МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422030, РТ, Арский район, c. Старый Ашит, ул. Школьная, д. 7\ |
| Телефон: | +7(843)-669-24-24 |
| E-Mail: | Ssa.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Староашитская ООШ" |
| Руководитель: | Мустафина Альбина Виниаминовна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 34\Бездә укыйлар |
| У нас учат: | 13\Бездә укыталар |
МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 171 172 173 ( 174 ) 175 176 177 178 179 180 >>
-
Молодец, Анас! 07.04.2015

Поздравляем Шангараева Анаса ( тренер Саляхов Г.Г.), занявшего III место в Первенстве Арского муниципального района по национальной борьбе "Корэш" среди юношей 2000-2001 г.р. на призы руководителя ООО "Корсинский МТС" Арского муниципального района. Молодец, Анас!
-
7 апрель - Сәламәтлек көне 07.04.2015

7 апрель - Сәламәтлек көне. Мәктәптә медосмотр үткәрелде. Балаларның сәламәтлеге тикшерелде. Аларга педиатр киңәшләре бирелде. Дөрес туклану, спорт белән шөгыльләнү, парта артында дөрес утыру - сәламәтлек өчен мөһим икәнлеге әйтелде. Балалар ахырдан "Начар һәм яхшы гадәтләр" дигән видеосюжет карадылар.
-
Поздравляем! 02.04.2015

Поздравляем ученицу 5 класса Фахриеву Алию, занявшую 1 место в районном конкурсе рисунков и плакатов, посвященному 70-летию Победы в Великой Отечественной войне "Дороги Великой Победы". Молодец, Алия!
-
2 апрель - Халыкара балалар китабы көне 02.04.2015

2 апрель - Балалар китабы көне. Печмәнтау башлангыч мәктәбендә 1 сыйныф укучылары катнашында "Китаплар сере" дип исемләнгән кичә булып узды. Укучылар зур кызыксыну белән китап күргәзмәсен карадылар, укытучы апалары әзерләгән сорауларга тапкыр җаваплар бирделәр, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Кичәдә Әдәбият елы, балалар язучылары һәм китаплар турында презентация күрсәтелде. Кичә күңелле узды.
-
Ачык ишекләр көне 02.04.2015

2 апрель көнне мәктәптә "Ачык ишекләр" көне үтте. Әти - әниләр ачык дәресләр карадылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Соңыннан әңгәмәләр классларда дәвам итте.
-
1 апрель - халыкара кошлар көне 01.04.2015

1 апрель - халыкара кошлар көне уңаеннан мәктәбебездә "Исәнмесез, кошкайлар!" дигән кичә үткәрелде. Кичәдә катнашучылар 2 командага бүленеп "Диңгез сугышы" дигән интеллектуаль уен уйнадылар. Укучылар кошлар турында бик күп мәгълүмат алдылар.
-
Халыкара кошлар көне 01.04.2015

Халыкара кошлар көне Печмәнтау башлангыч мәктәбендә уен формасында билгеләп үтелде. Ребуслар чишеп, укучылар кошлар исемнәрен атадылар һәм бүгенге көннең нинди көн икәнен ачыклаудан башладылар. Шигырьләр укыдылар, шакмаклардан кошлар рәсемнәрен җыйдылар, үзләре белгән җырларны җырладылар.
-
Каникуллар дәвам итә 25.03.2015

Язгы каникулны файдалы һәм күңелле итеп уздырабыз.
-
Хуш киләсең, Нәүрүз! 21.03.2015

21 март көнне мәктәбебездә җырлы-биюле, уенлы, коймаклы-боткалы Нәүрүз бәйрәме үтте. Нәүрүз – борынгыдан килгән язгы бәйрәм. 21 мартта уза торган бу бәйрәм яз килү, язгы кыр эшләре башлануны белдерә. Ул шулай ук табигатьнең яңару чоры да. Бүген без йолаларга яңа сулыш, җан өрәбез. Бәйрәмнең төп кунагы – Нәүрүзбикә һәм Кыш бабай булдылар. Аларны кул чабып һәм “Нәүрүз, мөбарәкбад!” дигән сүзләр белән каршы алдык. Нәүрүзбикә җыелган кунакларны чын күңелдән тәбрикләп, иген уңышы мул булсын, ел әйбәт булсын дигән иң изге теләкләрен теләде. “Әле күңелле итеп җырлап-биеп, уйнап алырга да вакытыгыз бар”, – дип барча халыкны бәйрәмне дәвам итәргә чакырды.Уеннарда укучылар берсен-берсе уздыра-уздыра ярышты. Кемдер биеде, кемдер җырлады, кемдер тизлеккә йөгерде, күмәкләшеп, командаларга бүленеп бау да тартышты... Нинди генә ярышлар үткәрелмәде бу бәйрәмдә! Бәйрәм бүләксез булмый дигәндәй, Нәүрүзбикә җиңүчеләргә күчтәнәчләр дә тапшырырга онытмады. Бәйрәм рухы алга таба да сүнмәсен һәм сүрелмәсен, халкыбызның гореф-гадәтләре онытылмасын иде.
-
Күңелле стартлар 20.03.2015

Печмәнтау башлангыч мәктәбе укучыларын бүген "Күңелле стартлар" куандырды. Аз гына бала булса да, аларның шат көлүеннән мәктәп яңгырап торды. Икешәрләп-икешәрләп кенә ярышсалар да, бер-берсе өчен җан атып торды алар.






