Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 121 ( 122 ) 123 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
"Минем Ватаным - Рәсәй" 03.09.2018

Бүген "Минем Ватаным - Рәсәй" темасына укучылар белән тәрбия сәгате булды. Әлеге чарада укучыларда Ватан пәрвәрлек, тугрылык, үз илеңне саклау һәм ярату кебек хисләр тәрбияләнде. Рәсәйнең иң күркәм урыннары турында мәгълүмат бирелде. Шулай ук Гиннес рекордлар китабына кертелгән тарихи-истәлекле өлкәләре турында укучылар бик кызыксынып тыңладылар...
-
"Белем бәйрәме" 01.09.2018

Менә тагын җәйләр узды һәм сагынып көтеп алган 1 нче сентябрь - "Белем бәйрәме" килеп җитте. Бу көнне һәрберебез дулкынланып, шатланып каршы ала. Аеруча беренче тапкыр мәктәпкә баручы бала. Быел мәктәбебезгә 1 нче сыйныфка "менә дигән егетләр" керде. Бәйрәм килгән кунаклар, укучылар чыгышы белән күңелле үтте...
-
Прием в 1 класс/ Беренче класска кабул итү 30.06.2018

С 1 февраля 2018 года начался прием заявлений в 1 класс МБОУ «Кошлаучская ООШ» Арского МР РТ.
2018 елның 1 февраленнән Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбенә 1 сыйныфка укырга керү өчен гаризалар кабул итү башланды.
Более подробная информация по приёму в ОУ здесь/ монда мәктәпкә кабул итү буенча тулы информация.
-
II Россиякүләм «Китапнамә»ләр бәйгесе НӘТИҖӘЛӘРЕ 18.05.2018

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татнетны үстерү фонды һәм Арча муниципаль районы башкарма комитетының “Мәгариф идарәсе” муниципаль учреждениесе, Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе белән берлектә бөек татар шагыйре Г.Тукайның тууына 132 ел тулуга багышланган «Хезмәтем, көчем – милләтем өчен» девизы астында үткәрелүче II Россиякүләм «Китапнамә»ләр («Буктрейлер») бәйгесе НӘТИҖӘЛӘРЕ билгеле...
Агымдагы елны бәйгегә 5 юнәлеш буенча 77 эш кабул ителде. Иң активлар гуманитар фәннәр юнәлешендә булды (39 эш). Республиканың төрле районнарыннан килгән эшләр белән беррәттән Пенза, Самара өлкәләреннән дә эшләр тәкъдим ителде...
Эшләрне һәр жюри әгъзасы махсус 7 критерий буенча бәяләп ахыдран һәр эшкә гомуми баллар билгеләнеп җиңүчеләр ачыкланды. Нигезләмә буенча эшләрнең сыйфатына карап кайбер юнәлештәге 2-3 урыннар башка юнәлешкә дә күчерелде. Әлегә belem.ru сайтындагы официаль битебез техник сәбәпләр аркасында ачылмый һәм күп кенә укытучыларның еллык эшләренә нәтиҗә ясарга кирәклеген истә тотып җиңүчеләрне монда тәкъдим итәргә карар кылынды.(belem.ru сайты төзәтелеп эшли башлауга барлык яңалыкларны тулырак итеп эләчәкбез).
Әлеге вакытта барлык җиңүчеләргә һәм әлеге исемлектә булмаган барлык катнашучыларыбызга дипломнарны раслату эше бара. Алар бәйгегә килгән заявкагыздагы почталарыгызга җибәреләчәк. Барлык катнашучыларга да иҗади эшләрендә уңышлар телибез, китапнамәләрегез бик сыйфатлы, тырышып эшләнгән, афәрин! Җиңүче эшләр ачык интернет базада да урын алачак. Әлегә җиңүчеләрнең безнең тарафтан расланган исемлеген тәкъдим итәбез: II Россиякүләм «Китапнамә»ләр («Буктрейлер») бәйгесе ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ
-
Тукай туган көн!.. 26.04.2018

