МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422030, РТ, Арский район, c. Старый Ашит, ул. Школьная, д. 7\ |
| Телефон: | +7(843)-669-24-24 |
| E-Mail: | Ssa.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Староашитская ООШ" |
| Руководитель: | Мустафина Альбина Виниаминовна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 34\Бездә укыйлар |
| У нас учат: | 13\Бездә укыталар |
МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 ( 156 ) 157 158 159 160 >>
-
Яшелчәләрдән шаян дуслар 27.09.2016

Бакчаларда яшелчәләрнең өлгергән чагы. Түтәлләрдән җыеп алынган уңыш укучыларны тукландыру өчен кулланыла. Печмәнтау башлангыч мәктәбендә укучылар өлгергән яшелчәләрнең орлыкларын икенче елга утырту өчен алып куйдылар. Ә яшелчәләр үзләре бик матур шаян дусларга әйләнделәр.
Бакчабызның түтәлләре
Тулып торды җәй буе.
Кышка өстәлләрдә торыр
Бакчабызның бу сые.
Ташкабакның төрлеләре
Үскән икән, күр әле.
Ә без менә ясап куйдык
Аның матур күзләрен.
Өстәлләргә килде бүген
Шаян дуслар, төрлеләр.
Безнең куллар эшкә оста,
Бар нәрсәгә өлгерләр.
-
Интернет урок 27.09.2016

27 сентября состоялся Всероссийский Интернет-урок по теме «Профилактика наркомании в образовательной среде».
-
Тырыш хезмәт җимеше 26.09.2016

Җәй буе тырышып эшләгәннең нәтиҗәсен көз көне җыябыз. Бакчабызда кишер, чөгендер, суган, кәбестә, кабак уңышы мул булды. Үзебез үстергән уңышны мәктәп ашханәсендә рәхәтләнеп кулланырбыз.
-
Мәктәбебез - гөлбакча 24.09.2016

Көз озын килеп, кояшлы матур торгач, мәктәп бакчалары әле дә шау чәчәктә. Мәктәбебез - гөлбакча ди Печмәнтау башлангыч мәктәбе укучылары. Инде орлыклар өлгереп килә, ә өлгергәннәрен җыя барабыз.
-
Татарстанның варислары без! 22.09.2016

5 нче класс укучылар варислар сафына кабул ителделәр. Алар иптәшләре яхшы варис булырга, яхшы укырга, олыларга, кечеләргә игелекле булырга сүз бирделәр.
-
Тынычлык дип тибә һәр йөрәк 20.09.2016

Мәрхәмәтлелек атнасы кысаларында Печмәнтау башлангыч мәктәбе укучылары белән "Тынычлык дип тибә һәр йөрәк" дигән тәрбия сәгате үтте. Укучылар тынычлык турында шигырьләр укыдылар, обелиск тирәсен яфраклардан чистарттылар. Соңыннан тынычлык күгәрченнәре ясадылар.
-
Республиканская акция "Подари улыбку" 19.09.2016

16 сентября члены отряда «БАРС» проводили в центре села Старый Ашит республиканскую акцию «Подари улыбку!» В рамках акции они раздали листовки в форме улыбки «смайла» с призывом вести ЗОЖ. Было роздано 56 листовок.
-
Мәктәп укучысының мәдәни көндәлеге” н тапшыру тантанасы 16.09.2016

16 нчы сентябрь көнне башлангыч сыйныф укучылары өчен “Мәдәниятле кеше-әдәпле кеше” темасы астында Мәдәният дәресе үткәрелде. “Мәктәп укучысының мәдәни көндәлеге”н тапшыру тантанасында авыл китапханәчесе Магсумова Г. һәм укучыларның әниләре дә катнашты. Дәресне 2 нче сыйныф җитәкчесе Шангараева Л.Р. “Хәерле көн!” дигән әңгәмә белән башлап җибәрде. Мәктәп китапханәчесе Гайнуллина Р.Ә. көндәлеккә аңлатма бирде, аны тутыру тәртибе белән таныштырды. Дәрескә әзерләнгән “Китап-белем чишмәсе” темалары астындагы китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Чыгышлар укучыларның матур җырлары һәм шигырьләре белән үрелеп барды.Мәдәният дәресе ахырында мәктәпнең уку-укыту бүлеге мөдире Гарипова Н.И. кызы 1-4нче сыйныфларда белем алучы 20 укучыга көндәлек тапшырды. Ул көндәлекнең укучыларга республикабызның, районыбызның тарихи-истәлекле урыннарына, төрле мәдәни чараларга юл күрсәп, рухи байлыкларыбыз белән якыннанрак танышырга ярдәм итәчәге турында сөйләде.
-
Доброта для души 13.09.2016

В рамках акции "Осенняя неделя добра" старшеклассники проводили интересные игры с младшими школьниками , приготовили подарки своими руками детям - инвалидам
-
Имин булсын юлыгыз! 09.09.2016

Иминлек айлыгы һәм укучылар арасында юл-транспорт фаҗигаләрен кисәтү максатыннан Иске Кенәр башлангыч мәктәбендә тәрбия сәгате үткәрелде.Чарада ЮХИДИ инспекторы катнашты. Инспектор укучыларга юлда тәртип бозмыйча,дөрес итеп йөрергә кирәклеген аңлатты.
Кайда гына йөрсәгез дә
Игътибарлы булыгыз.
Кагыйдәләрне үтәгез,
Имин булсын юлыгыз!






