Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 128 129 ( 130 ) >>
-
Котлыйбыз!.. 13.09.2017

Бүген, 13нче сентябрь көнне, хөрмәтле хезмәттәшебез, башлангыч сыйныфлар укытучысы Шәяхмәтова Рания Фәргать кызының туган көне. Без аны чын күңелебездән гомер бәйрәме белән котлыйбыз! Аңа нык сәламәтлек, озын гомер, эшендә зур уңышлар, гаилә иминлеге телибез.
Сиңа насыйп булган бәхет, шатлык,
Якты көннәр мәңге үтмәсен,
Сәламәтлек - ярты бәхет, диләр
Шунысы бигрәк читләп үтмәсен.
Бәхет чишмәләрең мул аксын,
Зур шатлыклар белән таң атсын! -
Гаиләдә аралашу көне 12.09.2017

2 сыйныфта укучылар өр-яңа таныш булмаган, бөтенләй чит тел- инглиз теле белән танышалар. Бу чорда аларга аеруча әти-әни, гаилә ярдәме кирәк. Бүген, ягъни 12 сентябрь гаиләдә аралашу көне уңаеннан, дәрес "сәламләү" темасына багышланды. Дәреснең максаты - укучыларга гаиләдә аралашуның кыйммәтләренең асылын тошендерү иде.Шулай ук дәрестә укучының әтисе дә катнашты. Бу дәресне тагын да җанландырды.Дәрес бик унышлы утте!
-
Сыйныф сәгатьләрендә 11.09.2017

11 нче сентябрь - алкогольгә каршы көрәш көне. Әлеге уңайдан мәктәбебездә "Эчүчелек - афәт" дигән темага сыйныф сәгате үтте. Бу чарада клуб мөдире, китапханәче, музей хезмәткәре дә катнашты. Укучыларга алкогольнең никадәр зыянлы булуы, сәламәт яшәү рәвеше алып бару турында мәгълүмат тапшырылды. Укучылар белән викторина да уздырылды. Нәтиҗә ясаганда һәр бала алкогольнең начар тәэсир итүен, үзеңдә нык ихтыяр көче тәрбияләргә кирәклеген аңлады, бу алар биргән җавапларда чагылыш тапты.
-
"Дуслык булса яшәр гомергә бөтен җир шарында тынычлык!" 07.09.2017

3 нче сентябрьдән ил күләмендә терроризм, экстремизмга каршы атналык игълан ителде. Шул уңайдан мәктәп күләмендә төрле чаралар, тәрбия сәгатьләре уздырыла. Бүген дә, 7 нче сентябрь көнне, укучылар белән "Дуслык булса яшәр гомергә бөтен җир шарында тынычлык!" дигән исем астында чара үткәрелде. Әлеге чарада Кушлавыч авыл клубы, китапханәсе хезмәткәрләре дә катнашты. Тарихи вакыйгаларга күз салынды һәм теракттан саклану, аны булдырмый калу өчен нәрсә эшләргә кирәклеге турында мәгълүмат бирелде.
-
Мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе(+фото) 27.08.2017

