МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422030, РТ, Арский район, c. Старый Ашит, ул. Школьная, д. 7\ |
| Телефон: | +7(843)-669-24-24 |
| E-Mail: | Ssa.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Староашитская ООШ" |
| Руководитель: | Мустафина Альбина Виниаминовна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 34\Бездә укыйлар |
| У нас учат: | 13\Бездә укыталар |
МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 177 178 ( 179 ) 180 >>
-
Котлыйбыз 16.05.2015

Центр образовательных инициатив Всероссийский конкурс детского рисунка "ГАЛЕРЕЯ ВЕЛИКОЙ ПОБЕДЫ", посвященный семидесятилетнему юбилею Великой Победы
Печмәнтау башлангыч мәктәбе укучысы Мөхәмәтҗанова Айзилә 6-8 яшьлекләр номинациясендә әлеге конкурста катнашып сертификат алды. Аны котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!
-
Гаилә көне 15.05.2015

15 май - Гаилә көне. Гаилә - татулыгы белән көчле, ди халкыбыз.Печмәнтау башлангыч мәктәбендә үткән әңгәмә дә нәкъ менә шул темага булды. Укучылар әңгәмә барышында "Гаилә һәм мәктәп" журналы белән танышып, аның остаханә сәхифәләрен кызыксынып карадылар. Гаилә белән мәктәптә үткәрелгән кичә һәм бәйрәмнәр турында искә төшерделәр.Әңгәмә ахырында укучыларга үз гаиләләрен чагылдырган рәсем ясарга эш бирелде.
-
Чәчәкләрне карыйбыз 14.05.2015

Иртә язда чәчәк ата торган бакча гөлләре дә тәрбия сорый. Печмәнтау башлангыч мәктәбе укучылары гөлләрнең төпләрен йомшарталар, чүп үләннәрен казып алалар. Мәктәп бакчасы матурланып кала.
-
Волейбол ярышы 11.05.2015

Арча муниципаль районының төп гомуми белем мәктәпләре арасында үткәрелгән волейбол ярышында 3 урын алган кызлар командасын( тренер Саляхов Г.Г.) чын күңелдән җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Волейбол ярышы 11.05.2015

Арча муниципаль районының төп гомуми белем мәктәпләре арасында үткәрелгән волейбол ярышында 2 урын алган егетләр командасын ( тренер Саляхов Г.Г.) чын күңелдән җиңүләре белән котлыйбыз. Молодцы, укучылар!
-
Язлар Җиңү алып килде! 08.05.2015

Җиңү көне -Халык тантанасы,
Яз төренгән янар комачка.
Җир чәчәкләр тезгән күкрәгенә,
Йөз балкытып карый кояшка. Олы ихтирамыбызга лаек ветераннарыбыз – яу кырларында дошманга каршы сугышкан, тылда көнне төнгә ялгап эшләгән, үсмер килеш тормыш арбасына җигелүгә мәҗбүр булган өлкән буын вәкилләре! Кадерле әби-бабаларыбыз! Быел без 70 нче тапкыр Җиңү бәйрәмен тантаналы төстә билгеләп үтәбез. Йөрәкләребездә сезгә карата рәхмәт һәм хөрмәт хисләре кабат яңара, без сезнең тиңдәшсез батырлыгыгыз, фидакарь хезмәтегез белән чын күңелдән горурланабыз. Бәйрәм көннәрендә без сугышлардан әйләнеп кайта алмаган бабаларыбызны, туганнарыбызны искә төшереп, алар өчен дога кылабыз.
Ничәмә-ничә еллар узса да, күп буыннар берсен-берсе алыштырса да, Совет иленең азат халкы батырлыгы беркайчан онытылмас, якты йолдыз булып, яшь буыннарга дөрес юл күрсәтер, Ватанны сөяргә, туган илең хакына көрәшергә өйрәтер. Рәхмәт сезгә, хөрмәтле ветераннарыбыз! Гомерегез озын, сәламәтлегегез нык, көннәрегез тыныч булсын иде!
-
Түзем һәм сабыр булган өчен, алдыгызда баш иябез! 08.05.2015

Юлларның авырын үткәнсез,
Теш кысып елларны сүткәнсез.
Тормышка матурлык сипкәнсез
Һәм безне бәхетле иткәнсез.
8 май көнне Иске Ашыт мәдәният йортында тыл ветераннарын , сугыш чоры балаларын хөрмәтләү кичәсе үтте. Өлкәннәр мәктәп укучылары һәм укытучылары көче белән әзерләнгән концертны бик яратып карадылар, истәлекләре белән уртаклаштылар, яшь буынга теләкләрен җиткерделәр.
-
Батырлар исеме үлемсез 07.05.2015

Печмәнтау авылында 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында үлеп калган, хәбәрсез югалган каһарманнарның исемен мәңгеләштерү максатыннан обелиск ачылды. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына авыл халкы өчен бу зур бүләк булды. Тантанада тыл ветераннары, авылдашлар, кунаклар, укучылар катнашты. Өлкәннәр авыр сугыш еллары, сугыштан соңгы чорлар турында истәлекләре белән уртаклаштылар. Бәйрәм концерты тантанага ямь өстәде.
-
Мәңге хәтердә һәлак булганнар. 07.05.2015

Иске Кенәр авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган батырлар исеменә мемориал такта ачу тантанасы булды.
Батырлыгын совет солдатының
Рәхмәт белән искә алабыз.
Җиңүләрдән аның хөрмәтенә
Мәңге яшәр һәйкәл салабыз.
-
Безопасное колесо - 2015 06.05.2015

4 мая на базе МБОУ "Арская гимназия №5" в рамках юных инспекторов движения состоялся районный конкурс "Безопасное колесо - 2015". Отряды ЮИД соревновались в знаниях ПДД, страхования, умениях оказывать доврачебную медицинскую помощь, фигурного вождения велосипеда и в сценическом мастерстве. Ученики нашей школы - Махмутова Зарина, Гимадиева Разина, Хасанов Ильмир, Ахметов Фанзил активно участвовали в этих соревнованиях. Молодцы!






