Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 131 ) 132 133 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
Имтиханнар тәмам
09.06.2017
9нчы, чыгарылыш сыйныф укучыларыбыз бүген ахыргы имтиханнарын тапшырып кайттылар. Агымдагы елны һәр укучыбыз дүрт фәннән имтихан тотты: рус теле һәм математика фәннәре мәҗбүри, сайлап алу фәннәре физика (2 укучы), информатика (3 укучы) һәм география фәннәре булды. Апрель азагында ук алар татар теленнән Бердәм Республика тестын уңышлы үткәннәр иде инде. Хәзер менә барлык имтиханнарны тапшырдылар һәм тын да алмыйча эшләр тикшерелеп билгеләр куелганны көтәбез. Яхшы билгеләр алып, мәктәпне уңышлы тәмамлавыгызны телибез кадерле чыгарылышларыбыз!..
-
5 июнь. Әйләнә-тирә мохитне саклау көне!.. 05.06.2017

Әйләнә-тирә мохитне саклау, экология торышын яхшырту һәркайсыбызның көндәлек тормышта үз-үзен тотышына бәйләнгән. Җәй – урманнарда, елга һәм күлләр тирәсендә күңел ачу чоры. Яраткан урыннарыбызга килгәч, безнең күпләребез еш кына күңелсез күренешләргә тап була: ваемсыз кешеләр ташлап калдырган буш шешәләр, банкалар, пакетлар һәм башка төрле чүп-чар аунап ята. Безгә, өлкәннәргә, балаларга чүпне космостан килүчеләр түгел, ә безнең кебек үк өлкәннәр һәм балалар калдыруын аңлатырга кирәктер. Бүген без дә укучыларыбыз белән каникул әле дип тормыйча, берничә төркемгә бүленеп авыл тирәсен чүп-чардан арындырдык. Табигатьне чистарту укучыларыбызга бик ошый, алар бу эшнең үзебез өчен икәнен яхшы аңлыйлар. Мондый эшләр һәр кешенең күңелендә булып даими үткәрелеп торса, Җир-Анабыз бик рәхмәтле булыр иде!
Тулырак һәм фотомизгелләр белән: qushlawich.ruда.
-
"Балаларны яклау көне". Кушлавычта. 01.06.2017

Җәйнең беренче көне – балачак иленең иң матур бәйрәме. Әлеге бәйрәм безгә, өлкәннәргә, һәр баланың яклауга, кайгыртуга мохтаҗ икәнен искәртеп тора. Чөнки үсеп килүче буын – ул безнең киләчәгебез, илебезнең киләчәге. Балаларыбызны мәрхәмәтле һәм кешелекле булырга өйрәтү – изге бурычыбыз. Балаларыбыз сау-сәламәт булсын, сыйфатлы белем алсын, спорт, иҗат белән шөгыльләнсен, рухи үсеш кичерсен өчен шартлар тудыру безнең төп максатыбыз...
Әлеге матур бәйрәм көне уңаеннан Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе базасында төрле кызыклы чаралар оештырылды. Укучыларыбыз күп төрле спорт ярышлары, интеллектуаль бәйгеләрдә катнашып ял иттеләр, үз осталыкларын күрсәттеләр. Бәйрәм флешмоб-күмәк бию белән төгәлләнде...
Тулырак һәм фотомизгелләр белән: qushlawich.ruда.
-
Каникул алды күрсәтмәләре 30.05.2017

Каникуллар башланып китәргә дә санаулы көннәр калды. Әлбәттә инде ял күңелле, файдалы һәм әлбәттә куркынычсыз да булырга тиеш! Боларны истә тотып укучыларыбызны җәйге каникул чорында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыру, инструктажлар үтү эшләре башланып китте. Иң беренче чаралардан "СМС-балалар" хәрәкәте яман гадәтләргә профилактика йөзеннән "Россия - без табака" дигән акция уздырдылар. Тәмәке, алкоголь бәйлелеге һәм башка начар гадәтләрнең зур зыяны турында әңгәмәләр, мультимедиа күрсәтмәләр укучыларыбыз күңелендә тиешле карашларны формалаштыруда үз ролен керткәндер дигән ышанычта калабыз...
Тулырак һәм фотомизгелләр белән: qushlawich.ruда.
-
Әдәби марафон (+күп фотомизгелләр) 28.05.2017

Арча муниципаль районы буенча "Әдәби марафон" булып узды. Әлеге үзенчәлекле чарага каләм әһелләре Данил Салихов, Камил Кәримов, Рифат Җамал, Хәнәфи Бәдигый, Вакыйф Нуриев, Рифә Рахман, Фирдәүс Зариф, Альберт Гаделшин кайттылар. Район буенча барган әдәбият очрашуы Арча шәһәре 9 балалар бакчасында башланып Арча шәһәре буенча дәвам итте. Унберенче, икенче, бишенче балалар бакчаларында да шулай ук күңелле чаралар узды. Төшке аштан соң кунакларыбыз ике төркемгә бүленеп Наласа, Түбән-Аты, Утар-Аты, Кушлавыч мәктәпләрендә укучылар белән очраштылар...
Тулырак һәм фотомизгелләр белән: qushlawich.ruда.
-
"Соңгы кыңгырау-2017" (+фотомизгелләр) 25.05.2017

