МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422030, РТ, Арский район, c. Старый Ашит, ул. Школьная, д. 7\ |
| Телефон: | +7(843)-669-24-24 |
| E-Mail: | Ssa.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Староашитская ООШ" |
| Руководитель: | Мустафина Альбина Виниаминовна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 34\Бездә укыйлар |
| У нас учат: | 13\Бездә укыталар |
-
Кулдан эшләнгән уенчыклар конкурсы 23.12.2025

Җир йөзенә Яңа еллар килә
Акка төреп сихри дөньяны.
Үткәннәре калсын үткәннәрдә,
Өмет белән каршылыйк яңаны.
Кулдан ясалган эшләнмәләр бүлмәгә ямь өсти.
-
Яңа елга әзерлек. 23.12.2025

Тиздән иң могҗизави һәм тылсымлы бәйрәмнәрнең берсе – Яңа ел җитә. Инде хәзердән үк урамнар бизәлгән, бәйрәм алды мәшәкатьләре сизелә, шәһәр-авыллар ниндидер тылсым белән тула. Якыннарың өчен бәйрәм рухы булдырасы килә, чөнки аларның бәхетле күзләре һәм елмаюлары бик мөһим. Моның өчен нинди дә булса шөгыльне бергә башкару, вакытны бергә уздыру да җитә.
Яңа елга әзерлек нинди булырга тиеш соң? Иң мөһиме- Яңа ел чыршысы бизәү. Яңа елда чыршы бизәү тарихы ерак 1513 елда ук башланган. Урамда барганда йолдызлар тулы күк йөзен күреп, чыршы очларындагы якты утларга сокланып караганнар. Шулай итеп, чыршыны балкып торсын өчен шәмнәр белән бизәү һәм баш очына йолдыз кую традициясе барлыкка килгән.
Безнең мәктәптә әзерлек тулы көчкә бара: класс булмәләрен бизәү, тәрәзәләргә сурәтләр төшерү, кар бөртекләре кисү, яңа елга открыткалар ясау эшләре белән укучылар бик теләп шөгыльләнәләр.
-
Татар теленнән олимпиада нәтиҗәләре 22.12.2025

Мәктәп укучылары олимпиадасы – укучыларны теге яки бу предметны өйрәнүгә кызыксыну тудыру, укучылар һәм укытучыларның белем дәрәҗәсе өчен җаваплылык хисен арттыру, бер-берең белән ярышу мохитен тудыру, гадел көндәшлек булдыру, укучыларның интеллектуаль мөмкинлекләрен тормышка ашыру, өстәмә белем бирүнең барлык эш төрләре буенча нәтиҗә ясау максатыннан оештырыла торган чара. Татар теленнән мәктәп, муниципаль һәм республика күләм олимпиада 4-11 сыйныфлар арасында уздырыла.Татар теленнән мәктәп, муниципаль һәм республика күләм олимпиада 4-11 сыйныфлар арасында уздырыла. Муниципаль этапта укучыларыбыз зур җиңүләр белән кайттылар: 5 нче класс укучысы Вәлиев Г.Н- җиңүче, 4 нче класс укучысы- Вафина Ә.-призер,6 класс укучысы Мингазова Э.А- призер, 7 класс укучысы Вәлиева Г.Л.-җиңүче булдылар. Афәрин!!! Укытучылары Галиева Г.Р. һәмГайнуллина Л.Ф.










