муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 211 212 213 214 215 216 217 218 219 ( 220 ) >>
-
Бүген башлангыч сыйныф укучылары Буа драма театры спектакленә мәдәни сәяхәт кылдылар . Балалар игътибарына « Бүре - янгын сүндерүче » дип исемләнгән тамаша күрсәтелде. Укучылар арасында янгын куркынычсызлыгын искәртү йөзеннән бу чара мөһим урын алды. Мәктәп администрациясе башлангыч сыйныф укытучыларына чараны нәтиҗәле оештырулары уңаеннан рәхмәт белдерә. 11.10.2016

-
Укучылар район , республика бәйгеләрендә актив катнашуларын дәвам итәләр. Шушы көннәрдә районда уздырылган “Намуслы булырга кирәк!” һәм “Минем яраткан укытучым” дип исемләнгән рәсем бәйгеләрендә актив катнаштылар. Бергәләп нәтиҗәләр көтәбез. 11.10.2016

-
Тиздән 1 чирек ахырына якынлашачак. Һәр сыйныфта бу форсаттан төрле фәннәрдән язма эшләр уздырыла, өстәмә белем түгәрәкләре белемнәрне ныгытырга булыша. Дәресләрдән соң укучылар чирекне йомгаклау чарасы – Уңыш бәйрәменә әзерләнәләр.Бу юлы бәйрәмне 9 сыйныф оештырачак. Сыйныфларга бирем итеп махсус чыгышлар әзерләргә киңәш ителде. 11.10.2016

-
Бүгенге көн укучылар өчен мәдәни чараларга бай булды. Мәдәният йортында балалар өчен цирк артистлары матур чыгыш бүләк иттеләр. Тамаша укучылар күңеленә хуш килде. 11.10.2016

-
Мәктәбебез укытучылары даими рәвештә төрле дәрәҗәдәге республика , район бәйгеләрендә , ярышларда актив катнашып киләләр. Бу юлы Укытучылар көненә багышланган тантаналы чарада коллегаларыбыз Гыйзәтуллина Г.Р . “ Үткән тарих битләре буенча ” дип аталган район бәйгесендә җиңүе уңаеннан бүләкләнде , ә Исланова Г.Г. администрациянең Мактау хатына лаек булды. Чын күңелдән аларны котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез. 10.10.2016

-
Казан шәһәре өчен тавыш бирүдә мәктәп коллективы төрле эш формалары куллана . Шуларның берсе : авылыбызның өлкән кешеләре өчен махсус чыгыш – агитбригада чыгышы . Мәдәният йортында тавыш бирергә теләк белдергән авылдашлар белән очрашу оештыру аеруча отышлы булды. 07.10.2016

-
5 нче октябрь көнне авыл территориясендә Бөтенрусиякүләм ГО өйрәнүләре булып узды. Барлык авыл башлыклары, күрше район вәкилләре өчен башкаладан күченеп кайткан кешеләрне куркыныч янамаган урында - Түбән Наратбаш авылында тиз, дөрес итеп урнаштыру бурычы куелган иде. Эшчәнлекне тулысынча төгәл, хаталарсыз башкаруда мәктәп коллективы зур өлеш кертте. 07.10.2016

-
Көннәрнең аяз, кояшлы булуы бүген мәктәпкүләм көзге кросс оештырырга мөмкинлек бирде. Иң беренчеләрдән булып стартка башлангыч сыйныф укучылары басты. Алардан эстафетаны шулай ук оешкан төстә 5-9 сыйныфлар алды. Чара тантаналы өлештән башланып китеп стартка бәйләнде. Төп судья Хәйретдинов Р.Р, сыйныф җитәкчеләре укучыларны дөрес итеп старка бастырдылар , куркынычсызлык кагыйдәләрен кат- кат искәрттеләр. Спортсмен кыз һәм егетләр матур нәтиҗәләргә ирештеләр. Иң яхшы нәтиҗәләр кабат –кабат тикшереләләр, урыннар ачыклана. Мәктәп линейкасында бүләкләү тантанасы булачак. 07.10.2016

-
Без башкалабыз Казан өчен төрле формаларда тавыш бирәбез! 07.10.2016

-
Мәктәп яны тәҗрибә участогында мул уңыш җыю дәвам итә. Бүген зур итеп үскән кишерләрне, кызыл чөгендерне җыю төгәлләнде. Укучылар технология дәресләрендә бу эшне бик тиз арада башкардылар. Уңыштан бушап калган түтәлләрне чистартып, чүп –чарларны түгеп тә калдырырыга өлгерделәр. 07.10.2016






