МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422030, РТ, Арский район, c. Старый Ашит, ул. Школьная, д. 7\ |
| Телефон: | +7(843)-669-24-24 |
| E-Mail: | Ssa.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Староашитская ООШ" |
| Руководитель: | Мустафина Альбина Виниаминовна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 36\Бездә укыйлар |
| У нас учат: | 12\Бездә укыталар |
МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 181 ) 182 183 184 185 186 187 188 189 190 >>
-
19 көн - Экология көне 19.06.2015

Король Мусор белән көрәшү өчен балаларга күп тырышырга, каршылыклар аша үтәргә туры килде. Экологиянең нәрсә икәнлеген белгәнгә күрә, алар барысын да җиңеп чыктылар. Чисталык ул беренче чиратта - кеше сәламәтлеге икәненә дә төшенделәр. Балалар экологик эмблемада үзләренең табигатькә һәм әйләнә-тирәгә карашларын белдерделәр.
-
18 көн 18.06.2015

Лагерь эше дәвам итә. Ашханәдә пешекче апалар тәмле-тәмле ризыклар пешерә.
-
17 көн - Янгын куркынычсызлыгы көне 17.06.2015

Янгын куркынычсызлыгына багышланган бүгенге көн төрле кызыклы һәм мавыктыргыч чаралар белән үрелеп барды. КВН барышында балаларның активлыгы бигрәк тә артты. Һәркем үз командасы өчен көчен кертергә тырышты.
-
16 көн - "Яшел ут көне" 16.06.2015

Юл кагыйдәләре турында "Шаян юл билгеләре" дигән уен - викторина, рәсемнәр конкурсы балаларның ялын күңелле үткәрергә ярдәм итте.
-
15 көн - Уеннар 15.06.2015

Уеннар балаларның сәламәтлеге өчен кирәк. Хәрәкәтле уеннар, өстәл уеннары, логик фикерләүгә багышланган уеннар чиратлашып барды.
-
14 көн - "Канатлы дуслар" 14.06.2015

"Канатлы дуслар" дигән КВН, "Кошлар ни турында сөйлиләр" дигән тынлык минуты, оригамидан кошлар ясау кебек чаралар балаларның көнен күңелле үткәрергә ярдәм итте.
-
13 көн - "Халык календаре бите" 13.06.2015

Балалар халык уеннарын бик теләп уйнадылар. Аулак өй тапшыруннан күп уеннар белгәнлекләре ачылланды.
-
12 көн - "Россия көне" 12.06.2015

Көн дәвамында барган әңгәмә, викторина, иҗади уеннар һәм рәсем конкурсы барысы да бүгенге бәйрәм - Россия көненә багышланды.
-
11 көн - "Үсемлекләр дөньясы" 11.06.2015

Үсемлекләр дөньясының серле һәм төрле икәнлеге турында балалар Кызыл китаптан күп мәгълүмат алдылар. Ашарга яраклы һәм агулы үсемлекләр, җиләкләр һәм гөмбәләр турында белемнәрен ныгыттылар, яңа белемнәр тупладылар.
-
10 көн - Безнең якның табигате 10.06.2015

Сәламәтлек һәм ял лагере көннәрендә эш дәвам итә. "Мин табигатьне беләмме" дигән викторинада балаларның күп кенә белемнәре ныгытылды. Табигый материаллардан әзерләнгән кул эшләре барышында балаларның никадәр фантазиягә бай икәнлеге ачыкланды.






