муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << ( 211 ) 212 213 214 215 216 217 218 219 220 >>
-
Декабрь ае тәрбияви вакыйгаларга бик бай башланып китте. Беренче ункөнлектә ярдәмгә мохтаҗ булган кешеләргә игътибарлырак булу бурычы куелды. Мондый эшчәнлек мәктәптә ел саен оештырыла. Быел да бу юнәлештә иң нәтиҗәле булып саналган ярминкә үткәрелде. Иртән сату рәтләре әзерләнде, сыйныфлар сатылачак әйберләрне барладылар. Бер дәрестән соң оешкан төстә, матур шигырь юллары астында сату башланып китте. Беркем дә читттә калмады. Сату рәтләре сыйлардан сыгылып торды. Гөжләп сату – алу барды. Ярминкәнең максаты җыелган акчадан ярдәмгә мохтаҗ булган балаларга, өлкәннәргә өлеш чыгару; укучыларга бүләкләр, призлар алырга тоту. Һәр сыйныф бу чарада бик актив һәм нәтиҗәле катнашты. Хәзерге вакытта һәр сыйныфның өлеше барлана, мәктәп линейкасында бу эшчәнлеккә йомгак ясалачак. Мәктәп администрациясе мондый тәрбияви чараны оештыруда ярдәм күрсәткән һәр гаиләгә, әти-әнигә, укучыга үзенең Рәхмәтен белдерә. 09.12.2016

-
1, 4 сыйныфлар бүген ярминкәдә бик тырышып саттылар! 09.12.2016

-
2, 3 сыйныфлар да бик матур итеп сату - алу иттеләр. 09.12.2016

-
5 нче сыйныф аеруча оста сату итте ! 09.12.2016

-
Ә менә бу безнең "алтынчылар" ! 09.12.2016

-
Гөрли сәүдә 7 сыйныфларда! 09.12.2016

-
8 сыйныфлар алучылар чакыра! 09.12.2016

-
Иң "өлкән" сатучылар - 9 сыйныфлар! 09.12.2016

-
9 декабрь - Россия геройлары көне. Бу көнне батырларны искә алалар, исәннәрне барлыйлар. Кызганыч, безнең авылда Россия Геройлары юк. Ләкин бердәнбер исән сугыш ветераны Сибгатуллин Рәшит абый яши. Менә шуңа күрә бу көнне мәктәпнең “Яшь армия” отряды әгъзалары салкын җилгә, себергән буранга да карамыйча , ветеран яшәгән Бикмураз авылына юнәлделәр. 93 яшьлек батырыбыз укучыларны елмаеп каршы алды, аларның кызыл кәнәфер чәчкәләрен йөрәгенә кысты, үзенең тормыш юлы хатирәләре белән уртаклашты, балаларга тыныч тормыш теләде. Әйе, тормышта мондый батырлар әле безгә үрнәк! Чараны оештыруда отряд кураторы Сираҗиев Р.Б. ярдәм күрсәтте. 09.12.2016

-
Мәктәпнең укыту - тәрбия планы нигезендә бүген башлангычлар атналыгы башланды. Атналык планы нигезендә дүшәмбе - “Төсләр патшалыгына сәяхәт” дип аталган дәрестән тыш чара уздырылды. Чарада 1-4 сыйныф укучылары биш командага бүленеп катнашты, барлык төр ярышларда да алар бик актив катнаштылар. Һәрберсе дә үзен кызыксындырган сорауларга җавап алды, рәхәтләнеп чарада катнашты. Чарада Хәйретдинова Самирә төркеме җиңеп чыкты. Актив укучыларга бүләкләр әзерләнде. (Чараны Гыйзәтуллина Г.Р. әзерләде) 05.12.2016