Кичә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе узды. Укытучыларның гамәли киңәшмәләре август уртасыннан ук башланды. Ә монысы йомгаклау конференциясе. Пленар утырышта Татарстан Республикасы премьер министры урынбасары, мәгариф һәм фән министры Энгель Нәвапович Фаттахов та катнашты. Ул Арча муниципаль районының кайбер мәктәпләрендә булды, яңа төзелеп килүче Арча 6нчы номерлы мәктәбендә эш торышы белән танышты. Пленар утырыштан соң капиталь ремонт узган Сеҗе урта мәктәбен ачуда катнашты...
Август киңәшмәсе узган, район мәдәният йорты урнашкан Арчаның үзәк мәйданы иртәдән бәйрәм чаралырыннан гөрләп торды. Кунакларны район мәктәпләре ярминкәсе, чәчәк композицияләре күргәзмәсе, район укучыларының чыгышлары, җыр-биюләр, район мәктәпләре эшчәнлекләрен яктырткан шәхсән күргәзмәләр каршы алды.
Пленар утырышны Арча муниципаль районы башлыгы Нуриев Ильшат Габделфәрт улы ачып җибәрде һәм алып барды.
"Район мәгариф системасының белем бирү, тәрбия һәм этномәдәни потенциялы" доклады белән Арча муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе җитәкчесе Ибраһимов Алмаз Ринат улы эшчәнлеккә нәтиҗә ясап алга бурычлар билгеләде. Шушы ук юнәлештә район башлыгы Ильшат Габделфәртович та уңай якларны да, кимчелекләрне дә ачып нәтиҗәләр ясады һәм күрсәтмәләр бирде...
Тулырак һәм фотомизгелләр белән: qushlawich.ruда.
-
Яңа уку елына әзерлек
24.07.2017
Әлеге вакытта гомум коллектив көче белән мәктәпне яңа уку елына әзерләү эшләре гөрли. Тирә-як тәртипкә китерелә, мәктәп эчендә чистарту-агарту эшләре, косметик ремонт алып барабыз...
-
"Өлкән укытучы" грантовиклары кабат укуда
20.07.2017
Агымдагы елда Республикакүләм "Өлкән укытучы" гранты җиңүчеләре өчен кабат белем күтәрү семинары оештырылды. Мәктәбебезнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы И.Әюпов "Интерактив технологияләрне укыту өлкәсенә кертү" темасы буенча укуларда булды. Июнь аенда да алар Грант юнәлеше буенча үз белемнәрен күтәрү курсларында булып кайттылар...
-
"Тукай оныклары" Кушлавычта...
12.07.2017
Агымдагы ике көн эчендә авылыбызга Арча районы Яңа Кырлай мәктәбе базасында оештырылган "Тукай оныклары" ял лагерына җыелган укучылар килде. Республиканың гына түгел, Рәсәйнең төрле төбәкләреннән җыелган 300 укучы ике көндә яртылаш бүленеп Кушлавычта да кунак булдып киттеләр. 150шәр укучыны 6 төркемгә бүлеп, төрле нокталарда ял иттердек. Һәр төркем Кушлавычтагы Тукаевларның музей-йортында, Кушлавыч мәктәбе базасында "Тукайның тормыш юлы" (Утар-Аты мәктәбе), "Тукай-табышмакларда" (Түбән Аты мәктәбе), "Тукай иҗаты" (Наласа мәктәбе) интеллектуаль тукталышларында һәм рәхәтләнеп, шаулап ял иткән "Без җитез дә, без өлгер" мәдәни-спорт чарасында (Кушлавыч мәктәбе) актив катнашты...
-
Аттестатлар тапшыру...
28.06.2017
Быелгы чыгарылыш сыйныф укучыларыбыз барысы да имтиханнарын уңышлы тапшырып кулларына өлгергәнлек аттестаты алдылар. Алдагы хәбәрләребездә әйткәнчә агымдагы елны һәр укучыбыз дүрт фәннән имтихан тотты: рус теле һәм математика фәннәре мәҗбүри, сайлап алу фәннәре физика (2 укучы), информатика (3 укучы) һәм география фәннәре булды. Апрель азагында ук алар татар теленнән Бердәм Республика тестын уңышлы үткәннәр иде инде. Аттестат тапшыру чарасын әзерләүдә чыгарылышларыбыз һәм сыйныф җитәкчеләре зур хезмәт куйган, ата-аналарның да өлеше бик зур. Көтеп алынган мероприятие бик матур килеп чыкты. Укучыларыбызга хәзер уңышлар теләп калабыз...
-
Болгар шәһәренә сәяхәт
14.06.2017
Җәйге яллар чорына туры китереп һәм "Рәсәй көне" уңаеннан үзебезгә бүләк ясадык. Барлык укучыларыбыз, мәктәп коллективы, дусларыбызны да дәшеп Болгар шәһәренә сәяхәт кылдык. Юл ерак кебек тоелса да югары комфортлы автобуста баргач арытмады. Әлеге автобусны Арча шәһәре "Боз сарае"ннан арендаладык, әлеге мөмкинлекне тудырган өчен аларның җитәкчелегенә дә зур рәхмәтлебез! Көне дә матур булды, иртәнге 6.00. бик илтифатлы йөртүчебез Илгиз абый автобуны ерак юлга кузгалтты. Матур музыка тыңлап, көн эсселәнүгә салкынча һава өреп баручы юл корабында бару бик уңайлы булды, дүрт сәгать тирәсе вакыт сизелми дә үтеп киткән... Безне хозур Болгар шәһәре каршы ала. Ул дөрестән дә бик нык яңарган, матурайган!..













