МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422030, РТ, Арский район, c. Старый Ашит, ул. Школьная, д. 7\ |
| Телефон: | +7(843)-669-24-24 |
| E-Mail: | Ssa.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Староашитская ООШ" |
| Руководитель: | Мустафина Альбина Виниаминовна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 34\Бездә укыйлар |
| У нас учат: | 13\Бездә укыталар |
МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 171 172 ( 173 ) 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
Алтын көз 26.10.2015

Тирә - юньдә сары яфрак,
Килеп җитте алтын көз.
Шатланабыз, елмаябыз,
Чәчәкләрдәй матур без.
1-7 нче класс укучылары "Алтын көз" бәйрәмен түземсезләнеп көттеләр. Бәйрәмгә кунак булып Бүре һәм Кызыл калфак килделәр. Алар балалар белән бергә кызыклы уеннар уйнадылар, җырладылар, биеделәр, тапкырлыкларын, җитезлекләрен сынадылар. Соңыннан бар кеше дә көз нигъмәтләреннән, татар халык ашларыннан әзерләнгән күңелле ярминкәдә катнашты.
-
Көзге уңыш бәйрәме 23.10.2015

Һәрбер чорның үз матурлыгы бар. Кыш үзенең әче бураннары, яз - тезелешеп кайткан кыр казлары белән матур. Җәйнең йөзен аллы- гөлле чәчәкләр бизи. Ә көз? Алтын көз! Исеме дә әнә нинди матур яңгырый. Болай әйткән вакытта без табигатьтәге буяу - бизәкләрне генә күздә тотмыйбыз. Көзнең күркәмлеге муллык - байлык белән билгеләнә. Менә шундый табигатьнең иң асыл фасылында безнең мәктәптә 8-9 класслар өчен Уңыш бәйрәме үтте. Бәйрәмдә укучылар ике командага бүленеп көч сынаштылар, җыр - биюгә осталыкларын күрсәттеләр.
-
Укучының мәдәни көндәлеге 22.10.2015

Республикабызда башлангыч сыйныф укучыларына мәдәни көндәлек тапшырылды. Печмәнтау башлангыч мәктәбендә дә бердәм мәдәни дәрес үткәрелде.
-
Культурный дневник 21.10.2015

21 октября в школе прошел "Единый урок культуры". На мероприятие были приглашены директор Староашитской ДК Халикова Г.И., методист Фатхуллина З.А., библиотекарь Магсумова Г.Н. Дневники вручила школьный библиотекрь Гайнуллина Р.А. Она объяснила порядок работы с дневником и пожелала им удачи.
-
Бердәм мәдәни дәрес 21.10.2015

21 октябрь көнне Иске Кенәр башлангыч мәктәбендә бердәм мәдәни дәрес үткәрелде.Укучыларга мәдәни көндәлекләр тапшырылды.Дәрестә авыл китапханәчесе Юсупов М.М. катнашты.Ул укучыларга Татарстан Республикасы мәдәнияте турында әңгәмә үткәрде.Башлангыч сыйныфлар укытучысы Муллагалиева Ф.А. көндәлекнең әһәмияте,аны тоту кагыйдәләре,тутыру шартлары белән таныштырды,сайтта эшләү кагыйдәләрен аңлатты.
-
Волейбол ярышы 19.10.2015

17 нче октябрь көнне Яңа Кенәр урта мәктәбендә 2003-2004 нче елгы укучылар арасында волейбол ярышы узды. Анда безнең мәктәпнең егетләр командасы II урынны алды. Молодцы! Алга таба да уңышлар сезгә!
-
15 октябрь - Хәтер көне 16.10.2015

15 октябрь - Хәтер көне. Хәтер көне - 1552 нче елның октябрендә Явыз Иван гаскәрләре белән сугышып, Казан ханлыгы өчен шәһит киткәннәрне искә алу көне ул. Бу көн милләтебез тарихына иң фаҗигале һәм иң кайгылы көн булып кереп калган. Шул дәвердән бирле күпме сулар аккан,дөнья киңлегендә күпме тарихи вакыйгалар булып узган, әмма халкыбыз азатлыгы өчен башларын салган каһарманнарыбызның исемнәре онытылмый. Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Фатхуллин Р.Н. бүген шушы изге көн турында бай мәгълүматлы, файдалы әңгәмә үткәрде.
-
Гариф Ахуновны искә алу кичәсе 12.10.2015

13 нче октябрь көнне авыл китапханәчесе Магсумова Г.М. һәм мәктәп китапханәчесе Гайнуллина Р.Ә. укучылар белән "Гариф Ахуновка 90 яшь" дигән кичә үткәрделәр. Кичәдә укучылар язучының әсәрләреннән өзекләр укыдылар, фикер алыштылар.
-
Сез хөрмәткә бик хаклы 08.10.2015

7 нче октябрь көнне Иске Ашыт мәдәният йорты, китапханә һәм мәктәп укучылары тарафыннан өлкәннәрне хөрмәтләү кичәсе үткәрелде. Кичәдә "Сез хөрмәкә бик хаклы" дип аталган әдәби - музыкаль композиция куелды. Соңыннан бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.
-
Урок по ОБЖ 06.10.2015

6 октября 2015 года в рамках организации Всероссийского открытого урока по «Основам безопасности жизнедеятельности» в школе были проведены ряд мероприятий по пропаганде культуры безопасности среди подрастающего поколения.
Помимо теоретического занятия по Основам безопасности жизнедеятельности были проведены практические занятия по поведению в чрезвычайных ситуациях, игра – виторина» Знаешь ли правила безопасности» и беседа на тему «Как избежать беды»В ходе мероприятий была доведена информация о необходимости формирования у учащихся навыков распознания и оценки опасных факторов среды обитания человека, нахождения способов защиты от них, безопасного поведения в чрезвычайных ситуациях, выработке умений защищать свою жизнь и здоровье, оказывать первую помощь пострадавшим.К участию привлекалось максимальное количество детей и преподавательский состав образовательного учреждения.Все участники Всероссийского открытого урока по «Основам безопасности жизнедеятельности» получили памятки по правилам поведения в различных чрезвычайных ситуациях.






