Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 ( 127 ) 128 129 130 >>
-
Шашка уены осталары 28.12.2017

Кичә Арча районы мәгариф хезмәткәрләренең беренчел профсоюз оешмалары арасында шахмат һәм шашка буенча зона ярышлары уздырылды. Безнең зонада бу ярышлар Арчаның Ежков исемендәге беренче номерлы мәктәбендә узды.
Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбеннән 2 укытучы, шашка уены буенча Минһаҗев Алмаз 3 нче урын, Ибраһимова Рәмзия 2 нче урыннарны яуладылар. Афәрин! Алдагы спорт ярышларында да уңышлар юлдаш булсын!.. -
Яңа ел килә!.. 25.12.2017

Яңа еллар килсен бәхет алып,
Яңа еллар килсен елмаеп.
Күңелләрдә мәңге шатлык булсын,
Яшәмәгез, дуслар моңаеп,
Менә тиздән, бик тиздән үзенең өр-яңа шатлыклары, мәшәкатьләре, матур бәйрәмнәре белән 2018нче Яңа ел туган җиребезгә аяк басачак. Нинди булыр ул? Әле тузан да кунмаган ак кәгазьдәй 2018 нче елның тарих битләренә ниләр язылыр? Һәркемнең алдан беләсе киләдер, мөгаен. Бер уйласаң иске һәм яңа елны бары бер мизгел аерып тора. Һәм менә шул мизгел әйтеп бетергесез өметләр белән тулачак.Һәркайсыбызның якты өметләре, татлы хыяллары чынга ашсын.
Узган шимбәдә мәктәбебездә балаларның көтеп алган Яңа ел бәйрәме узды.Бәйрәмгә әзерлек алдан башланды. Һәр класс берсеннән-берсе матур җырлар, биюләр, әкият, шигырьләр әзерләделәр, газета чыгардылар. Кыш бабай белән кар кызы аларның тырышлыкларын бәяләп бүләкләрен өләштеләр. Укучыларыбыз әкият геройлары белән бергә уйнадылар да, җырлап биеделәр дә. Кыскасы бәйрәмчә ял иттеләр...
Ахырдан лоторея уеннары уйнатылды. Бәйрәм килгән кунакларга, әти-әниләргә бик ошады. Мәктәптән һәр кеше бәйрәм рухы белән кайтып китте. -
Балалар хәрәкәте эшчәнлегеннән... 22.12.2017

Республикабызда "СМС-дети" балалар хәрәкәте яхшы гына эшләп килә. Без дә үзебезнең "Тукай оныклары" белән бу эштән читтә калмыйбыз. "Подари чудо!" акциясе кысаларында мәктәбебезнең ятим балаларына яңа ел бүләге әзерләдек.
-
Сыйныф сәгатьләрендә 20.12.2017

Укучыларга кеше психикасына начар тәэсир итүче факторлар, матдәләр куллануны кисәтү формасында профилактик сыйныф сәгатьләре үтте. Укучыларда тәмәкегә, алкогольгә, наркотикларга карата тискәре караш тәрбияләү чарасы буларак әңгәмәләр оештырылды. Сәламәт яшәү рәвеше алып баруга юнәлеш бирү максатыннан хәрәкәтле уеннар башкарылды. Мисаллар өстендә сәламәтлеккә тискәре йогынты ясый торган матдәләр турында статистик мәгълүматлар җиткерелде.
-
Контроль эшләр дәвам итә 18.12.2017

Бүген, белемнәрне тикшерү максатыннан, 6 нчы һәм 7 нче сыйныф укучылары рус теле фәненнән, 8 нче һәм 9 нчы сыйныф укучылары химия фәненнән, беренче яртыеллыкны йомгаклау муниципаль контроль эш эшләделәр. Укучыларыбызга уңышлар телик!
-
Тәрбия сәгатьләрендә 16.12.2017