"Соңгы кыңгырау"... Әлеге моңсу да, шатлыклы да мизгелләрне һәркем үз күңелендә саклыйдыр мөгаен. Кайчак бик ашкынып көткән кебек тоелса да, чыгарылыш вакыты җитүгә ничектер моңсу да булып китә, сыйныфташлар белән узган мизгелләр күз алдыннан үтә... Шулай да алда яңа үрләр, әле имтиханнарны да үтәсе бар. Үзенә күрә тормышның яңа баскычына күчеш старты булып яңгырый бит "Соңгы кыңгырау" чыңнары...
Баш очыннан ак болытлар ага
Ак болытлар – безнең балачак.
Балачакка кире кайтып булмый
Алар шулай ап-ак калачак
Ак болытлар безнең балачак...Тулырак һәм фотомизгелләр белән: qushlawich.ruда.
-
Татар-башкорт көрәшендә район призёрыбыз. 22.05.2017

Узган шимбәдә мәктәбебез укучылары Арча муниципаль районы күләмендә үткәрелгән спорт чараларында катнаштылар. Татар-башкорт көрәше буенча ООО "Арча" җитәкчесе Закиров А.Г. призына ярышларда катнашып 6 нчы сыйныф укучыбыз Шерматов Рәйхан 32 кг.га кадәрге авырлыкта 3 нче урын яулап бәйгенең призына лаек булды. Аңа киләсе ярышларда да уңышлар телибез!..
Тулырак һәм фотомизгелләр белән: qushlawich.ruда.
-
19 май-пионер оешмасының туган көне 19.05.2017

19 май пионер оешмасының туган көне. Ул СССРда 1922 нче елда оеша. Пионерлар хәрәкәте ил тарихында зур бер чорны биләп тора. Ләкин безнең илдә хәзер пионер оешмасы юк инде, ә күптән түгел генә ул бик популяр иде. Олылардан пионер оешмасы турында сорасаң, аларның йөзләре яктырып китә, күзләре нурлана. Алар үзләренең пионер бала чагы турында озак һәм бик күп сөйләргә әзер: пионер җырлары, үзләренең вожатыйлары һ.б. турында. Бу тема әле хәзер дә күпләрне кызыксындыра,чөнки сәясәтләндерелгән булса да, пионер оешмасы берничә буын үз иленең лаеклы гражданнарын тәрбияләде. Чынлыкта бу нәрсә булган? Ничек булган?..
Тулырак һәм фотомизгелләр белән: qushlawich.ruда.
-
"Акыл-баттл" Кырлайда... 18.05.2017

Бүген Кырлайдагы Тукай музее бинасында "ТатАрча кичләре" проекты кысаларында "Акыл-баттл" интеллектуаль уены булып узды (хәтерләсәгез әлеге уен зоналап бара, Кушлавычтагы бәйге турында язган идек) Бүгенге ярышта Яңа Кырлай, Яңа Кишет, Ташкичү һәм Өчиле мәктәпләре укучылары үз белемнәрен сынадылар... Интеллектуаль уен берничә турда барды. “Тукай оныклары” (Яңа Кырлай), “Әдәбият сөючеләр” (Яңа Кишет), “Тукай якташлары” (Өчиле), “Мәрҗәни варислары” (Ташкичү) төркемнәре Габдулла Тукайның тормыш юлы, иҗаты, аның әсәрләре буенча язылган музыка, рәсем сәнгате үрнәкләре буенча бик кызыклы сорауларга җаваплар таптылар, үз өлгерлекләрен күрсәттеләр. Аларга, жирәбә буенча туры килгән, Тукайның бер шигырен сәхнәләштереп тә күрсәтергә туры килде. Бәйгенең барлык турлары да аһәңле җырлар, дәртле биюләр белән үрелеп барды.
Тулырак һәм фотомизгелләр белән: qushlawich.ruда.
-
Музыка остасы Солтан Шигапов белән очрашу 17.05.2017

Кичә мәктәбебезгә Казан шәһәре "Халыклар дуслык йорты" хезмәткәре, җырчы һәм төрле уен-коралларында уйнаучы оста Солтан Шигапов килде. Ул укучыларга музыка һәм музыка уен кораллары турында сөйләде. Г.Тукайның иҗатын иске төшерде һәм татар халык көйләрен, Г.Тукайның шигырьләренә язылган җырларны башкарды, төрле халык бию элементларын да күрсәтте. Музыкант Солтан ага Шигапов белән укучылар да кушылып җырладылар, биеделәр...
Тулырак һәм фотомизгелләр белән: qushlawich.ruда.













