МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422030, РТ, Арский район, c. Старый Ашит, ул. Школьная, д. 7\ |
| Телефон: | +7(843)-669-24-24 |
| E-Mail: | Ssa.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Староашитская ООШ" |
| Руководитель: | Мустафина Альбина Виниаминовна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 34\Бездә укыйлар |
| У нас учат: | 13\Бездә укыталар |
МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 151 ( 152 ) 153 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
"Җиңү бәйрәме балалар күзе белән" фотоконкурсы 10.05.2016

"Арча хәбәрләре" газетасы үткәргән "Җиңү бәйрәме балалар күзе белән" дип аталган фотоконкурста безнең мәктәпнең 7 класс укучысы Муллагалиев Фәнзил 2 урынны алды. Молодец, Фәнзил!
-
Бөек Җиңүгә- 71 ел! 09.05.2016

Иске Кенәр авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбыз хөрмәтенә митинг булды. Митингта тыл ветераннары,сугыш чоры балалары катнашты.Һәйкәлгә венок салынды.Укучылар ветераннарны бәйрәм белән котладылар.Күгебез һәрчак аяз,дөньялар тыныч булсын!
Кайгы китерә сугышлар
Туктасын иде алар.
Тынычлыкта яшәсеннәр
Җирдә барлык балалар!
Бүген Җиңү бәйрәме,
Ачы сугыш беткән көн.
Яу кырында калганнарны
Искә ала торган көн.
-
Язлар җиргә Җиңү алып килде 07.05.2016

Бөеклеген берни белән дә тиңләштереп булмый торган Җиңү бәйрәмен һәр йөрәк дулкынланып көтәдер. Әнә бит, быел да мәктәп укучылары, авылдашлар, тыл ветераннары Җиңү һәйкәле каршындагы мәйданга җыйналган. Кулларына шарлар, чәчәкләр тоткан балаларга, ак яулыклы апаларга карап сокланмый мөмкин түгел! Кызганыч, Иске Ашыт авыл җирлегендә бу көннәрнең шатлыгын уртаклашырлык сугыш ветераннары калмады инде.Шул сәбәпле тантананың иң мөхтәрәм кунаклары, әлбәттә, тыл ветераннары иде.. Әмма чәчләрен чал сарган өлкәннәрнең сафы да елдан-ел сирәгәя шул. Ватан азатлыгы өчен яу кырында башларын салган солдатларны бер минут тынлык белән искә алганнан соң, һәйкәл алдына венок, чәчәкләр салынды, укучылар көче белән әзерләнгән концерт күрсәтелде..
-
Җиңү язы 03.05.2016

Мәктәбебез укучылары һәм укытучылары "Җиңү язы" акциясенә бик теләп кушылдылар. Акциянең планы төзелде һәм шул план нигезендә эш башланды. Авыл уртасында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлне укучыларыбыз һәрдаим чистартып торалар.
-
Куркынычсыз тәгәрмәч 01.05.2016

30 апрель көнне Арчаның №5 гимназиясендә "Куркынычсыз тәгәрмәч" конкурсы булды. Анда безнең мәктәптән Гарипов Данил, Хасанов Илмир, Гимадиева Рәзинә, Ахметова Гөлүсә уңышлы катнашып кайттылар. Аларны ярышка Ахметгалиева Ә.Х. әзерләде.
-
Поздравляем! 28.04.2016

Поздравляем дружину юных пожарных "Очкын", занявшую 2 место районного этапа республиканского смотра - конкурса дружин юных пожарных "Горячие сердца". Молодцы!
-
Сәнгатебез күкләрендә - Кояшыбыз, аебыз, Бар җиһанга күренерлек кадерле Тукаебыз! 26.04.2016

Бик еракта балкып аткан
Бер гүзәл апрель таңы,
Бирде сине бу җиһанга
Әй, шагыйрьләр солтаны.
Еллар үткән, ара ерагайган саен Тукаебыз безгә якыная, кадерлерәк була бара. Аңа булган чиксез ихтирам безнең күңелләрдә онытылмаслык урын ала.Төптән уйлап баксаң, без чыннан да гомер буе Габдулла Тукай белән бергә яшибез. Җаныбыз аның шигырьләреннән, ул тудырган гаҗәеп дөньядан аерыла алмый. Аның туган көне көнне без бәләкәй Апуш, Шүрәле, Кәҗә белән Сарык, Күбәләк артыннан йөрдек, олы шагыйрьгә ияреп шигърият дөньясына үттек.
-
Юлда йөрсәң, бул өлгер! 25.04.2016

Соңгы елларда республикабызда автотранспорт саны,юлларда машина хәрәкәте көннән-көн арта бара. Шуның нәтиҗәсендә балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да көчәя. Ә бу исә, үз чиратында, балаларга яшьтән үк юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү кирәклегенә басым ясый.Бала чакта алган белем һәм күнекмәләр яхшы үзләштерелә, тиз генә онытылмый, гомер буе саклана. Балаларга кечкенәдән үк "юл әлифбасын" өйрәтү, аларда юлда йөрү кагыйдәләрен формалаштыру - әти-әниләрнең, барлык педагогларның изге бурычы. Бүген безнең мәктәптә "Юлда йөрсәң, бул өлгер!" дип аталган юл йөрү кагыйдәләренә багышланган тәрбияви чара үтте. Анда Арча юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәре Мухаметзянова Энҗе Газизовна катнашты. Ул юл йөрү кагыйдәләре буенча укучыларның белемнәрен сынады, үзенең киңәшләрен җиткерде.
-
Поздравляем! 25.04.2016

Поздравляем команду юношей, занявшую 2 место на Первенстве Арского муниципального района по волейболу среди сборных команд общеобразовательных учреждений. Молодцы!
-
Поздравляем! 22.04.2016

Поздравляем команду юношей, занявшую II место в зональных соревнованиях по волейболу среди учащихся основных общеобразовательных школ Арского муниципального района. Молодцы!






