МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422030, РТ, Арский район, c. Старый Ашит, ул. Школьная, д. 7\ |
| Телефон: | +7(843)-669-24-24 |
| E-Mail: | Ssa.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Староашитская ООШ" |
| Руководитель: | Мустафина Альбина Виниаминовна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 34\Бездә укыйлар |
| У нас учат: | 13\Бездә укыталар |
МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 151 ) 152 153 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
Яңа ел белән! 27.12.2016

Яңа ел безгә бәхетләр,
Шатлыклар алып килсен.
Һәр өйгә дә язмышларның
Матурын алып керсен!
Ап-ак нурга чумган дөнья,
Ак кардай якты хисләр.
Бәйрәм белән тәбрик итәбез:
Яңа ел белән,дуслар!
-
ЮХИДИ инспекторы белән очрашу 23.12.2016

23 нче декабрь көнне мәктәптә ЮХИДИ хезмәткәре Муллагалиев Ф.И. белән очрашу булды. Бу чараның максаты - балаларга юлда хәвеф–хәтәрсез йөрү кагыйдәләрен төшендерү һәм балалар арасындагы имгәнүләрне кисәтү.Әңгәмә барышында юл куркынычсызлыгы хакында бик күп мәгълүмат бирелде, укучылар да үз чиратында инспектор абыйларына үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр. Соңыннан юл йөрү кагыйдәләре буенча инструктаж үткәрелде.
-
Безнекеләр - беренче! 22.12.2016

21 нче декабрьдә безнең мәктәпнең укытучылардан торган "Эрудит" командасы (Гарипова Н.И., Фатхуллин Р.Н., Саляхова Л.А., Гайнуллина Р.Ә.) Казан арты тарих - этнография музеенда үткәрелгән "ТатАРЧА кичләр" проектының "Акыл - батл" уенында катнашып I урынны яулап кайтты. Молодцы!
-
Дуслык елмаюдан башлана 21.12.2016

Дуслык – ул бик кыйммәтле язмыш бүләге. Дуслык безгә укырга, эшләргә, яшәргә ярдәм итә. Ул безне әйбәтрәк, яхшырак, көчлерәк итә. Кешегә дусларсыз яшәү мөмкин түгел. Дустың булу – зур байлык. 21 нче декабрь көнне барлык классларда да "Дуслык елмаюдан башлана" дигән исем астында класс сәгатьләре үтте. Өлкән класс укучылары кечкенәләр белән урамда хәрәкәтле уеннар оештырдылар.
-
"Тылсымлы дөнья" күргәзмәсе 19.12.2016

Мәктәптә "Тылсымлы дөнья" дип аталган кул эшләнмәләренә конкурс игълан ителде.
-
Акция "Подари чудо" 15.12.2016

15 декабря члены отряда «БАРС» проводили республиканскую акцию «Подари чудо». В рамках акции они изготовили Новогодние подарки и подарили ребенку с ограниченными возможностями, проводили с ней интересные игры. В акции участвовали 27 человек.
-
Котлыйбыз! 14.12.2016

Сикертәндә үткәрелгән районара Мәһдиев укуларында "Мөхәммәт Мәһдиев иҗатында мәктәп темасы һәм укытучы образы" юнәлешендә 2 урын алган 8 нче класс Шәнгәрәев Әнәсне һәм " Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләренең тел - сурәтләү чаралары" юнәлешендә 3 урын алган 8 нче класс укучысыГарипов Илүсне чын күңелдән котлыйбыз. Алга таба да уңышлар телибез.
-
Бәйрәмебезне күңелсезләмик! 13.12.2016

Яңа ел алдыннан кибетләрдә төрле уенчыклар, гирляндалар, шартлаткычлар күп сатыла. Печмәнтау башлангыч мәктәбендә "Бәйрәмебезне күңелсезләмик!" дигән әңгәмә үтте. Укучылар белән куркынычсызлык кагыйдәләре искә төшерелде. Көтеп алган Яңа ел бәйрәме күңелле һәм истәлекле булсын өчен өлкәннәр киңәшен тотарга, шартлаткычлар кулланмаска кирәклеге турындә әйтелде.
-
Яңа елга әзерләнәбез 10.12.2016

Яңа ел бәйрәменә дә санаулы көннәр генә калып бара.Иске Кенәр башлангыч мәктәбендә дә бәйрәмгә әзерлек эшләре башланып китте.Укучылар классларны бизиләр,рәсемнәр,уенчыклар ясыйлар,шигырьләр,җырлар өйрәнәләр.
-
День Героев Отечества 10.12.2016

В школе заранее был составлен план мероприятий, приуроченных к Дню Героев Отечества. Во всех классах проведены классные часы о героизме наших соотечественников как в военные годы, так и в мирное время. Участники проекта «Самостоятельные дети» провели акцию, посвященную Дню Героев Отечества . В память о празднике учащиеся раздавали жителям села специальные открытки с символикой праздника.Для старшеклассников






