МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422030, РТ, Арский район, c. Старый Ашит, ул. Школьная, д. 7\ |
| Телефон: | +7(843)-669-24-24 |
| E-Mail: | Ssa.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Староашитская ООШ" |
| Руководитель: | Мустафина Альбина Виниаминовна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 34\Бездә укыйлар |
| У нас учат: | 13\Бездә укыталар |
МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 158 ( 159 ) 160 >>
-
Туган көнегез котлы булсын! 21.05.2016

20 нче майда олы ихтирамга лаек хезмәттәшебез Әхмәтгалиева Әминә Хәйдәровнаның туган көне. Хөрмәтле Әминә Хәйдәровна ! Сезгә гомернең озынын, бәхетнең зурысын, шатлыкларның олысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр сезнең күңелегезне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, эшегездә зурдан-зур уңышлар, яхшы, күтәренке кәеф юлдаш булсын сезгә. Бөтен гомерегезне, кечегезне кешеләр бәхете өчен биргән гүзәл зат буларак эчкерсезлегегез, ихласлыгыгыз, ягымлылыгыгыз белән кешеләр күңелен яуладыгыз. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып калыгыз. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын сезгә!
-
Международный день Детского телефона доверия 17.05.2016

В рамках Международного дня детского телефона доверия в классах проведены беседы на тему "Для чего нужен телефон доверия?"Учащиеся получили информацию о телефоне доверия как о виде психологической помощи.Совместно с учащимися разработан список трудностей и вопросов, с которыми можно обратиться на Телефон доверия. Памятки с номером ДТД вклеены в дневники учащихся.
-
Ныклы гаилә - ил терәге 16.05.2016

15 нче май - Халыкара Гаилә көне уңаеннан башлангыч классларның әти - әниләре чакырылды. Түгәрәк өстәл артында гаилә әгъзалары белән фикерләр уртаклашу, чын күңелдән сөйләшү булды, киңәшләр һәм тәкъдимнәр бирелде. Соңыннан укучылар тарафыннан әзерләнгән концерт күрсәтелде.
-
Туган көнегез белән! 14.05.2016

Бүген зур ихтирамга лаек хезмәттәшебезнең туган көне. Хөрмәтле Нурия Илһамовна!
Сезне туган көнегез белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт булыгыз! Уй-теләкләрегез тиң, туар таңнарыгыз тыныч, саулыгыгыз ныклы, гомерегез бәхетле булсын! Авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүегезне, гаилә шатлыгы, балаларыгызның, якыннарыгызның игелеген күреп яшәвегезне телибез. Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәргә язсын!
-
Профилактика сахарного диабета 13.05.2016

Тема диабета не случайно определена в качестве девиза Всемирного дня здоровья в 2016 году. По данным ВОЗ, эпидемия диабета стремительно нарастает во многих странах. По прогнозам ВОЗ, к 2030 году диабет станет седьмой ведущей причиной смерти. Для ознакомления учащихся о профилактике сахарного диабета в школе были проведены беседы, классные часы на тему «Профилактика сахарного диабета». Учащиеся узнали о методах профилактики диабета. На первом месте у «диабетиков» должно быть здоровое питание.Также профилактика сахарного диабета должна сопровождаться каждодневными физическими нагрузками. Третьим способом профилактики диабета считается сохранение душевного равновесия.
-
"Җиңү бәйрәме балалар күзе белән" фотоконкурсы 10.05.2016

"Арча хәбәрләре" газетасы үткәргән "Җиңү бәйрәме балалар күзе белән" дип аталган фотоконкурста безнең мәктәпнең 7 класс укучысы Муллагалиев Фәнзил 2 урынны алды. Молодец, Фәнзил!
-
Бөек Җиңүгә- 71 ел! 09.05.2016

Иске Кенәр авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбыз хөрмәтенә митинг булды. Митингта тыл ветераннары,сугыш чоры балалары катнашты.Һәйкәлгә венок салынды.Укучылар ветераннарны бәйрәм белән котладылар.Күгебез һәрчак аяз,дөньялар тыныч булсын!
Кайгы китерә сугышлар
Туктасын иде алар.
Тынычлыкта яшәсеннәр
Җирдә барлык балалар!
Бүген Җиңү бәйрәме,
Ачы сугыш беткән көн.
Яу кырында калганнарны
Искә ала торган көн.
-
Язлар җиргә Җиңү алып килде 07.05.2016

Бөеклеген берни белән дә тиңләштереп булмый торган Җиңү бәйрәмен һәр йөрәк дулкынланып көтәдер. Әнә бит, быел да мәктәп укучылары, авылдашлар, тыл ветераннары Җиңү һәйкәле каршындагы мәйданга җыйналган. Кулларына шарлар, чәчәкләр тоткан балаларга, ак яулыклы апаларга карап сокланмый мөмкин түгел! Кызганыч, Иске Ашыт авыл җирлегендә бу көннәрнең шатлыгын уртаклашырлык сугыш ветераннары калмады инде.Шул сәбәпле тантананың иң мөхтәрәм кунаклары, әлбәттә, тыл ветераннары иде.. Әмма чәчләрен чал сарган өлкәннәрнең сафы да елдан-ел сирәгәя шул. Ватан азатлыгы өчен яу кырында башларын салган солдатларны бер минут тынлык белән искә алганнан соң, һәйкәл алдына венок, чәчәкләр салынды, укучылар көче белән әзерләнгән концерт күрсәтелде..
-
Җиңү язы 03.05.2016

Мәктәбебез укучылары һәм укытучылары "Җиңү язы" акциясенә бик теләп кушылдылар. Акциянең планы төзелде һәм шул план нигезендә эш башланды. Авыл уртасында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлне укучыларыбыз һәрдаим чистартып торалар.
-
Куркынычсыз тәгәрмәч 01.05.2016

30 апрель көнне Арчаның №5 гимназиясендә "Куркынычсыз тәгәрмәч" конкурсы булды. Анда безнең мәктәптән Гарипов Данил, Хасанов Илмир, Гимадиева Рәзинә, Ахметова Гөлүсә уңышлы катнашып кайттылар. Аларны ярышка Ахметгалиева Ә.Х. әзерләде.






