Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 ( 123 ) 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
Дәрестән тыш чаралар. "Кошлар көне" 11.04.2018

Туган якның бизәге сез,туган якның җаны сез
Туган якка сез бик кирәк, онытмагыз сез аны!
Ярый әле киткән чакта бөтенләйгә китмисез
Яз быел да бигрәк гүзәл, тик сез генә җитмисез.Бала чактан ук һәркайсыбыз “Кошлар – безнең дусларыбыз“ дип кабатларга күнеккәнбез. Чынлап та, кошлар борын-борыннан ук кешеләрнең игътибарын үзләренә җәлеп иткәннәр. Кешене кошларның матур төсе, моңлы итеп сайравы, тиз очышлары сокландырган...
Мәктәбебездә дә авыл клубы, авыл китапханәсе хезмәткәрләре белән берлектә, бик күңелле итеп, “Башваткыч” уены уйнап "Кошлар көне"н үткәрдек. Әлеге чараның төп максаты - кошларның табигатьтәге һәм кеше тормышындагы күпкырлы әһәмияте, төрләре, аларны саклау турында мәгълүмат җиткерү. Уен барышында укучылар үзара көч сынашты: кроссвордлар чиштеләр, мәкаль һәм әйтемнәрне искә алдылар, әдәби викторина сорауларына да бик теләп җавап бирделәр. Уенның җиңүчесе Шерматов Рәйхан булды.
Кошларны дусларыбыз дип санасак, без аларны яратыйк, яклыйк һәм саклыйк!
-
Тәрбия сәгатьләрендә... 11.04.2018

11 апрель - Халыкара фашист концлагерьларыннан тоткыннарны азат итү көне.
Бөек Ватан сугышы вакытында Германия һәм ул оккупацияләгән илләр территориясендә 14 меңнән артык концлагерь эшләве мәгълүм. Алар аша дөньяның 30 иленнән 20 миллион кеше (5 миллионлабы элеккеге СССР гражданнары) узган, 12 миллионнан артыгы үлгән яки үтерелгән һәм аларның 2 миллионлабы - балалар... Балигъ булмаган һәр ун тоткынның берсенә генә исән калу бәхете насыйп була.
1945 елның 11 апрелендә, Германия территориясендәге Бухенвальд концлагере тоткыннары баш күтәрә. Соңрак әлеге дата, Берләшкән Милләтләр Оешмасы карары белән, фашист концлагерьларыннан, геттолардан тоткыннарны азат итү көне буларак билгеләп үтелә башлый.
Шул уңайдан бүгенге тәрбия сәгатендә укучылар белән әңгәмә үткәрелде. -
Авылдашыбыз, фронтовик язучы Әнәс Галиев 09.04.2018

Бүген тәрбия сәгатендә авылыбыз Кушлавычта туган фронтовик-язучы Әнәс Галиевны искә алу кичәсе булып узды. Укучыларга язучы турында мәгълүмат бирелде. Аның әсәрләренең кыскача эчтәлеге белән укучыларгда китап укуга кызыксыну уяттык.
Шагыйрь һәм прозаик Әнәс Касыйм улы Галиев 1920 нче елның 3 нче апрелендә Татарстанның Арча районы Кушлавыч авылында мулла гаиләсендә туган. Әтисе Галиев Касыйм - Шимбер кешесе. Ул Кушлавычта 1901 нче елдан 1954 нче елга кадәр мулла булып торган. Әнисе Асия, Кушлавычтан инеш суы белән генә аерылып торган Иске Җөлби авылы мулласы Хәбибулла хәзрәт кызы. (Хәбибулла хәзрәт белән Г.Тукайның әтисе Мөхәммәтгариф Кышкар мәдрәсәсендә сабакташ булганнар).
Җидееллык авыл мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1936 -1939 нчы елларда Казан финанс-экономика техникумында махсус белем ала, аннары берникадәр вакыт Дөбьяз районы һәм Казандагы финанс органнарында инспектор булып эшли. 1940 нчы елны Кызыл Армия сафларына алына. Вакытсызрак чыкырылыш була шул. “Сез уңдыгыз, озак хезмәт итмәссез, 1939 нчы елда алынган егетләр белән борылып кайтырсыз!” – дип юраучылар да була. Ел ярымнан өйгә кайтырга дип исәпләп чыгып китәләр. Ул Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк фронтның алгы сызыгында була. 1942 нче елның сентябрендә, Майкоп шәһәре тирәсендә барган канлы бәрелешләр вакытында, артиллерист Әнәс Галиев...
-
Тәрбия сәгатьләрендә 06.04.2018

Сәламәтлекне саклау һәм ныгыту максатыннан чыгып тәрбия сәгатьләрендә укучылар белән әңгәмәләр уздырылды. Наркоманиянең куркыныч афәт булуы турында да күп мәгълүмат бирелде. Презентацияләр күрсәтелде. Укучыларыбыз әлеге тәрбия сәгатьләрендә алган белемнәреннән тиешле, дөрес нәтиҗә ясадылар...
-
"Туган тел - иң татлы тел" бәйгесендә призёр... 04.04.2018

