МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422030, РТ, Арский район, c. Старый Ашит, ул. Школьная, д. 7\ |
| Телефон: | +7(843)-669-24-24 |
| E-Mail: | Ssa.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Староашитская ООШ" |
| Руководитель: | Мустафина Альбина Виниаминовна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 34\Бездә укыйлар |
| У нас учат: | 13\Бездә укыталар |
МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 177 ( 178 ) 179 180 >>
-
5 көн Минем өй - минем крепость
05.06.2015
Һәр яңа көн үзенчә матур, үзенчә яңалык белән килә. Өйне ничек куркынычсыз итеп төзергә? Балаларны менә шул сорау белән башланып киткән әңгәмә кызыклы дөньяга алып кереп китте. Мәһабәт матур крепость та калкып чыкты. Төшке аштан соң "Вакытлыча ышыклану урыннарының төрләре һәм төзелеше" дигән темага инструктаж үткәрелде һәм рәсемнәр ясалды.
-
4 көн - Экологик светофор 04.06.2015

Экология турында әңгәмә, аннан соң "Экологик светофор" дигән темага викторина булды. Балалар ике командага бүленеп көч сынаштылар. Уен "Барс" командасының җиңүе белән тәмамланды. "Күбәләк" командасы да уенда артык сынатмады. Экологик темага рәсем ясау, кояшта кызыну турында инструктаж алу да балалар өчен файдалы булды.
-
3 көн - Лагерны ачу тантанасы
03.06.2015
Лагерны ачу тантанасы булды. Балалар җыр-биюгә, шигыр сөйләүгә осталыкларын күрсәттеләр. Һәркем төрле яктан ачылды.
-
2 көн - "Китап көне" 02.06.2015

Китапханәгә барып кайтканнан соң балалар "Китапка ярдәм ит" акциясендә катнаштылар. Әкиятләр буенча үткәрелгән викторина һәм рәсем конкурсы нәтиҗәләре белән таныштык. 1 звенодан 1 урын - Махмутова Зәринә, 2 урын - Әхмштова Гөлүсә, 3 урын - Файзрахманова Гүзәл һәм Төхфәтуллина Зәринә. 2 звенодан 1 урын - Гимадиева Рәзинә, 2 урын - Әхмәтов Фәнзил, 3 урын - Загфарова Камилә һәм Гыйззәтуллина Зәлинә. Котлыйбыз!!!
-
Лагерь - 1көн "Исәнме, кояш! Исәнме, җәй!" 01.06.2015

1 июнь - Балаларны яклау көне. Мәктәптә җәйге ял лагере башланып китте. Балаларны каршылау, отрядлар һәм звенолар оештыру бүгенге көнне тагын да җанландырып җибәрде. "Үзең турында сөйлә" уенында балалар бер-берсе белән якыннанрак таныштылар.
-
Балалар Сабантуе 29.05.2015

Ел саен уку елы ахырында үткәрелә торган Сабантуй бәйрәмен балалар түземсезлек белән көтеп алдылар. Бәйрәм мәйданга бүләк җыю күренеше белән башланып китте. Аннан соң барыбыз да табигатьтә ял иттек, төрле кызыклы уеннар уйнадык, тәмле ботка белән сыйландык. Сабантуй бик күңелле үтте.
-
“SаMоSтоятельные дети” балалар һәм яшүсмерләр хәрәкәте 26.05.2015

25 нче май көнне Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбендә SMS дети хәрәкәтенең “БАРС” отряды членнары “Россия без табака” акциясе үткәрделәр. Алар авылның кеше күп йөри торган урынында аңлату эшләре алып бардылар , агачка чиста һава һәм ирек символы булган зәңгәр ленталар бәйләделәр.
-
Варислар сафына кабул итү 24.05.2015

Һәр елны яз көне без 5 нче класс укучыларын “Татарстан варислары“ сафына кабул итәбез. Ләкин бу сафка басканчы укучыларыбыз күп сынаулар аша үтәләр. Тырышып укыйлар, класс, мәктәп тормышында актив булалар, тәртипле булырга, уеннар барышында активлык күрсәтергә тырышалар. Сынауны үткәннән соң, без укучыларыбызны балалар оешмасына кабул итәбез. Шушы көннән башлап, укучыларыбыз өчен тагын да кызыклырак, күңеллерәк, мавыктыргыч көннәр башлана.
-
Соңгы кыңгырау яңгырады 24.05.2015

23 май чыгарылыш сыйныф укучылары өчен истәлекле көн булып калачак. Бүген алар мәктәп, укытучылары белән саубуллашты. Бәйрәмдә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен олы тормышка хәер-фатиха, теләкләр яңгырады. Ни генә булмасын, мәктәп еллары белән саубуллашу бик күңелсез. Чыгарылыш сыйныфлар өчен соңгы тапкыр дәрестә утыру, соңгы кыңгырау яңгыравын ишетү, соңгы тапкыр мәктәп диварларында вальс әйләнү-бер үк вакытта моңсу да, шатлыклы да булды.Алда имтиханнар. Уңышлар телик аларга!
-
Котлыйбыз! 21.05.2015

2000-2003 нче елгы егетләр арасында район беренчелегенә үткәрелгән мини футбол ярышында 2 урын алган мәктәбебез командасын җиңүләре белән котлыйбыз. Молодцы, егетләр!






