МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422030, РТ, Арский район, c. Старый Ашит, ул. Школьная, д. 7\ |
| Телефон: | +7(843)-669-24-24 |
| E-Mail: | Ssa.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Староашитская ООШ" |
| Руководитель: | Мустафина Альбина Виниаминовна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 34\Бездә укыйлар |
| У нас учат: | 13\Бездә укыталар |
МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 ( 158 ) 159 160 >>
-
Жизнь без наркотиков! 20.06.2016

20 июня члены отряда «БАРС» проводили в центре села Старый Ашит республиканскую антинаркотическую акцию «Жизнь без наркотиков!» В рамках акции они проводили танцевальный флеш-моб. После окончания танцевальной части флэш-моба его участники раздали зрителям заранее заготовленные агитационные листовки о проекте «SаMоSтоятельные дети». Было роздано 34 листовки.
-
Дару үләннәре җыябыз 16.06.2016

Каникулда укучылар һәм укытучылар файдалы эш белән шөгыльләнәләр - дару үләннәре җыялар.Халык:“Үсемлекләр безне ашата-эчертә, киендерә, дәвалый,”- дип әйтә. Чыннан да, күпчелек витаминнар һәм дарулар үсемлекләрдән әзерләнә. Дару үләннәрен үз вакытында җыярга, аларны күләгәле җиләс урында киптерергә кирәк. Аннан соң тамыр, яфракны вакларга кирәк. Чәчәкләр шул килеш кенә кулланыла. Аларны саклауның билгеле вакыты бар: үлән, яфрак һәм чәчәкләр – 1-2 ел, җимеш – 2-3 ел, тамыр 3-5 елга кадәр саклана.Табигать безгә сәламәтлегебез өчен күп төрле хәзинә бүләк итә. Ул хәзинәне күрә белергә, аларның кыйммәтен аңлый һәм аларны файдалана белергә генә кирәк.
-
12 июнь - Россия көне 13.06.2016

12 июнь Россия көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан "Болар барысы да Туган ил дип атала" дигән исем астында бәйрәм чаралары үтте. Бәйрәмгә авыл кешеләре, кайткан кунаклар да чакырылды. Катнашучылар Туган ил турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, күңелле уеннарда катнаштылар. Соңыннан бар кеше дә тәмле пылау белән сыйланды.
-
Мәктәпнең тәҗрибә участогында 11.06.2016

Мәктәпнең тәҗрибә участогында эш кайнап тора. Укучылар түтәлләрнең чүпләрен утыйлар, тәртипкә китерәләр. Җәй көне тырышып эшләсәк, кыш көне өстәлләребез мул булыр.
-
Сабантуйлар гөрләп узды 06.06.2016

Татар халкының олы бәйрәме- Сабантуй гөрләп узып китте. Бу күңелле бәйрәмнән безнең укучылар да читтә калмады: рәхәтләнеп уйнадылар, биеделәр, җырладылар. Сабантуй - ул хезмәт бәйрәме, Сабантуй - ул дуслык бәйрәме, Сабантуй - ул һәркемнең көтеп алган изге бәйрәме. Котлы булсын Сабан туйлары!
-
Походта күңелле! 03.06.2016

Җәйнең матур бер көнендә укучылар һәм укытучылар походка бардылар . Табигатьнең матурлыгына сокландык, сандугачлар сайравын тыңладык, төрле дару үләннәре җыйдык. Соңыннан барыбыз бергә кызыклы уеннар уйнадык. Өйләргә таралганда барыбызның да кәефләре күтәренке иде.Поход хатирәсе безнең күңелләрдә озак сакланыр әле.
-
Балаларны яклау көне 30.05.2016

1 июнь- балаларны яклау көне. Җир йөзендәге барлык балаларны әлеге бәйрәм белән котлыйм. Җир йөзендәге барлык балалар да таза-сау булсын, кайгы-хәсрәт күрмәсеннәр, бу тормышта үзләрен бик тә, бик тә бәхетле итеп сизсеннәр. Җир йөзендә ятимнәрнең саннары артмасын. Без ничә яшьтә булсак та, һаман да әле бала. Димәк, бу бәйрәм барыбыз өчен дә бәйрәм. Бәйрәм белән сезне! Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан мәктәп күләмендә дә күп төрле чаралар үткәрелде. Ел саен үткәрелеп килүче традицион кече Сабантуй да көтеп алган чараларның берсе булгандыр.
-
"Россия без табака" акциясе 26.05.2016

Отряд «БАРС» , состоящий из участников проекта «SаMоSтоятельные дети» в сопровождении руководителя Ахметгалиевой А.Х. проводили акцию «Россия без табака». Участники проекта определили место проведения акции, выбирали живое дерево в центре деревни Старый Ашит и проводили разъяснительную работу с прохожими, рассказывая им о проекте.Результатом проведенной акции является завязание 34 голубых ленточек.
-
Соңгы кыңгырау яңгырады 26.05.2016

25 май мәктәпнең чыгарылыш сыйныф укучылары өчен истәлекле көн булып калачак. Бүген алар мәктәп, укытучылары белән саубуллашты. Бәйрәмдә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен олы тормышка хәер-фатиха, теләкләр яңгырады. Ни генә булмасын, мәктәп еллары белән саубуллашу бик күңелсез. Мәктәбебезне быел 10 укучы тәмамлый. Мәктәп директоры Альбина Виниаминовна, укытучылар, әти-әниләр аларга бары тик уңышлар юлдаш булуын теләделәр.Алда имтиханнар... Шулай булса да бүген чыгарылыш сыйныфлар өчен соңгы тапкыр дәрестә утыру, соңгы кыңгырау яңгыравын ишетү бер үк вакытта моңсу да, шатлыклы да булды. Моңсулык аерылышуга кайтып калса, шатлыклысы-алда аларны олы тормыш көтә. Уңышлар телик аларга!
Мәктәп елларын онытмагыз, дуслар,
Туган оясын онытмый кошлар.
Соңгы кыңгырау, еракта калып,
Еллар узгач та колакта чыңлар!
-
Асфальтта рәсем ясау конкурсы 23.05.2016

19 майда Пионерия көне уңаеннан Арча Укучылар сарае асфальтта рәсем ясау конкурсы үткәрде. Әлеге чарада Арча районы мәктәпләреннән 7-18 яшьтәге укучылар катнашты. Конкурста урыннар түбәндәге номинацияләрдә билгеләнде: Татарстан Республикасында Су саклагыч зоналар елы, Рәсәйдә кино елы, Габдулла Тукайның тууына 130 ел, Юл йөрү кагыйдәләрен бел һәм үтә, пионерия көненә багышланган “Без һәрвакыт әзер!” номинациясе. Безнең мәктәптән Файзуллина Адилә, Гарипов Данил һәм Гарипов Илүс катнаштылар. Илүс "Габдулла Тукайның тууына 130 ел" номинациясендә катнашып 3 урынга лаек булды һәм грамота белән бүләкләнде. Укучыларыбызга алга таба да уңышлар теләп калабыз.






