• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомится на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1
Телефон: +7(843)-665-03-07
E-Mail: Sksl.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Кошлаучская ООШ"
Руководитель: Аюпова Рания Фирдусовна
Год основания учреждения: 2000
У нас учатся: 17
У нас учат: 8

Яңалыклар/ Новости

"Балаларны яклау көне" - Янгын куркынычсызлыгы

Опубликовано: 10.05.2019

 Татарстан Республикасының Арча муниципаль районы белем бирү оешмаларында, 15 апрельдән 25 майга кадәр, "Балаларны яклау көне" акциясе игълан ителде. Шушы план нигезендә, мәктәбебездә төрле чаралар үтә. Бүген укучылар белән, пожар һәм шартлау куркынычына кыскача характеристика, аларның килеп чыгу сәбәпләре, әйләнә – тирә мохиткә игътибарлы караш турында мәгълүмат бирелде. Янгынны нәрсәләр ярдәмендә сүндерергә булуы аңлатылды, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен ныгыттык. Ахырдан балаларның утның файдасы һәм зыяны турындагы белемнәре тикшерелде һәм тулыландырылды.

    Пожар – ул кеше контроленнән чыккан ут. Янгын бик күп зыян һәм бәла-каза китерәләр. Пожар транспорт белән янучан матдәләрне йөртүдән дә килеп чыга. Үз – үзеннән скипидар , камфара, нафталин янып китәргә мөмкин. Пожар төрле җирдә булырга мөмкин. Мәсәлән, предприятиеләрдә, авыл хуҗалыгында, уку йортларында, балалар бакчаларында һәм торак йортларда. Статистика буенча безнең илдә һәр 4-5 минут саен пожар була. Һәр сәгать саен янгында кеше һәлак була, 20 гә якын пешү һәм җәрәхәт ала. Ел саен бик күп суммада әйберләр көлгә әйләнә. 

    Кагыйдә буларак, пожар һәм шартлауны белеп бетереп булмый. Кайчагында шартлаулар янгын китереп чыгаралар. Янгында углеводород газлары (метан, этан, пропан) күп кулланган җирдә дә килеп чыга.

    Шулай ук шартлау торак йортларда да булырга мөмкин. Кешеләр газны сүндерергә оныталар, ашарга пешергәндә игътибар итмиләр. Су газны сүндереп, газ әкренләп җыела. Кухняга кереп ут кабызгач (включательдә һәрвакытта да очкын чыга) бик көчле шартлау булырга мөмкин. Бу вакытта кешеләр һәлак була, бина җимерелә, әйберләр яна.



К списку новостей