26 нчы апрель сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Быел аның тууына 132 ел. Барлык татар милләте аның иҗатын белә, ярата, өйрәнә.
Без исә, Кушлавыч халкы, бөек әдип белән аеруча да горурланабыз. Ел саен аның туган көнен түземсезлек белән көтәбез. Г. Тукайның туган көнен без быел "Таттелеком"оешмасы хезмәткәрләре белән билгеләп үттек. Алар быелгы Тукай премиясе лауреаты да әле. Кушлавыч мәктәбе һәм балалар бакчасы, Тукаевларның музей-йорты, авыл клубы, китапханә хезмәткәрләре кунакларны театраль тамаша белән каршыладылар. Кунаклар шагыйрь иҗаты белән кызыксынуларын яшермәделәр, киресенчә, сораулар биреп әңгәмә оешырдылар. Аларга үз чиратыбызда Тукай мирасын саклауда керткән өлешләре өчен зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Соңыннан бәйрәм рухында Тукай һәйкәленә чәчәкләр куеп, шагыйрьнең әтисе Мөхәммәтгариф хәзрәт каберен зиярат кылып кайттык. -
Шигырь бәйгесендә II дәрәҗә призёрыбыз 24.04.2018

Кичә Арчаның 6 нчы номерлы мәктәбендә Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 132 еллык туган көненә багышланган "Без - Тукай оныклары" исемендә шигырь бәйгесе үзды. Әлеге чарага районыбыз мәктәпләреннән бик талантлы балалар килгән иде. Безнең укучыбыз Бикчәнтәев Рөстәм 2 нче урынга лаек булды. Афәрин, Рөстәм!..
-
Җыр бәйгесендә II нче дәрәҗә лауреат 19.04.2018

Арчаның 2 нче номерлы урта мәктәбендә, "Тукай, Тукай синең моңны тыңлый, туган халкым әле бүген дә!" дип исемләнгән районара бәйге булып узды. Анда җыр һәм нәфис сүз буенча укучылар көч сынаштылар.
Мәктәбебездән "Вокал - соло" номинациясендә катнашып, 3 нче сыйныф укучысы Бикчәнтәева Чулпан II нче дәрәҗә лауреат исемен яулады. Җитәкчесе: сәнгать укытучысы Бикчәнтәева Нурзилә Рафаэль кызы. Котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез! -
Бәйгедә катнашырга рәхим итегез!.. 18.04.2018

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татнетны үстерү фонды һәм Арча муниципаль районы башкарма комитетының “Мәгариф идарәсе” муниципаль учреждениесе, Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе белән берлектә бөек татар шагыйре Г.Тукайның тууына 132 ел тулуга багышланган «Хезмәтем, көчем – милләтем өчен» девизы астында үткәрелүче II Россиякүләм «Китапнамә»ләр («Буктрейлер») бәйгесе үткәрә...
Тулырак һәм нигезләмә: belem.ru
-
Бадминтон ярышларында 16.04.2018

Бүген Арчаның 2 нче урта мәктәбендә бадминтон һәм өстәл теннисы уеннарының зона ярышлары булып узды. Безнең мәктәбебездән дә беренчел профсоюз оешмасыннан укытучыбыз А.А.Мингазов катнашты. Ул, бадминтон буенча, 3 нче урынны яулады. Киләчәктә дә зур уңышлар теләп калабыз.
-
"Космонавтика көне". Видеодәрес. 12.04.2018

12 апрель "Космонавтика көне"! 1961 нче елның 12 апрелендә, дөньяда беренче буларак, бортына кеше утырган “Восток” космик корабле җир тирәли орбитага чыгарылган. Бу кеше - очучы космонавт Юрий Алексеевич Гагарин. Узган гасырны галимнәр, язучылар һәм журналистлар төрлечә атадылар: атом гасыры, генетика гасыры, кибернетика гасыры һ.б. Иң еш кулланыла торган атама “Космик гасыр”булгандыр...
Бүген мәктәбебездә "Космонавтика көне"нә багышланган сыйныф сәгатьләре үтте. Укучылар "Россиянең космосны үзләштерүдәге ирешкән уңышлары" дигән видеодәрес карадылар. Бу дәрестә алар илебез космонавтика үсешенең төп этаплары турында белделәр...













