муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 211 212 213 214 215 216 217 ( 218 ) 219 220 >>
-
"БЕЗОПАСНЫЙ ИНТЕРНЕТ" -Бүген шул исемдәге атналыкка старт бирелде. 24.10.2016

-
Бүген мәктәптә 5 - 9 сыйныф укучылары һәм аларның әтиләре белән “Әти белән бер көн” (Один день с папой”) дип исемләнгән тәрбия чарасы уздырылды. Спорт чарасы мавыктыргыч, күңелле итеп оештырылды. Аеруча актив һәм нәтиҗәле уен күрсәтүче әтиләр булып Бикчәнтәев Рамил Наил улы һәм Туктаров Рәмзил Рифкать улы табылды. Безнең көчле, тапкыр, булдыклы әтиләребез барлык ярышларда да бик теләп һәм тырышып катнаштылар. Ярышлар берсеннән – берсе кызыграк, авыррак итеп уздырылды. Ләкин укучылар әтиләре белән берлектә бөтен авырлыкларны да җиңеп чыктылар. Аеруча кызык булып “Әти –паровоз”, “Иң яхшы шофёр», “Минем әти- парикмахер”, “Кенгөрәләр ярышы” дигән уеннар булды. Ярыш нәтиҗәләре буенча әтиләр бертигез очко җыеп, җиңүче исеменә лаек булдылар.Тантаналы шартларда барлык әтиләргә , ярышта катнашучы барлык укучыларга истәлеккә бүләкләр тапшырылды, күмәк фотога төшү оештырылды. Мәктәптә ике көн дәвамында уздырылган бу спорт чаралары гаиләләр белән элемтәне ныгытты, отышлы тәрбия чарасы дип табылды. 24.10.2016

-
Ярышта җиңүче "Лачын" командасы!" 24.10.2016

-
Менә ул уенда җиңүчеләр! 24.10.2016

-
Мәгариф бүлеге күрсәтмәләре нигезендә мәктәптә “Бер көн әти белән!” (“Один день с папой!”) дигән девиз астында башлангыч сыйныф укучылары белән берлектә “Әти белән мин- спорт гаиләсе” дип исемләнгән чара уздырылды. Спорт бәйрәмендә 1-4 сыйныф укучылары, аларның әтиләре катнашты. Балаларның бәйрәмдә капитаннары булып башлангычта укучы Илсаф, Алмаз, Динарның әтиләре Галиуллин Илдус, Зәйнетдинов Алмаз, Сибгатуллин Илнурлар булды. Спорт ярышы мавыктыргыч , күңелле итеп оештырылды. Әниләр әтиләргә, балаларга көч биреп утырдылар; ә укучылар бәйгедә рәхәтләнеп катнаштылар. ”Мушкетёрлар» (капитан: Зәйнетдинов Алмаз )командасы “Дуслык” (капитан Галиуллин Илдус ) төркеменнән азрак кына узып китеп беренчелекне яулады. Ләкин бәйрәмдә җиңелүче булмады, чөнки йомгаклау өлешендә һәр капитан, һәр укучы истәлекле бүләк алды; күмәкләшеп фотога төшү оештырылды. Һәркемнең йөзендә шатлык нурлары балкыды, кәефләр күтәренке булды. Уку йортының администрациясе Галиуллиннар, Зәйнетдиновлар, Сибгатуллиннар гаиләләренә олы Рәхмәт белдерә, уңышлар тели. Мәктәпнең тәрбия эшчәнлегендә бу спорт бәйрәме лаеклы урын алды. 24 нче октябрь көнне шундый ук чара 5-9 сыйныф укучылары, аларның әтиләре белән оештырылачак! 22.10.2016

-
Менә ул легендар әтиләребез! Бәйге түрендә – “Дуслык” командасы! 22.10.2016

-
Ярышта катнашучы икенче команда – “Мушкетёрлар!» 22.10.2016

-
“Без – гриппка каршы!” – шундый девиз астында мәктәптә укучыларга гриппол вакцинасы ясалды. Алдан һәр укучының ата-анасы белән аңлату эшләре алып барылды. Соңыннан алар үзләре дә бу процедурага бик рәхәтләнеп кушылды. 21.10.2016

-
Укучылар Спартакиадасы кысасында районда уздырылган мини- футбол буенча ярышларда мәктәпнең җыелма командасы катнашты. Җитәкчеләре Хәйретдинов Р.Р. сүзләре буенча, спортсмен егетләребез нәтиҗәле уен күрсәткән, уку йорты данын тырышып яклаганнар. 18.10.2016

-
Октябрь ае эш планы нигезендә бүген мәктәптә янгын куркынычсызлыгы буенча укучылар белән эвакуация үткәрелде. Чараның максаты : гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, укучыларда нык күнекмәләр булдыру. Барлык сыйныфлар да тиешле вакытка сыешты. Ахырдан хаталар тикшерелде, төзәтү юллары ачыкланды. 17.10.2016






