МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422030, РТ, Арский район, c. Старый Ашит, ул. Школьная, д. 7\ |
| Телефон: | +7(843)-669-24-24 |
| E-Mail: | Ssa.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Староашитская ООШ" |
| Руководитель: | Мустафина Альбина Виниаминовна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 34\Бездә укыйлар |
| У нас учат: | 13\Бездә укыталар |
МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 ( 177 ) 178 179 180 >>
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына 24.02.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынайган саен аңа әзерлек ныграк арта. Печмәнтау башлангыч мәктәбе укучылары да тыл ватаннарын каршыларга әзерләнә. Истәлекләр белән танышалар, шигырьләр, җырлар өйрәнәләр.
-
Рәхмәт сиңа, Туган телем! 23.02.2015

Халыкара туган тел көне уңаеннан мәктәптә "Рәхмәт сиңа, Туган телем" дип аталган әдәби - музыкаль кичә үтте.Туган тел һәрбер кеше өчен бик якын. Без беренче сүзләрне туган телдә әйткәнбез, хәзерге вакытта да үз телебездә сөйләшәбез, аралашабыз. Тел ул - аралашу коралы, тәрбия чарасы. Без бер көн дә сөйләшмичә тора алмыйбыз. Кешенең бөтен тормышы тел белән бәйле. Тел буыннан-буынга күчеп килә, хәзерге яшьләр дә аны үзләренең балаларына өйрәтергә, аның безнең өчен ничек кадерле икәнен аңлатырга тиешләр.
Туган телебез – татар теле. Безнең өчен үз телебез бик тә кадерле. Туган телебезне саклыйк, яратыйк!
-
Победа в сердце каждого живет... 20.02.2015

В рамках "Недели русского и английского языков" проводился литературно - музыкальный вечер, посвященный 70-летию Великой Победы "Победа в сердце каждого живет..." Много песен и стихов прозвучало в исполнении учащихся 5-9 классов на русском и английском языках. С большим интересом слушали дети историю создания легендарных песен: "Священная война", "День Победы", "Катюша", "Три танкиста". Удачно выбранная атмосфера и музыкальное сопровождение подарили всем праздничное настроение.
-
Ягез әле, егетләр! 20.02.2015

Бүген хәрби-патриотик тәрбия айлыгы кысаларында "Ягез әле, егетләр!" ярышы узды. Ярыш бик киеренке булды. Егетләрне төрле яктан сынадык. Алар барысы да әлеге чарага җитди хәзерләнделәр һәм үзләренең ни дәрәҗәдә көчле һәм җитез булуларын күрсәттеләр.Биремнәрне үтәгәндә катнашучыларга яхшы физик әзерлек кенә түгел, белем дә таләп ителде. Ярыш барышында командалар бер-берсе алдында сынатмаска тырыштылар!
-
Встреча с сотрудниками МЧС 19.02.2015

Сегодня в нашей школе были сотрудники МЧС Арского муниципального района по пожарному надзору главный государственный инспектор Сафин Рустам Роальдович, инспектор Махмутов Ильшат Ришатович, начальник Новокинерского отделения Ахметов Ханиф Халилович. Они приехали с целью ознакомить учащихся с правилами пожарной безопасности. В форме викторины проверяли знания и в конце проводили спортивные игры на ловкость учащихся.
-
Инглиз телендә җырлыйбыз, сөйлибез 19.02.2015

Инглиз теле укытучысы Саляхова Л.А. "Говорим и поем по английски" дип аталган кичә үткәрде. Укучылар үзләренең сәләтләрен инглиз телендә күрсәттеләр. Инглизчә җырлап,шигырьләр сөйләп тамашачыларны сокландырдылар. Шигырьләр батырлык, җир йөзендәге тынычлык тематикасын үз эченә алган иде.
-
Исемең калсын үзең үлсәң дә, тарихларда укып ятларлык! 16.02.2015

Бүген, 16 нчы февраль көнне, халкыбызның танылган шагыйре Муса Җәлилгә багышланган кичә татар, инглиз, рус телләрендә үтте. Аны әзерләүчеләр- татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гайнуллина Рәфия Әдһәмовна, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гарипова Ләйлә Борхановна һәм инглиз теле укытучысы Саляхова Лилия Әхмәтгалиевна . Укучылар шагыйрьнең балачагын, тормышын чагылдырган презентация карадылар, өч телдә шигырьләрен сөйләделәр. Залда шагыйрьнең әсәрләре буенча китап күргәзмәсе ясалган иде.
-
Инглиз һәм рус теле атналыгы 15.02.2015

Мәктәптә инглиз һәм рус теле атналыгы башланды. Атналыкның беренче көнендәге "Мәхәббәт дуслыктан башлана" дип аталган кичәне инглиз теле укытучысы Саляхова Лилия Әхмәтгалиевна үткәрде. Әлеге бәйрәм чарасын югары класс укучылары түземсезлек белән көтеп алдылар. Бу көн иртәдән һәркем дусларына тәбрикләү сүзләрен инглизчә җиткерде, ә кичә барышында укучылар үзләре белән оригиналь итеп таныштырдылар, осталыкларын, сәләтләрен күрсәттеләр.
-
Җәлил кечкенә дусларына 13.02.2015

Муса Җәлилнең туган көнен искә алып үткәрелгән "Җәлил кечкенә дусларына" дигән әңгәмә үткәрелде. Укучылар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, шигырьләрен укыдылар. Сабыем.ру сайтында С.Маршактан тәрҗемә ителгән М.Җәлилнең "Читлектәге хайван балалары" исемле шигыре балаларга бигрәк тә ошады.
-
Ата-аналар ачык дәрестә 13.02.2015

Печмәнтау башлангыч мәктәбендә ата-аналар өчен математикадан ачык дәрес булды. Дәрес барышынды туган сорауларга җавап биреп укытучы Миләүшә Шәйхетдиннова чыгыш ясады. Беренче класс укучысының укырга өйрәнүендә әти-әнинең дә өлеше бик зур икәнлеген әйтте. Әти-әниләр балаларның белемнәреннән канәгать калдылар.






