиканской олимпиад школьников стартовал сегодня с олимпиады по экологии . До конца этой недели учащиеся школы испытают свои силы по математике, истории, географии, английскому языку письменно и устно. Успехов! 14.11.2016

-
Тәрбия Стандарты нигезендә мәктәптә төркемнәр төрле юнәлештә эш алып бара. 7 сыйныф укучылары икенче ел рәттән “СМС - балалар” проектында катнаша. Бүген СМСлар тәкъдиме белән шушы эшчәнлек кысасында “Песнәкләр көне” («Синичкин день») мәктәпкүләмендә линейкада билгеләнеп үтелде. Чара кунак өстәле артында башланып китте. Җиденчеләр укучыларны иртәнге чәйгә чакырдылар, рәхәтләнеп кошларга ярдәм итәргә кирәклегенә басым ясадылар.”Песнәк көне” акциясенә барлык сыйныфлар да актив кушылды! 12.11.2016

-
Мәктәпнең психологик абонементы нигезендә бүген укучыларны өйрәнү йөзеннән мониторинг уздырылды. ППМ үзәге вәкилләре Лошманова М.Г, Тарасова Е.А. көн дәвамында 1, 5 сыйныфларның адаптация чоры торышы белән таныштылар, 2-4 сыйныф укучыларының эмоциональ халәтләрен тикшерделәр, 6-8 сыйныфларда әйләнә - тирәгә яраклашу дәрәҗәсен ачыкладылар, 9 сыйныф укучыларының һөнәр сайлауга яраклашу мөмкинлекләрен барладылар. Мониторинг һәркем өчен дә уңай халәттә узды. Нәтиҗәләр көтәбез. 10.11.2016

-
“СМС - балалар” проектын тормышка ашыру планы нигезендә Буа шәһәренең 5 мәктәбендә сыйныф җитәкчеләренең район семинары булып узды. Җыелышта 7 сыйныф – “ СМС – балалар” төркеме җитәкчесе Әхмәдуллина Г.Р. катнашты. Семинарда катнашучылар игътибарына ачык сыйныф сәгатьләре, проектта катнашучы укучылар чыгышлары тәкъдим ителде. 10.11.2016