Бүген районыбызда Шәүкәт Галиевнең тууына 90, Фәнис Яруллинның тууына 80 елга багышланган "Туган тел - иң татлы тел" дип исемләнгән шигырь укучылар бәйгесе узды. Шушы бәйгедә мәктәбебезнең 8 нче сыйныф укучысы Бикчәнтәев Рөстәм уңышлы чыгыш ясап, III дәрәҗә диплом белән бүләкләнде (укытучысы Әюпова Р.Ф.).
-
"Без бергә!" 03.04.2018

Районыбызда "Без бергә" исеме астында Республика балалар сәнгать фестивале булып узды. Әлеге иҗади бәйгедә укучыбыз Бикчәнтәева Чулпан да катнашты. Ул "Халыкчан вокал" соло номинациясендә дипломга ия булды. Афәрин, Чулпан! Киләчәктә дә иҗади уңышлар теләп калабыз!
-
“Язгы бозда сак бул!”, "Су басу куркынычы" 21.03.2018

Мәктәбебездә “Язгы бозда сак бул!”, "Су басу" дигән темага класс сәгатьләре үткәрелде. Әлеге класс сәгатьләрендә укучыларга язгы бозның үзлекләре - калын булса да кояш нурлары астында җылынып көпшәкләнүе һәм тотнаксызлануы турында аңлатылды. Укучыларга язгы бозга керүнең бик куркыныч булуы, һәр елны әлеге саксыз адым нәтиҗәсендә күпме кешенең, балыкчыларның һәлак булуы турында әйтелде. Әгәр кем беләндер бәхетсезлек очрагы килеп чыгып, бозлы суга егылып төшкәндә аны коткару, беренче ярдәм күрсәтү алымнары турында сөйләшенде.
Язын боз гына түгел, ә су басу куркынычы да бар. Бу бигрәк тә зур елга буйларында яшәүчеләр өчен куркыныч. Шулай да кайбер елларда кисәк җылытып җибәрү сәбәпле, безнең елгалар да ярларыннан чыга, су буенда урнашкан урамнарны, болыннарны басып китә. Шуның өчен дә моны исәпкә алырга кирәк. Кисәк җылытып җибәрсә, болыннарда уйнамаска, су буйларына якын бармаска кирәк. Укучыларга бу турыда искәртелде. -
"Без бергә" фестиваленең район этабы 20.03.2018

19 нчы март көнне Арчаның 3 нче номерлы мәктәбендә "Без бергә" дип аталган укучылар Республика фестиваленең район этабы булды. Әлеге фестиваль укучыларның талантын үстерүгә юнәлдерелгән. Безнең мәктәп укучыбыз да анда бик актив катнашты. Бүген әлеге моңлы сандугачыбыз Балтач районында үткәреләчәк "Йолдызлык" Республика конкурсының зона этабында чыгыш ясаячак. Аңа уңышлар телибез!..
-
“Гаиләмдә Бөек Ватан сугышы истәлекләре"... 16.03.2018

Кеше яхшы эшләр башкарса, аның җанына җиңеллек иңә. Әбигә юл аша чыгарга булышу, таныш булмаган кешегә ул эзләгән җирне аңлату, яки яныңнан узып барган кешегә елмаю бүләк итү – болар барысы да яхшылык. Һәр кешенең күңелендә яхшылык эшләү теләге яши. Бер кешенең эшләгән яхшылыгы күпләр өчен яхшылык эшләүгә этәргеч булырга мөмкин. Моңа мисал булып халыкара бәйрәм тора. Традиция буенча һәр елның 15 нче марты – яхшылыклар эшләү көне. Халыкара яхшылык эшләү көне үзенең башлангычын 2007 нче елда Израильдә ала. Бу вакыйгада беренче тапкыр 7000 кеше катнаша. Алар үзләренең башкарган эшләре белән барлык кешеләр дә яхшылык эшләргә сәләтле икәнен исбатладылар. Тик яхшылык эшләү өчен билгеле бер датаны көтеп тору кирәкми. Яхшылыкны һәр көнне эшләргә була!
Шушы уңайдан без дә, безгә азат,матур тормыш алып бирүдә үзләренең гомерләрен дә кызганмаган әби-бабайларыбыз турында мәгълүмат тупларга булдык. Мәктәбебез белән Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршылау уңаеннан, “Гаиләмдә Бөек Ватан сугышы истәлекләре” дип аталган акциядә катнашабыз, авылыбыздагы сугыш һәм тыл ветераннарының батырлыкларын тарихка кертеп калдырырга телибез.
-
Тәрбия сәгатьләрендә 14.03.2018

Бүген 14 нче март - елгалар көне уңаеннан тәрбия сәгатьләрендә Татарстан елгалары, үзебезнең якын-тирәдәге елгалар турында сөйләдек. Әлеге тема буенча табышмаклар әйтелде, шигырьләр укылды, презентацияләр күрсәтелде. Татарстан территориясе буенча агучы елгалар искә төшерелде, шулар буенча төзелгән кроссворд чиштеләр. Укучылар чарада актив катнашты.













