Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
Год основания учреждения: | 2000 |
У нас учатся: | 17 |
У нас учат: | 8 |
Яңалыклар/ Новости
Чана шуганда сак булыйк!
Опубликовано: 23.01.2023Балачакта кыш иң истә кала торган ел фасылы. Телисең икән чана, телисең икән чаңгы шуасың. Сәламәтлекне ныгыту өчен менә дигән вакыт! Саф һава, тирә-юньдә күзләрне чагылдырып кар җемелди. Кышкы уеннар күңелле дә, ләкин шул ук вакытта куркыныч та. Бигрәк тә тюбингларда шуу куркыныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.
Бүген мәктәптә шушы темага әңгәмә үткәрдек. Укучыларны тюбингта шуганда үтәргә тиешле кагыйдәләр белән таныштырдык.
Тюбингта шууы рәхәт һәм куркынычсыз булсын өчен тюбингта шуу өчен махсус ясалган урын булырга, тау төшү сөзәк, авышу почмагы 20 градустан артмаска; шуганда, бала ян-якка беркетелгән махсус каешларга тотынырга; таудан тюбингта төшүче баланы аскы якта зурлар каршы алырга тиеш.
Тюбинг белән шуганда, 5 «ярамый» ны үтәргә кирәк:
1. Алда каршылыклар (агачлар, башка балалар, таш, боз) булганда, тюбта таудан төшәргә ярамый.
2. «Ватрушка»ларны бергә беркетергә ярамый!
3. Тюбка өчәүләп һәм аннан да күбрәк утырып шуарга ярамый.
4. Алдан шуучылар төшеп җитмичә, таудан шуа башларга ярамый.
5. Таудан төшкәндә тюбингта басып торырга яисә ятарга ярамый.
Җиде яшьтән кече балалар олылар белән генә шуарга тиеш.
Гомеребезне куркыныч астына куймыйк, игътибарлы булыйк!
К списку новостей