Бүген 9нчы класслар белән "Интернет челтәрендә" дип исемләнгән тәрбия сәгатендә кара-каршы сөйләшү булды. Укучылар үзләренең бу өлкәдә туплаган белемнәрен күрсәтте, фикерләре тыңланды. Алар интернетның зыянын да, файдасын да бик яхшы беләләр. Шулай ук яңа мәгълүмат та алдылар. Презентация карап фикерләр ныгытылды.
-
Россия Федерациясе Конституциясе көне!.. 12.12.2017

12 нче декабрь - Россия Федерациясе Конституциясе көне. Россиянең Төп законы 1993 елда кабул ителде.
Бүген безнең мәктәптә шушы уңайдан махсус тәрбия сәгатьләре үткәрелде. Укучыларга Конституция, закон, гражданин төшенчәләре турында белешмә бирелде. Россия Конституциясе, тарихы, аның эчтәлеге, кешеләрнең хокуклары, бурычлары аңлатылды. Дәүләт символлары (герб, флаг, гимн) искә төшерелде. Укучыларда патриотизм, туган илне ярату хисләре тәрбияләү максатыннан Россия Федерациясе гимны тыңлатылды. Укучылар да кушылып җырладылар. -
Дәрестән тыш... 11.12.2017

"Ватан геройлары" көнен дәвам итеп, 8-9 класс укучылары белән "Батыр егет-ил күрке" дигән темага батырлык дәресе үткәрелде.
Нәрсә соң ул батырлык? Аның төп мәгънәсен һәркем үзенең тормышка карашларыннан чыгып, үзенчә аңлый. Ә шулай да, батырлык ул, мөгаен, гадәти күзлектән караганда һич кенә дә кеше башкара алмастай эшне башкарудыр. Ул кешедән чиксез ихтыяр көче, тәвәккәллек, үз-үзеңне аямауны таләп итә.
Укучыларга бу дәрестә батырлык төшенчәсе аңлатылды, сугышның кырыс чынбарлыгы, халкыбызның сугыш кырларындагы батырлыгы, патриотизмы һәм милли горурлыгы турында мәгълүмат бирелде.
Батырлык ул, үз-үзеңне җиңүдән, көндәлек кыенлыклар алдында каушап калмаудан, һәр кылган эшең өчен үзеңдә җаваплылык тоюдан башлана. -
"Ватан Геройлары көне" 09.12.2017

2007 елда Россия Президенты Указы нигезендә, 9 нчы декабрь Ватан Геройлары көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан, безнең мәктәбебездә, китапханәче Фәттәхова Р.Г. хатын-кызлардан торган 46 нчы җиңел бомбардировщиклар полкы кызларына багышлап батырлык сәгате үткәрде. Шул полкта хезмәт иткән Мәгубә Сыртланова истәлекләренә таянып язылган Шамил Рәкыйповның "Кызлар йолдызлар" китабы һәм китапка ясалган буктрейлер белән таныштырды. Кичә бик эчтәлекле һәм мавыктыргыч үтте.
-
Мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмалары ярышы... 21.11.2017

20 ноябрьдә Арча районы мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмалары арасында пневматик мылтыктан ату һәм дартс буенча ярышлар уздырылды. Бу спорт чарасы Арча муниципаль районының 5нче гимназиясендә бик оешкан төстә барды. Ярышта 163 кеше катнашты.
Безнең Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбеннән дә 3 укытучысы: Әхмәтова Гүзәл, Бикчәнтәев Рәдис һәм Мингазов Алмаз катнашып уңышлы чыгыш ясадылар. Бикчәнтәев Рәдис Әсфәндияр улы дартс ярышында район буенча беренче урын алды. Командалар арасында да безнекеләргә тиңнәр булмады. Кушлавыч мәктәбе командасы лаеклы рәвештә беренче урынга ия булды. Афәрин егетләр,кызлар, котлыйбыз!..













