• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомится на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1
Телефон: +7(843)-665-03-07
E-Mail: Sksl.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Кошлаучская ООШ"
Руководитель: Аюпова Рания Фирдусовна
Год основания учреждения: 2000
У нас учатся: 17
У нас учат: 8

Яңалыклар/ Новости

Бөек Җиңү көне белән!

Опубликовано: 09.05.2019

    1945 елның маенда кешелек тарихындагы иң авыр һәм иң куркыныч сугыш тәмамланды. 9 Май - илебез халкы өчен тантана көне!..
    Бөек Ватан сугышында катнашкан һәр солдатның исеме Россия һәм бөтен кешелек тарихына алтын хәрефләр белән язылган. Быел без Бөек Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итәбез. Совет халкы күрсәткән батырлыклар еллар узу белән тоныкланмый, киресенчә, аның бөеклеген без тагын да ныграк аңлый барабыз.
    Җиңү бәйрәме - ул шатлыклы күз яшьләре, бу көн һәр гаилә кадерләп саклый торган хәтер. Ул безне тагын да берләштерә һәм бернинди сынаулар алдында да югалып калмаска өйрәтә. Безнең бурыч - Җиңүнең нинди бәягә яуланганын аңлау, Ватан азатлыгы өчен башын салганнарны онытмау, арабызда яшәүче ветераннар турында кайгырту.
    Кушлавыч авылында да Җиңү көне матур, истә калырлык итеп узды. Балалар фронтовик бабаларының, тылда хезмәт куйган әби-бабаларның фотоларын тотып авыл урамыннан уздылар. Бәйрәмгә килүче авылдашларыбызга мәктәп укучылары матур итеп шигырьләр сөйләделәр, җырладылар,клуб мөдире Хәнәфиева Фәния Нурислам кызы оештырган “Сәйләннәр” төркеме “Ак каен” дип исемләнгән фольклор тамаша күрсәттеләр. Соңыннан Һәлак булган авылдашларыбыз истәлегенә һәйкәлгә венок куелды. Бер минутлык тынлык белән сугыш кырларында ятып калган авылдашларыбыз искә алынды, "Үлемсез полк" акциясе үтте. Килгән кунаклар Габдулла Тукайның музей йортына керделәр, үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар. Әлеге бәйрәмнән һәркем кәнагать булып кайтып китте.



К списку новостей