МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422030, РТ, Арский район, c. Старый Ашит, ул. Школьная, д. 7\ |
| Телефон: | +7(843)-669-24-24 |
| E-Mail: | Ssa.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Староашитская ООШ" |
| Руководитель: | Мустафина Альбина Виниаминовна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 34\Бездә укыйлар |
| У нас учат: | 13\Бездә укыталар |
МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 ( 157 ) 158 159 160 >>
-
Табиб киңәшләре 20.02.2016

Иске Ашыт авылында урнашкан ФАП җитәкчесе фельдшер Файзрахманова Гадения авыл халкына хезмәт күрсәтә. Мәктәп укучылары белән дә тыгыз элемтәдә тора. Печмәнтау башлангыч мәктәбе укучылары белән очрашып, аларга гриппка каршы профилактика чаралрын аңлатты. Дөрес туклану, киенү, саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнау кирәклеге турында балаларга киңәшләрен бирде.
-
Шушы яктан , шушы туфрактан ул 18.02.2016

Мәктәбебездә авылның үзешчән шагыйрәсе, кул эшләре остасы Вахитова Гөлзада белән очрашу кичәсе үтте. Гөлзада Альбертовна укучыларны үзенең иҗат җимешләре белән таныштырды, укучыларга теләк - киңәшләрен җиткерде. Укучылар да үз чиратларында аның шигырьләрен укыдылар, кызыксындырган сорауларын бирделәр.
-
"Хәтер маршы" акциясе 17.02.2016

Мәктәбебездә "Хәтер маршы" акциясе дәвам итә. " Ил батырларын онытмыйк" дигән исем астында үткәрелгән әдәби кичәдә укучылар Бөек Ватан сугышында катнашкан, илгә Җиңү яулап кайткан авылдашларыбызның тарихи истәлекләрен тагын бер кат барладылар. Ил батырларының каһарманлыкларына сокландылар. Кичә ахырында Герой - шагыйрь Муса Җәлилнең "Моабит дәфтәрләре"ннән шигырьләр сөйләделәр.
-
Җыр булырлык сүзләр биргән, Туган телем, рәхмәт сиңа! 16.02.2016

21 нче февраль - Халыкара туган тел көне. Шул уңайдан мәктәбебездә чаралар уздырыла башлады.Безнең телебез – матур, күркәм тел. Әгәр милләтнең теле кулланылмый башласа, ул юкка чыга. Моның өчен сугыш та, кан кою да кирәкми. Телен бетерсәң, халыкның әдәбияты да, мәдәнияте дә, гореф – гадәтләре дә бетә. Безнең, киләчәк буынның, төп бурычы – телебезне саклау. Тел өчен көрәш – милләт өчен көрәш ул.
Аңла, балам...
Илләр, телләр, диннәр алмашына –
Ниләр көтә адәм баласын?
Аңла, балам, сине үзең итеп
Туган телең саклап каласын.
Куштым сиңа сайлап матур исем –
Җисемеңә туры килсен ул.
Милләтеңнең бер мирасы итеп,
Әткәң - әнкәң биргән исем ул.
Вакыт белән бергә үзгәрә бел
Телләр өйрән, балам, дөнья күр.
Йөз чөермә ләкин үз телеңнән:
Бу – Ватанны сату белән бер.
Син тугач та, ана сөте белән
Иренеңә тамган туган тел.
Туган телең җуйсаң, әнкәеңне
Онытуың булыр, балам, бел!
-
Әтиемә бүләк 16.02.2016

Патриотик айлыкта Печмәнтау башлангыч укучылары да тәрбия сәгатьләрендә, дәрестән тыш вакытта төрле чараларда катнаштылар. Ватанны саклаучылар көне якынлаша. Укучылар бәйрәмгә әзерләнә, әтиләр һәм абыйларга бүләкләр ясадылар.
-
Син һаман да безнең арада 15.02.2016

15 февраль - Герой - шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Шуңа уңайдан мәктәптә “Син һаман да безнең арада“ дигән әдәби кичә үткәрелде.Аны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гайнуллина Р.Ә. үткәрде.М.Җәлилнең шигырьләре якты һәм саф тойгылар тәрбияләргә булыша,кешеләрдәге һәм тормыштагы матурлыкны күрергә,шуның өчен көрәшергә чакыра.Җәлилчеләрнең батырлыкларын онытырга һич ярамый.Моның өчен яшь буынга аларның каһарманлыгы турында сөйләргә тиешбез.
-
Муса Җәлилнең тууына 110 ел 15.02.2016

Иске Кенәр башлангыч мәктәбе укучылары герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы,иҗатына багышланган презентация карадылар.Соңыннан шигъри юллар буенча төзелгән кроссворд чиштеләр,шигырьләрен сөйләделәр.
-
Иске Ашыт мәктәбе укучылары чаңгы юлында 13.02.2016

Йолдыз кебек карлар ява,
Саф һавада йөрибез.
Буран булса, капка төбен
Ә дигәнче көрибез.
Тауга барып, рәхәтләнеп,
Чана, чаңгы шуабыз.
Кич җиткәндә барыбыз да
Алсу йөзле булабыз.
13 нче февраль көнне Иске Ашыт мәктәбе укучылары чаңгы юлына бастылар, бик теләп осталыкларын, җитезлекләрен сынадылар. Һәркем сәламәтлеген ныгытып, яхшы кәеф алып таралды.
-
Парламентский урок "Гражданин. Государство. Общество" 12.02.2016

10 февраля учитель истории и обществознания Фатхуллин Р.Н. провел в 9 классе Парламентский урок по теме «Гражданин.Общество.Государство»Урок прошѐл в форме лектория с элементами беседы. Материал, использованный на уроке, взят с сайта Министерства образования и науки РТ. На уроке задействована мультимедийная презентация. Потом урок продолжался викториной между группами учащихся. Обсуждены следующие вопросы:
1.Где рождаются законы?
2. Сфера деятельности депутатов.
3. Система органов власти РФ и РТ.
4.Органы государственной власти РТ.
5. Система органов власти Республики Татарстан.
6.Исполнительная, законодательная, судебная власть
7.Какова главная задача Государственного Совета.
Также в рамках Парламентского урока проведен конкурс рисунков «Я гражданин России», «Что такое хорошо, что такое плохо?» среди учащихся 2-4 классов и конкурс сочинений среди учащихся 7 го класса по теме «Мои права и обязанности».
-
Юл әлифбасында кунакта 12.02.2016

Иске Кенәр башлангыч мәктәбендә "Юл әлифбасында кунакта" исемле тәрбия сәгате үткәрелде.Анда Арча районы ЮХИДИ бүлегеннән юл инспекторы өлкән лейтенант Муллагалиев Фәнил Илһам улы,әти-әниләр ,авыл китапханәчесе катнашты.Укучылар юл билгеләре турында шигырьләр сөйләделәр,рәсемнәр буенча юл билгеләре нәрсә аңлатуын белделәр,,табышмакларның җавапларын таптылар,кроссворд чиштеләр,уеннар уйнадылар.Фәнил Илһам улы укучыларны юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакырды,бүләкләр тапшырды.Соңыннан инспектор әти-әниләрне кызыксындырган сорауларга җавап бирде.






