МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422030, РТ, Арский район, c. Старый Ашит, ул. Школьная, д. 7\ |
| Телефон: | +7(843)-669-24-24 |
| E-Mail: | Ssa.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Староашитская ООШ" |
| Руководитель: | Мустафина Альбина Виниаминовна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 34\Бездә укыйлар |
| У нас учат: | 13\Бездә укыталар |
МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 177 178 179 ( 180 ) >>
-
Сәламәт тәндә - сәламәт акыл! 15.01.2015

Мәктәбебез укучылары дәрестән соңгы вакытларын файдалы һәм күңелле итеп уздыралар. Кышның матур мизгелләрен кулдан ычкындырмыйча, хоккей уйнап. чана - чаңгы шуып калырга тырышалар. 15 январь көнне 6, 7 класс укучылары арасында үткән хоккей ярышын барыбыз да кызыксынып карадык, көч биреп тордык.
-
Ата - аналар җыелышы. 14.01.2015

14 нче январь көнне мәктәптә ата-аналар җыелышы булды. "Балаларыбызны афәтләрдән саклыйк! " темасына доклад белән Ахметгалиева Ә.Х. чыгыш ясады. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Галиева Г.Р. I яртыеллыкның тәрбия эшенә анализ ясады. Укыту эшләре буенча директор урынбасары Гарипова Н.И. I нче яртыеллык нәтиҗәләре, ОГЭ га әзерлек турында сөйләде. Ахырдан ата-аналарны кызыксындырган сорауларга директор Мустафина А.В. җавап бирде. Җыелышның икенче өлеше классларда дәвам итте.
-
Белемнәрне ныгытабыз 14.01.2015

Каникулдан килгәч, Печмәнтау башлангыч мәктәбе укучылары үзләренең Әлифбадан өйрәнгән хәрефләрен искә төшереп, яңа сүзләр ясап, белемнәрен ныгыталар.
-
Педагогик киңәшмә. 12.01.2015

Бүген мәктәптә педагогик киңәшмә булды. Киңәшмәдә I яртыеллыкның укыту - тәрбия эшенә анализ ясалды, ОГЭ га әзерлек мәсьәләсе каралды. "Укыту һәм тәрбия эшендә компетентлык, хезмәттәшлекнең роле" дигән темага эшлекле сөйләшү үткәрелде.
-
Хоккей ярышы. 12.01.2015

Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, спортны популярлаштыру, укучыларны һәм авыл яшьләрен физкультура һәм спортка тарту максатыннан мәктәп катогында һәм спорт залында ярышлар һәрдаим үткәрелеп тора. Мәктәпне тәмамлап, төрле уку йортларында белем алучы яшьләр белән укучылар арасында узган хоккей ярышы аеруча дулкынландыргыч рәвештә үтте.
-
ОГЭга әзерлек. 10.01.2015

Каникулда ОГЭ га әзерлек эше тукталмады, 9 нчы класс укучылары өчен консультацияләр даими үтте. 10 январь көнне математика укытучысы Гарипова Ф.Ф. математикадан консультация үткәрде. Укучылар белән берлектә экзамен эшләрен эшләп, җентекле анализ ясап барылды. Бу көнне укучылар өчен бик күп файдалы мәгълүмат бирелде
-
"Дулкыннар" конкурсына әзерлек 09.01.2015

Республика күләмендә үткәрелә торган "Дулкыннар" конкурсында катнашу максатыннан рәсем конкурсы үткәрдек. 9 нчы класс укучысы Ахмадуллина Рузиләнең эше иң яхшысы дип табылды һәм республика конкурсына җибәрелде.
-
Баскетбол уеннары. 08.01.2015

Бүген спортзалда 7, 8 ,9 класс укучылары арасында баскетбол ярышлары үтте. 8 класс командасы беренче урынны алды. Ярышлар һәркемдә күтәренке кәеф тудырды. Башлангыч класс укучылары зурларга көч биреп тордылар.
-
Чаңгы ярышы. 06.01.2015

7 нче январь көнне Арчада үтәчәк чаңгы ярышына әзерләнәбез.
-
Саф һава - тәнгә дәва! 03.01.2015

Бүген башлангыч класс укучылары саф һавада чаңгы шудылар, сәламәтлекләрен ныгыттылар.
Сагынып көткән кыш җитте,
Җиргә йомшак кар төште.
Җыйнаулашып балалар,
Киеп яңа чаңгылар,
Текә тауга баралар.
Тауда шуып туйгач та,
Тәгәрәшеп, көлешеп,
Берсен-берсе этешеп,
Карда аунап алалар..






