МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422030, РТ, Арский район, c. Старый Ашит, ул. Школьная, д. 7\ |
| Телефон: | +7(843)-669-24-24 |
| E-Mail: | Ssa.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Староашитская ООШ" |
| Руководитель: | Мустафина Альбина Виниаминовна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 34\Бездә укыйлар |
| У нас учат: | 13\Бездә укыталар |
МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 148 149 ( 150 ) >>
-
Белемнәрне ныгытабыз 24.01.2017

Укучыларның белемнәрен ныгыту өчен учи.ру сайты биремнәре бик уңайлы. Печмәнтау башлангыч мәктәбе укучылары дәрестән соң һәм өйләрендә биремнәрне бик теләп башкаралар. Әлегә олимпиаданың сынау туры бара.
-
"Ел класс җитәкчесе" конкурсының зональ этабы 23.01.2017

23 нче январь көнне "Ел класс җитәкчесе" конкурсының зона этабы узды. Анда безнең мәктәпнең 8 нче класс җитәкчесе Саляхова Лилия Ахметгалиевна катнашты. Ул "Табигать ялгышларны кичерми" дигән темага тәрбия сәгате һәм "Без төрле, ләкин без бергә" исеме астында осталык дәресе үткәрде. Киләчәктә Лилия Ахметгалиевнага иҗади уңышлар телибез.
-
Ата - аналар җыелышы 19.01.2017

Бүген, ягъни 19 январь көнне, 9 классларның ата - аналар җыелышы үтте. Җыелышта 2 чирек нәтиҗәләре, ОГЭ га әзерлек мәсьәләләре каралды.Шулай ук мәктәп директорының, класс җитәкчесе, предемет укытучыларының чыгышлары тыңланды, яртыеллык эшчәнлеккә нәтиҗә ясалды, алдагы бурычлар билгеләнде.
-
Саф һавада чаңгы шуабыз 17.01.2017

Табигатьтә көннәр искиткеч матур тора. Чаңгы - чанада шуу, хоккей уйнау өчен иң шәп вакыт. Безнең мәктәп укучылары вакытларын бер дә бушка уздырмыйлар: чаңгы юлы, мәктәп яны шугалагы шау - гөр килеп тора.
-
"Диңгез сугышы" уены 14.01.2017

14 нче январь көнне мәктәпнең "Якты кояш" дружинасы рәисе Гимадиева Рәзинә 5-6 класс укучылары белән "Диңгез сугышы" уены үткәрде. Уен укучыларның тапкырлыгын, җитезлеген кошлар турындагы белемнәрен сынауга корылган иде.
-
Өченче чирек башланды! 10.01.2017

Кышкы каникуллар сизелмичә дә үтеп китте. Өченче чирек башланды. Укытучыларга һәм укучыларга уңышлар телибез.
-
Барыгыз да бозга! 08.01.2017

Кышкы каникулларда мәктәп яны катогы һәм спортзал бер дә буш тормады. Укучылар һәркөнне район үтәчәк ярышларга әзерләнү тренировкаларына йөрделәр. Студентлар белән укучылар, әтиләр белән укучылар арасында дусларча хоккей һәм волейбол ярышлары гөрләп узды.
-
Барыгыз да чаңгыга! 05.01.2017

5 январь нөнне мәктәптә "Барыгыз да чаңгыга!" девизы астында чаңгы ярышлары үтте, саф һавада кызыклы уеннар уйналды. Балаларның һәм өлкәннәрнең шат кәефен табигатьнең буранлап торуы да боза алмады. Өйләргә таралганда Һәркемнең күңеле күтәренке, битләре алсуланган иде.
-
Яңа елда чынга ашар безнең бөтен теләк тә! 27.12.2016

Чыршы тулы уенчыклар,
Ә башында йолдыз бар.
Куяннар, тиеннәр күпләр,
Шаян алар, елгырлар.
Күзләрдә бәхет елмая,
Ә шатлыкка чама юк.
Без биибез һәм җырлыйбыз,
Бездә бүген Яңа ел! -
Яңа еллар килсен бәхет алып! 27.12.2016

Яңа еллар килсен бәхет алып,
Яңа еллар килсен елмаеп!
Бергә булыйк, бердәм булыйк,
Яшәмәгез, дуслар, моңаеп.






