Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
Год основания учреждения: | 2000 |
У нас учатся: | 17 |
У нас учат: | 8 |
Яңалыклар/ Новости
"Кошлар - безнең дуслар" Акция "Кормушки"
Опубликовано: 20.01.202315 нче гыйнвар - Бөтенроссия кышлаучы кошлар көне. Бу көн Россиядә язучы Евгений Носов истәлегенә, аның туган көнендә үткәрелә. Дусты А.Яшинның “Кышын кошлар ашатыгыз!” шигырен укыгач, Евгений Носов һәр көздә кошлар өчен җимлекләр элә башлаган, шәһәрдәшләрен дә шул эшкә җәлеп итү өчен шигырь язылган листовкалар ябыштырып йөргән.
Шул вакытта Россиянең Кошларны саклау берләшмәсе 15 гыйнварны – Евгений Носовның туган көнендә – Кышлаучы кошлар көне дип игълан итәргә һәм Россиянең экологик календарена кертергә тәкъдим итә.
Шул уңайдан мәктәбебезгә Арча районы экология инспекторы Габдрахманова Гөлнара Ильяс кызы килде. Ул укучылар белән кошлар темасына карата викторина уздырды. Кошларга нәрсә ашатырга кирәклеге турында тулы белешмә бирде. Очрашу укучылар өчен файдалы да, күңелле дә булды.
Кошларны ашату – кешелек сыйфатларын күрсәтү һәм мәрхәмәтле булуның гади бер ысулы. Шунысын да әйтергә кирәк, әгәр сез кошларны ашатырга тотынгансыз икән, бу эшне даими алып барырга, җим салып торырга кирәк. Шулай булмаганда ашатуга ияләнгән кошларны һәлак итәргә мөмкин. Без дә кошларны икмәк валчыклары, ярмалар белән сыйладык. Сыйланыгыз, кошкайлар!
Начинаем 2023 год с добрых дел! Минэкологии Татарстана запускает флешмоб
К списку новостей