МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422030, РТ, Арский район, c. Старый Ашит, ул. Школьная, д. 7\ |
| Телефон: | +7(843)-669-24-24 |
| E-Mail: | Ssa.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Староашитская ООШ" |
| Руководитель: | Мустафина Альбина Виниаминовна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 34\Бездә укыйлар |
| У нас учат: | 13\Бездә укыталар |
МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 ( 153 ) 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
День добрых дел 21.04.2016

21 апреля прошел под девизом «День добрых дел».В рамках недели Добра учащиеся провели акцию «Чистая душа – чистая планета!» Акция проводилась с целью научить ребят более бережно относиться к сохранению порядка и чистоты во дворе школы и за его пределами. Учащиеся убирали территорию вокруг школы, территорию обелиска.
Продолжается акция «Ветеран рядом», в ходе которой обучающиеся оказывают помощь ветеранам тыла. Ребята узнавали нужды пенсионеров, составляли график помощи одиноким ветеранам.
-
Язгы мәрхәмәтлелек атнасы дәвам итә 20.04.2016

Язгы мәрхәмәтлелек атнасы дәвам итә. Бүгенге көн кеше гомерләрен саклап калуда ярдәм итүчеләргә- донорларга багышланды. Иртәнге тәрбия сәгатьләрендә класс җитәкчеләре "Кемнәр ул донорлар?" дигән темага әңгәмәләр үткәрделәр. 9 нчы класска Иске Ашыт авылы фельдшер - акушерлык пункты мөдире Файзрахманова Г.М. чакырылды. Ул донорлыкның файдасы, кемнәрнең донор була алулары турында җентекләп аңлатты.
-
Язгы өмәдә 19.04.2016

Мәктәпнең әйләнә-тирәсе кардан ачылып бетте. Печмәнтау башлангыч мәктәбе укучылары дәрестән соң өмәгә чыкты. Язгы чәчәкләр баш калкытты, әйләнә-тирәбез матурланып калды. Һәркем көченнән килгәнчә тырышты.
-
Мәктәп инспекторы белән очрашу 19.04.2016

Балаларның тормыш иминлеген саклау – һәр әти-әнинең һәм мәктәп укытучысының иң зур бурычларыннан берсе.Балаларга сәламәт яшәү рәвешен аңлату, алга таба җинаять юлына басуның нинди аянычлы нәтиҗәләргә китерүен искәртү максатыннан бүген безнең мәктәпкә укучылар белән очрашуга мәктәп инспекторы Нигъматуллин М.К. килде. Ул укучылар белән эшлекле һәм файдалы әңгәмә үткәрде. Кешегә гомер бер генә килә, аны ничек үткәрсәң дә була. Яхшы, тәртипле яшәп тә, начар гамәлләр кылып та. Ул балаларга терроризм, наркотиклар куллану, урлау, кыйнау, үтерү кебек җинаятьләрнең нинди фаҗига белән тәмамлануын аңлатты. Соңыннан укучылар инспекторга үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр.
-
Язгы мәрхәмәтлелек атнасы - Дуслык көне 18.04.2016

18 апрель "Елмаюыңны бүләк ит" девизы астында үтте. Барлык кешедә дә яхшы кәеф, уңай эмоцияләр тудыру максатыннан "БАРС" отряды членнары башлангыч классларга үз куллары белән ясалган эшләнмәләр, шарлар бүләк иттеләр, кызыклы уеннар уйнаттылар.
-
Весенняя неделя добра 16.04.2016

Спешите делать добрые дела.
Получится –считайте, повезло.
Спешите делать добрые дела,
Чтоб не хватило времени на зло!
16 апреля в нашей школе стартовала Весенняя неделя добра. Цель акции: способствовать взаимопониманию, взаимопомощи, установлению тёплых и дружеских отношений детей младшего школьно возраста и подростков в совместной творческой деятельности. К проведению недели был составлен план мероприятий.
-
V республикакүләм Тукай укулары 15.04.2016

14 нче апрельдә Арчада Габдулла Тукайның иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган V республикакүләм Тукай укулары үтте. Анда безнең мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучысы Гарипов Даниф (җитәкчесе Гайнуллина Р.Ә.) катнашты һәм уңышлы чыгыш ясаган өчен диплом белән бүләкләнде.
-
Экскурсиядә 14.04.2016

Табигатьтә яз хакимлек итә. Кояш быел табигатьне иртә уятты. Печмәнтау башлангыч мәктәбе укучылары яз билгеләрен күзәтергә экскурсиягә чыкты. Язгы ташу, төркем-төркем очкан кыр казлары, агачларга иңгән яшькелт-кызгылт төсләр балаларда туган якның матурлыгына соклану, ярату хисләре уятты.
-
Галәм серләре 12.04.2016

Ю.А.Гагаринның галәмгә очуына 55 ел булды.Бу уңайдан үткәрелгән чараларда Печмәнтау башлангыч мәктәбе укучлары да читтә калмады. "Галәм серләре" темасына үткәрелгән класс сәгате укучыларны бик кызыксындырды. Дәрестән соң укучылар галәмне, үзләре күз алдына китергәнчә, компьютерда Paint программасында ясап карадылар.
-
День космонавтики 12.04.2016

12 апреля в школе прошли мероприятия , посвящённые 55-летию полёта первого лётчика-космонавта Ю. А. Гагарина в космос.
Среди школьников 1-5 классов проводился конкурс рисунков и поделок « Космические фантазии» посвящённых Дню космонавтики. Дети с большим удовольствием участвовали.
На уроках физики в 7- 9 классах и информатики в 8-ых классах были показаны презентации и прочитаны доклады учащимися на темы:
« Первый полёт человека в космос».
« Космонавтика: вчера, сегодня, завтра».
Для обучающихся 1 - 4 классов классные руководители провели классные часы"Путешествие в космос". На классном часе ребята узнали много интересного о космических ракетах, об одежде, питании космонавтов, а так же, кто стал первым космонавтом в мире.
Для обучающихся 5 – 9классов классные руководители провели классный час «Заря космического века». На этом мероприятии обучающихся ознакомились с первыми космонавтами, с историей освоения космоса, о биографии Ю.Гагарина, о достижениях в области космонавтики.






