МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422030, РТ, Арский район, c. Старый Ашит, ул. Школьная, д. 7\ |
| Телефон: | +7(843)-669-24-24 |
| E-Mail: | Ssa.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Староашитская ООШ" |
| Руководитель: | Мустафина Альбина Виниаминовна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 34\Бездә укыйлар |
| У нас учат: | 13\Бездә укыталар |
МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 153 154 ( 155 ) 156 157 158 159 160 >>
-
Мәктәптә өмә 11.10.2016

Печмәнтау башлангыч мәктәбе укучылары мәктәп территориясен коелган яфраклардан чистарттылар. Тәҗрибә участогындагы түтәлләрдән чүп үләннәрен чистартып, язга әзерләп калдырдылар.
-
Мәктәп инспекторы белән очрашу 10.10.2016

8 октябрь көнне Арча муниципаль комитетының әйдәп баручы белгече Нигматуллин Н.К. укучылар белән эшлекле әңгәмә үткәрде. Ул мәктәптә , урамнарда, жәмәгать урыннарында тәртип саклау, куркынчысызлыкны тәэмин итү, җинаятьләрне булдырмау өчен үтәлергә тиешле кагыйдәләрне тагын бер кат искәртте. Заралы һәм начар гадәтләргә иярмәскә чакырды.
-
Антиалкогольная акция "Здоровая пробежка" 10.10.2016

8 октября члены отряда «БАРС» проводили в центре села Старый Ашит республиканскую антиалкогольную акцию «Здоровая пробежка». В рамках акции они проводили с прохожими пробежку с призывами, речевками про ЗОЖ. Участники проекта заранее подготовили листовки об опасности для здоровья употребления пива, алкоголя; с прохожими, принявшими участие в акции, подписывали однодневный контракт отказаться от вредных привычек. Было собрано 22 подписей.
-
Өлкәннәр көне 07.10.2016

6 октябрь көнне Иске Кенәр авылы китапханәсендә өлкәннәр белән очрашу кичәсе булды.Иске Кенәр башлангыч мәктәбе укучылары өлкәннәребезне бәйрәм белән котлап шигырьләр сөйләделәр,җырлар җырладылар.
Өлкәннәребез мул табын артында рәхәтләнеп сөйләшеп утырдылар,кичәне оештыручыларга үзләренең рәхмәтләрен җиткерделәр.
-
Яшәгез сез мәңге яшь булып! 06.10.2016

Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара.Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз, хезмәт юлын лаеклы узган ветераннарыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Без – яшь буын һәрберсен хөрмәт итәргә тиешбез. Гомерләре буе хезмәттә кайнаган, тормыш авырлыкларын иңнәрендә күтәргән әби-бабаларыбыз картлык көннәрендә зур игътибарга, хөрмәткә лаек. Хөрмәтле өлкәннәребез! Сез намуслы хезмәт иткәнсез, безнең бәхетле тормышта яшәвебезгә үзегездән зур өлеш керткәнсез. Бу дөньяда куйган хезмәтләрегез, кылган изгелекләрегез өчен зур рәхмәт сезгә. Без, яшьләр, сезнең киңәшләрегездән тайпылмабыз, үрнәк булырга тырышырбыз.
-
Күңелле стартлар 04.10.2016

Көзге көннәр әле аяз,әле яңгырлы. Табигатьнең матур төсләргә бизәлгән җылы көннәре балаларны тышка дәшә. Печмәнтау башлангыч мәктәбе укучылары мәктәп мәйданчыгында күңелле стартлар үткәрде. Балаларның сәламәтлеге өчен саф һава һәм хәрәкәтле уеннар кирәк һәм файдалы.
-
1 октябрь - агач утырту көне 03.10.2016

1 октябрь - агач утырту көне буларак билгеләп үтелде. Бу көнне безнең укучылар да мәктәп территориясенә чыршы үсентеләре утырттылар.
-
Поздравляем! 03.10.2016

Поздравляем команду юношей ( тренер Габделахатов М.Р.) , занявшую 2 место в первенстве Арского муниципального района по волейболу среди юношей 2002-2003г.р. и моложе. Молодцы!
-
Бәйрәм белән! 01.10.2016

Печмәнтау башлангыч мәктәбе укучылары Өлкәннәр көне уңаеннан бүләкләр әзерләделәр. Үзләренең кадерле әбиләрен һәм бабайларын бәйрәм белән котладылар. Мәктәбебездә озак еллар класс бүлмәләребез чиста булсын дип тырышкан, укучыларыбызны тәмле итеп сыйлаган, хәзерге көндә лаеклы ялда булган Ясминур Әхмәтҗанованы да укучылар бәйрәм белән котлап, үзләренең теләкләрен теләделәр.
-
Көзге экскурсиядә 30.09.2016

Иске Кенәр башлангыч мәктәбе укучылары табигатькә көзге экскурсиягә чыктылар.Укучылар табигатьтәге көзге үзгәрешләрне күзәттеләр,уеннар уйнадылар.Соңыннан технология дәресләрендә кулланыр өчен табигый материаллар җыйдылар.
Югалмаган икән әле
Төсләрнең яшеле дә.
Ясап яфрак бәйрәмнәре
Көз килә әкрен генә.






