МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422030, РТ, Арский район, c. Старый Ашит, ул. Школьная, д. 7\ |
| Телефон: | +7(843)-669-24-24 |
| E-Mail: | Ssa.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Староашитская ООШ" |
| Руководитель: | Мустафина Альбина Виниаминовна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 34\Бездә укыйлар |
| У нас учат: | 13\Бездә укыталар |
МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 158 159 ( 160 ) >>
-
Рәхмзт - зур сүз 13.01.2016

Печмәнтау башлангыч мәктәбендә "Рәхмәт - зур сүз" дигән темага тәрбия сәгате үтте. Укучылар гап-гади генә "рәхмәт" сүзенең нинди зур мәгънәгә ия булуына төшенделәр. Уеннар, мәкальләр, табышмаклар балаларда зур кызыксыну уятты.
-
Волейбол фестивале 11.01.2016

9 нчы январь көнне Арчада волейбол фестивале үтте. Анда безнең мәктәп командасы 3 урынны яулады. Команда егетләрен ( Гарипов Илүс, Шангараев Әнәс, Ахметов Ранил, Борханов Рәсим, Гайнуллин Наил, Биктов Илсаф, Файзрахманов Илшат, Шарафиев Ислам) һәм җитәкчеләре Саляхов Г.Г.ны чын күңелдән җиңүләре белән котлыйбыз. Молодцы!
-
Рус теленнән сынап карау имтиханы 06.01.2016

Каникуллар файдалы һәм кызыклы үтә. Укучылар чана, чаңгы шуалар, спорт ярышларында катнашалар. Шул ук вакытта имтиханнарга да әзерләнәләр. Көн саен 9 нчы класслар өчен имтиханга әзерлек максатыннан консультацияләр үткәрелә. Бүген алар Яңа Кенәргә рус теленнән сынау имтиханы бирергә менделәр.
-
Кышкы каникуллар күңелле үтә 04.01.2016

Кышкы каникуллар дәвам итә. Бүген урамда балалар өчен Яңа ел тамашасы булды. Аны Иске Ашыт мәдәният йорты хезмәткәрләре, Татарстанның халык артисты Фердинанд Фәтхи һәм авылдашыбыз Язилә Мөхәммәдиева оештырды. Бәйрәмдә олысы да, кечесе дә рәхәтләнеп күңел ачты, тәмле коймак белән сыйланды.
-
Яңа ел белән! 01.01.2016

-
Могҗиза бүләк ит! 30.12.2015

Мәктәбебезнең Мөстәкыйль балалар хәрәкәтенең "БАРС" отряды членнары чираттагы акцияне уздырдылар. Ул "Могҗиза бүләк ит" дип аталды. Отряд членнары Яңа ел бәйрәме алдыннан башлангыч классларда укучыларга һәм инвалид балаларга бүләк ясадылар, төрле мавыктыргыч уеннар уйнадылар, бәйрәм белән котладылар.
-
Бәхет алып килсен Яңа ел! 28.12.2015
6-9 классларның Чыршы бәйрәме шаулап-гөрләп үтте. Балаларның чыгышларын авыл халкы бик яратты. Яңа ел кичәләре бик үзенчәлекле узды быел. Барыгызны да Яңа 2016 нчы ел белән тәбрик итәбез. Киләсе Яңа ел барчагызга сәламәтлек, бәхет-шатлык, уңышлар алып килсен. Котлы булсын Яңа ел! -
Яшел чыршы янында 27.12.2015

Башлангычлар һәм 5 нче класс укучыларының чыршы бәйрәме бик күңелле үтте. Мәктәп директоры Мустафина Альбина Виниаминовна укучыларны һәм әти-әниләрне бәйрәм белән котлады һәм Яңа ел кичәсен башлап җибәрде. Яңа ел тамашасы балаларның яраткан әкият геройлары Куян һәм Бүренең чыгышлары белән дәвам итте. Укучылар Кыш бабайны зарыгып көттеләр. Бәйрәмгә ямь өстәп, кыңгырауларын чылтыратып, Кыш бабай да килеп җитте, укучыларга һәм әти-әниләргә үзенең бәйрәм теләкләрен җиткерде. Кар кызы белән Яңа ел да бәйрәм белән тәбрикләделәр. Укучылар матур шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Бәйрәм бик күңелле булды. Тамашадан һәр кеше бүләкләр һәм яхшы кәеф алып китте.
-
Чыршы бәйрәме 25.12.2015

Печмәнтау башлангыч мәктәбендә чыршы бәйрәме булды.
Ак сакаллы Кыш бабабыз
Кунакка килгән безгә.
Әнә күпме кунак килгән
Әйләнә-тирәбезгә!
-
Яңа ел бизәкләре 22.12.2015

Чыршы бәйрәменә әзерлек бара. Укучылар гирляндалар ясыйлар, кул эшләренә осталыкларын күрсәтәләр. Ул матур гирляндалар белән классларыбызны бизибез.






