МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422030, РТ, Арский район, c. Старый Ашит, ул. Школьная, д. 7\ |
| Телефон: | +7(843)-669-24-24 |
| E-Mail: | Ssa.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Староашитская ООШ" |
| Руководитель: | Мустафина Альбина Виниаминовна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 34\Бездә укыйлар |
| У нас учат: | 13\Бездә укыталар |
МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 161 ) 162 163 164 165 166 167 168 169 170 >>
-
Кар сыннары 21.12.2015

Иң кыска көн белән башлап,
Кыш хакимлек итә диләр.
Ява яңгыр... Кыштан кармы?
Көтеп була тагын ниләр?
Бураннары ерак микән?
Кай тарафта Кыш бабабыз?
Өметләник, ап-ак карда
Яңа елны каршыларбыз!!! Миләүшә Шәйхетдинова
Печмәнтау башлангыч мәктәбендә кар сыннары каршы ала.
-
"Иң шәп вожатый" конкурсы 20.12.2015

19 нчы декабрь көнне мәктәптә "Иң шәп вожатый " конкурсы булып узды. Монда мәктәпнең иң актив, иҗади, сәләтле укучылары чыгыш ясады. Катнашучыларга түбәндәге конкурслар тәкъдим ителде: иҗади папка, компьютер презентециясе, "Таныш булыйк!" - визит карточкасы, "Вожатыйның бер көне" - музыкаль театральләштерелгән күренеш, тамашачылар белән уен. Конкурс оешкан төстә, матур үтте. 9 нчы сыйныф укучысы Сафарова Чулпан "Иң шәп вожатый" исеменә лаек булды. Котлыйбыз!
-
Киләчәккә билет 19.12.2015

Мәктәбебез укучылары Мәшгульлек үзәге үткәргән "Киләчәккә билет" дип аталган сочинениеләр конкурсында актив катнашалар һәм уңышларга ирешәләр.Бу уку елында да 7 нче класс укучысы Гарипов Илүс һәм 8 нче класс укучысы Файзрахманова Ризәләнең эше призлы урынга лаек булды. Уңышларыгыз белән котлыйбыз сезне, укучылар!
-
Котлыйбыз! 19.12.2015

Татар теленнән үткәрелгән район олимпиадасында призер булган 5 класс укучысы Гыймадиева Рәзинәне ( укытучысы Гайнуллина Р.Ә.) чын күңелдән җиңүе белән котлыйбыз. Алга таба да уңышлар телибез.
-
Кул эшләре бәйгесе - "Чыршыкай" 18.12.2015

Печмәнтау башлангыч мәктәбендә "Чыршыкай" исемле кул эшләре бәйгесе оештырдык. Балалар бик кызыксынып төрле рәсемнәр, кул эшләре карадылар. Әти-әниләре ярдәме белән бик матур чыршылар ясадылар. Нәтиҗәләр мәктәпнең Чыршы бәйрәмендә ясалачак.
-
Поздравляем! 18.12.2015

Учитель физической культуры Саляхов Габделфарих Габделхакович стал победителем III степени во Всероссийском конкурсе профессионального мастерства "Лучший педагог физической культуры". От души поздравляем педагога нашей школы и желаем дальнейших успехов!
-
Уңышлар телибез! 18.12.2015

Башлангыч класслар өчен математикадан онлайн Олимпиада Плюс та катнашып, Печмәнтау башлангыч укучылары Гайнуллина Зәмирә, Мөхәмәтҗанова Айзилә Диплом белән бүләкләнделәр. Аларны котлыйбыз һәм киләчәктә дә унышлар телибез!
-
Яңа елга әзерлек башланды 17.12.2015

Мәктәптә Яңа елга әзерлек башланды. Яңа елга багышланган иң матур, үзенчәлекле кул эшләнмәләренә конкурс игълан ителде.
-
Кил, Кыш бабай, тизрәк кил! Рәсем күргәзмәсе 16.12.2015

Печмәнтау башлангыч мәктәбе укучылары да Яңа ел алды мәшәкатьләре белән кайнаша. Чыршы бәйрәменә әзерлек бара, җырлар, биюләр, матур шигырьләр өйрәнәләр. Мәктәптә укучылар рәсемнәреннән "Кил, Кыш бабай, тизрәк кил!" дигән күргәзмә оештырылды.
-
Хоккей ярышы 15.12.2015

12 нче декабрь көнне "Арча" Боз сараенда 2002 нче елгылар һәм аннан яшьрәкләр арасында хоккей ярышы узды. Ярышта безнең мәктәп командасы уңышлы чыгыш ясаган өчен грамота белән бүләкләнде. Бу көнне команда беренче чыныгуын алды, алда булачак ярышларга дәрт һәм көч алып кайтты. Киләчәктә команда егетләренә һәм тренерлары Саляхов Г.Г.ка зур уңышлар теләп калабыз.






